Әлфия Когогина: "Балалар ялы һәм балаларны сәламәтләндерү куркынычсыз булырга һәм дәүләтнең даими контролендә булырга тиеш"
Төбәк атнасы барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина “Саулык” сәламәтләндерү комплексында булып, балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру шартлары белән танышты.