Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, гитара, ихласлык...

Чаллы дәүләт татар драма театрында "Шат-шау"ның 8нче сезонына багышланган үзенчәлекле концерт булды. "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалының Чаллыдагы үз хәбәрчесе, каләмдәшебез Илшат Әюпов театр бинасына татар бардларын һәм аларның чыгышын үз иткән тамашачыларны җыйды. "Шат-шау"ны Илшат үзе башлап җибәрде. "Һәр кешенең күңелендә күпмедер дәрәҗәдә шигърият яши. Бу залда утыручылар да шигырь яратадыр",...

Чаллы дәүләт татар драма театрында "Шат-шау"ның 8нче сезонына багышланган үзенчәлекле концерт булды. "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалының Чаллыдагы үз хәбәрчесе, каләмдәшебез Илшат Әюпов театр бинасына татар бардларын һәм аларның чыгышын үз иткән тамашачыларны җыйды.

"Шат-шау"ны Илшат үзе башлап җибәрде. "Һәр кешенең күңелендә күпмедер дәрәҗәдә шигърият яши. Бу залда утыручылар да шигырь яратадыр", - дип, ул кичә дәвамында татар язучыларының шигырьләрен дә укыды. Наис Гамбәрнең бер шигырен 23 ноябрьдә вафат булган Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановның якты истәлегенә багышлады. Гитарада уйнап, үзе язган җырларны башкарды.

Композитор Илгиз Закировның кызы Гөлназның чыгышын да якташлары җылы кабул итте. Аның әнисенә атап язган җырын фортепьянода уйнап җырлавы аеруча көчле алкышларга күмелде.

"Шат-шау"ның үзенчәлеге шунда - ул гадәти булмаган форматта бара. Бу юлы да шулай булды. Сәхнәгә чыккан кешеләр үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар. Илшатка "Ике хуҗаның хезмәтчесе" спектаклендә Труффальдино ролен бик оста уйнап, тамашачы һәм театр әһелләре арасында популярлыкка ирешкән Рәзил Фәхертдинов ярдәм итте. Ул Чиләбе кызы Оксана Ильюпны сәхнәгә чыгарды. Җырчы кыз гитараны үзенең тугры дустына әйләндергән. Үзе язган җырларны башкарып, бу юлы да тамашачыларның мәхәббәтен яулады.

Чаллы егете, Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән телевизион фильмның баш герое Мансурны уйнаган Динар Хөснетдинов кичәнең махсус кунагы иде. Ул үзе белән таныштырды, күңелгә ятышлы матур шигырьләр укыды. "Бу сәхнәдә чыгыш ясау мине аеруча дулкынландыра, - дип башлады ул чыгышын. - Әнием гомерем буе артист булырга хыялландым, ул тормышка ашмады, улым, син артист бул инде, дия иде. Кызганыч, минем кадерлем артист булуымны күрә алмады. Беренче сыйныфта укыганда, ул мине шигырь бәйгеләрендә катнаштыра башлады. Беренче бәйгедә "Мин мактанчык түгел лә" шигырен сөйләдем һәм җиңелдем, елап, мин артист булмыйм, дидем. Ләкин әнием төшенкелеккә бирелергә ирек бирмәде, туңдырма белән сыйлап, тагын бәйгеләрдә катнаштыра башлады. Җиңелүләрдән соң, беренче җиңү килде. Ләкин 2013 елда әнием вафат булды. Мин "Җиңел түгел бу тормыш" шигырен укып, әниемнең васыятен үтәү максатыннан, артист булырга дигән карарга килдем. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан театр училищесына юл тоттым. Анда Чаллы театры репертуарындагы "Гашыйклар тавы" спектакленнән күңелемә килгән бер өзекне укыдым һәм кабул ителдем. Бүгенге көндә Әлмәт театрында эшлим. Бер көнне ТНВдан Миләүшә Айтуганова шалтыратты һәм "Ак чәчәкләр" телефильмында Мансур ролен башкаручы өчен кастингта катнашырга чакырды. Миңа Гөлшаһидә белән мәхәббәт сәхнәсен күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Бу бәйгедә җиңелергә хакым да, мине юатырга әнием дә юк иде. Мин Роберт Миңнуллинның "Гомерем буе сине сөйдем" шигырен сөйләп, Мансур роленә кабул ителдем".

Динар сорауларга да җавап бирде. "Сөйгән ярыңның Гөлшаһидәгә ошавын телисеңме?" - дигән сорауга: "Адәм баласы гомере буе мәхәббәт бар дип ышанып яши бит. Мин сөйгән ярымның кемгәдер ошавын теләмим, иң мөһиме, мин аны яратырга тиеш", - диде һәм "Кайда син, минем сөюем" шигыре белән чыгышын тәмамлады.

Сәхнәдәге беренче адымнарын "Шат-шау"да башлаган Ринат Гыйльфановның фәлсәфи җырлары да тамашачылар күңеленә хуш килде. Ул тамашачыларны вакытлыча булган кыенлыкларны җиңеп, елмаеп яшәргә чакырды. Татарстанның атказанган артисты Равил Галиевның чыгышы нур өстенә нур булды.

"Шат-шау"га килүчеләр рәхәтләнеп ял иттеләр. Аларның кичәдән алган тәэсирләре йөзләренә чыккан иде. "Мине сөендерү бик җиңел. Күңелгә үтеп керә торган шигырьләр, гитара, ихласлык... Шундый кичә өчен Илшат Әюповка рәхмәт. "Шат-шау"га киләчәктә дә уңышлар телим", - дигән каләмдәшебез, Чаллы телевидениесе журналисты Ләйсән Ханова белән килешми мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев