Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Күңелле һәм тәмле ярминкә!

    Узган ялларда Чаллыга Бөтенроссия ярминкәсе кунак булып килде. 6 көн дәвамында ул үзенчәлекле сәнәгать, көнкүреш товарлары, матур киемнәр һәм аксессуарлар, төрле тәмле ризыклар сату үзәгенә әйләнер, дигән өметтә оештыручылар. Биредә Россиянең 35 төбәгеннән - Белгород өлкәсеннән алып, Алтай төбәгенә кадәр, хәтта Украинадан килгән 94 предприятие үз товарларын тәкъдим итә. 27...

    Узган ялларда Чаллыга Бөтенроссия ярминкәсе кунак булып килде. 6 көн дәвамында ул үзенчәлекле сәнәгать, көнкүреш товарлары, матур киемнәр һәм аксессуарлар, төрле тәмле ризыклар сату үзәгенә әйләнер, дигән өметтә оештыручылар. Биредә Россиянең 35 төбәгеннән - Белгород өлкәсеннән алып, Алтай төбәгенә кадәр, хәтта Украинадан килгән 94 предприятие үз товарларын тәкъдим итә. 27 предприятие үзләре җитештергән эшләнмәләр белән сату итә. Ярминкә Яшьлек проспектындагы "Эссен" кибете каршында уза.

    Бөтенроссия ярминкәсендә катнашучы эшмәкәрләрнең уңайлылыгы өчен халык иң күп йөри торган урында җылы идәнле махсус павильонга кадәр төзелүе әлеге сәүдә компаниясенең республикакүләм, шул исәптән, шәһәркүләм әһәмияте турында сөйли. Ярминкәне ачу тантанасында катнашкан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе башлыгы Радмир Беляев, шулай ук Яр Чаллы һәм "Кама аръягы" төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин бу хакта ассызыклап әйттеләр.

    - Күрше төбәкләрдән килгән эшмәкәрләрнең нәкъ менә Чаллы базарында сату итәргә теләк белдерүе, әлбәттә, куанычлы хәл. Иң беренче чиратта, җирле товарларның сыйфатын яхшырту, камилләштерү юнәлешендә сәламәт көндәшлек өчен менә дигән стимул. Ярминкәгә халыкның күпләп килүеннән үк күренеп тора: сатучы бүген товарны төрле урыннарда карап-чагыштырып, тикшереп-сайлап кына алырга өйрәнде, - ди Иван Шигин.

    "Удмуртия" ярминкәләр үзәге башкарма директоры Евгения Трофимова, үз чиратында, Бөтенроссия ярминкәсе белән чаллылылар арасындагы хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерә.

    - Илкүләм ярминкәләр оештыру тәҗрибәбез инде шактый. 2008 елдан бирле шушы өлкәне яулыйбыз. Беренче чирканчыкны Ижауда алган идек. Халыкның кызыксынып килүен күргәч, башка шәһәрләргә дә чыгарга булдык. Безнең ярминкәнең иң мөһим өстенлеге - сатып алучыга бер сәүдә мәйданчыгы кысаларында Россиянең төрле төбәкләрендә җитештерелгән меңләгән товарны сайлап алу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Чаллылылар да әлеге уңайлылыкка тиешле бәяләрен бирерләр дигән өмет бар, - диде баш белгеч.

    Бу нисбәттән, борчылырга урын юк. Безнең Чаллы элек-электән кунакчыллыгы һәм һәр яңарыш-алгарышны бернинди алшартларсыз кабул итәргә әзер булуы белән аерылып тора. Юкка гына күпме калалар арасыннан сайлап алмый безне инвесторлар! Әнә бүгенге ярминкәдә дә халык кайнап тора. Берәүләр экскурсиягә килгән турист кебек, сәүдә рәтләре буйлап йөри. Икенчеләр матурлап тезелгән азык-төлек өстәлләре янында туктап, теге яки бу товарның кайда эшләнүе, составы белән кызыксына, ләкин сатып алырга ашыкмый. Чөнки биредәге ризык муллыгына таң калырлык. Ә кемдер әнә аерым товар хакында алдан ук мәгълүмат туплап, анык максат белән килгән. Халыкны, нигездә, безнең кибетләрдә сатылмый һәм безнең төбәктә җитештерелми торган товарлар, тәм-томнар кызыксындыра.

