Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күңелле әзерлекне башласак та була

* Дөге пешергәндә суга бер аш кашыгы уксус салып җибәрсәң, ярма таралып торыр һәм ак төскә керер. * Винегрет тагын да тәмлерәк булсын, дисәгез, аңа бер аш кашыгы сөт һәм бер чәй калагы шикәр комы кушып бутагыз. * Кәһва кайнатканда чеметем генә тоз кушсагыз, ул хуш исле һәм бик тәмле...

* Дөге пешергәндә суга бер аш кашыгы уксус салып җибәрсәң, ярма таралып торыр һәм ак төскә керер.

* Винегрет тагын да тәмлерәк булсын, дисәгез, аңа бер аш кашыгы сөт һәм бер чәй калагы шикәр комы кушып бутагыз.

* Кәһва кайнатканда чеметем генә тоз кушсагыз, ул хуш исле һәм бик тәмле дә булыр.

* Каймактан подлив ясарга уйласагыз, аңа бераз сөт кушарга кирәк, шулай эшләсәң, ул эремәс.

* Яңа ел табынына майонезлы салатлар әзерлисегез килә икән, майонезны үзегез ясасагыз яхшырак һәм файдалырак та булачак. Моның өчен каты итеп пешерелгән йомырка сарысына бер чәй калагы горчица кушып, изелгән массаны каймакка яисә йогыртка салып бутарга гына кирәк.

* Кызыл чөгендер якынча 3-3,5 сәгать пешә. Әгәр салат ясар өчен кызыл чөгендер тиз кирәк булса, аны бер сәгать кайнатыгыз да 10 минут салкын су астында тотыгыз.

* Соус ясаганда ак шәраб урынына ике шикәр кисәген уксуста эретеп салырга да мөмкин.

* Сыек йомырканы - 2-3, уртачаны - 4-5, ә катыны 8-10 минут пешерергә кирәк.

* Әгәр йомырканы көчле утта пешерсәң, агы - каты, ә сарысы йомшак булып пешә. Ә инде салмак утта пешерсәң, сарысы - каты, агы йомшак була. Йомырканы акрын утта пешерергә киңәш ителә.

* Итне табынга бирер алдыннан гына кыздырырга кирәк. Әгәр аны алдан кыздырып куйсагыз, тәме бөтенләй югала.

* Итне мичтә кыздырганда өстенә салкын су коярга ярамый, ул катып китәчәк. Аны кыздырганда бүленеп чыккан сутын яисә кайнар шулпа сибәргә кирәк.

* Кәтлит ясаганда сөттә яисә салкын суда чылатылган икмәк кушып җибәрсәң, ул йомшак, сутлы була һәм кабарып пешә. Тик бу очракта яңа пешкән икмәк кулланырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев