Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күңелле каникуллар (+фотолар)

Укучыларның көзге каникуллары дәвам итә. Балаларның ялларын кызыклы һәм эчтәлекле итеп үткәрү өчен мәктәп яны лагерьлары ярдәмгә килә. Алар һәр мәктәптә дә оештырылган.

52нче мәктәпнең лагерына 50 бала йөри. Алар ике отрядка бүленгән. 
– Нигездә, биредә 1-2нче сыйныф укучылары ял итә, чөнки аларны үзләрен генә өйдә калдырырга куркыныч. Әти-әниләре өчен бу иң кулай вариант, бала монда иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр була, – ди мәктәп яны лагеры башлыгы Ләйсән Савельева. 
Әти-әниләргә мәктәпкә керү тыелган, алар балаларын ишек янында гына калдырып китәләр һәм көтеп торалар. Вахта янында балаларны укытучылар каршы ала. Шунда ук һәр укучы термометрия үтә. 
Лагерь бер атна эшли. Коронавирус белән бәйле вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, балалар белән оештырылган чараларның күпчелеге мәктәптә үтә. Шәһәр чараларына алты тапкыр гына чыгу каралган. 
– Шәһәр балалар иҗаты үзәгенә мастер-класска, «Орион» яшьләр үзәгенә, балалар сәнгать мәктәбенә күргәзмәләргә бардык. Бу оешмаларда бары тик бер мәктәп балалары гына чакырыла. Барлык санитар таләпләр үтәлә: укытучылар битлек киеп йөриләр, үзләре белән антисептик йөртәләр, – ди Ләйсән Линаресовна. 
Мәктәптә үткән чараларда да бүгенге вәзгыять исәпкә алына: бүлмәләр даими җилләтелә, рециркулятор эшләп тора, актлар залына, мәктәп музеена бер отряд балалары гына кертелә. Һава торышы яхшы торганда, алар һәр көн көндезге аштан соң урамда уйныйлар.
– Балалар белән юл йөрү кагыйдәләре турында интсруктажлар үткәрәбез. Шәфкать туташы «Сәламәт булыйм дисәң» дип аталган лекция оештырды. Шулай ук укучылар белән бу темаларга махсус белешмәләр дә чыгардык, – ди лагерь башлыгы.
Моннан тыш, укучылар төрле квест-уеннарда, рәсемнәр бәйгесендә, күңелле стартларда катнаша, китапханәгә, мәктәп музеена экскурсиягә йөри. 
Әти-әниләр лагерь өчен бер тиен дә акча түләми. Балалар өч тапкыр туклана. Барлык чаралар түләүсез, шәһәр үзәкләре мәктәпкә якын булганлыктан, балалар анда җәяү йөри. 
Төрле сәбәпләр аркасында, бала лагерьга килә алмаса, әти-әни гариза яза, авыручыларга лагерьга килергә рөхсәт ителми. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар ялы