    - Ассортимент шулкадәр бай: барысын да күзаллап бетерү мөмкин дә түгел. Бүген менә 300әр граммлап кына куркумалы Себер балын (килосы - 1000 сум), Ростов фермерлары ыслаган, авыздан сулар китереп торган хуш исле сервелат казылыгын (420) һәм дә... авыз итәр өчен генә 50 грамм Камчатка неркасы уылдыгын (3500) сатып алдым. Сүз дә юк, бәяләр кыйммәт. Тик күңел теләгән әйберне дә ашап карыйсы килә. Мондый ризыклар көн саен килеп тормый бит, - ди лаеклы ялдагы укытучы Раилә апа Ибраһимова.

    Ә бәяләргә килгәндә, чыннан да, "тешли" торганнары күбрәк. Гади пенсионерга биредә сумка тутырып ризык алу мөмкинлеге юк. Әйтик, "Черный принц" дигән сулугуми сырын бик татып карыйсы килсә дә, килосы 700 сум икәнен белгәч, әлеге теләктән кире кайтырга туры килде. Мичтә пешерелгән күркә итенең дә (460 сум), куян итенең дә (500), сөттә йомшартып, мичтә әзерләнгән үрдәк-каз итенең (520) дә, чи килеш ысланган ат казылыгының да тәмнәре телеңне йотарлык! Күрше тавыгы күркә булып күренә, үз җирлегебездә әзерләнгән ризыклар да бик тәмле бит, диярсез. Тик, Раилә апа әйтмешли, тансык ризыкны бер генә тапкыр булса да татып карыйсы килә. Ярминкәгә килүчеләрнең күбесе шушы принцип белән ала биредәге ризыкларны. Безнең җирлек өчен ят булганнары да җитәрлек ярминкәдә. Әйтик, тайгада гына үсә торган, килосы 3000 сум (!) торган шиитаки гөмбәсенең сихәте турында күпләр хәбәрдар. Ә менә безнең дәваханәләрдә аны табып булмый. Чаллыга Себер эшмәкәрләре алып килгән әлеге хикмәтле гөмбәне, һәм... ышанасызмы, аңа да ихтыяҗ бар.

    - Бик күп төрле авырулардан дәва бу гөмбә, хәтта туберкулездан, башлангыч чорында яман чир күзәнәкләреннән арындыру үзлегенә ия. Кинәт кенә авырып киткән туганыбызга сихәте булмасмы дип, махсус эзләп килдем, - ди почта бүлегендә эшләүче Сания Мәрдәнова.

    Тәмле ризыклар гына түгел, иң таләпчән сатып алучының күңелен яуларлык кием-салым да тәкъдим итәләр сатып алучыга. Төрле төбәкләрдә җитештерелгән көнкүреш товарларының да ассортименты бай, сыйфатлары югары. Күз явын алырлык милли бизәкләре белән ерактан ук үзенә чакырып торган сынлы сәнгать әсәрләре яныннан да тыныч кына үтеп китеп булмый. Нөкърәт һөнәрчеләренең алыштыргысыз визиткасы ясаган затлы матрешкаларны, декураж төшереп лакланган куна такталарын, сандугач сайрауларына кушылырлык итеп, югары зәвыкъ белән уеп ясалган сыбызгыларны, бишек өстенә куела торган аллы-гөлле шалтыравыкларны чибәр Киров кызы Мария Врадинская тәкъдим итә.

    - Гүзәллеккә битараф түгел икән чаллылылар. Әнә ничек өлгер алалар товарымны. Шалтыравыкларны гына 2 көн эчендә 500ләп саттым. Куна такталарын да бик яраттылар. 8 Мартка дип атап алучылар да җитәрлек. Сөенеп бетә алмыйм: сәүдәм әйбәт бара. Кризисның эзе дә юк бугай, сезнең шәһәрдә! - дип, шаярту сүзләрен куша Мария. Аның балкып елмаюы ук үзенә җәлеп итеп тора. Киров кызына уңышлар теләп, сәүдә рәтләре буйлап юлымны дәвам итәм. Һәркемнең күңеленә хуш килерлек товарлар җитәрлек биредә. 28 февраль көнне 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр сатканнан соң, Бөтенроссия эшмәкәрләре Чаллы белән саубуллаша.

    Рәзинә Насыйбуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: