Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күңелләр игътибар көтә

Киң җәмәгатьчелекне күрмәүчеләрнең проблемалары белән таныштыру, аларга карата игътибар һәм миһербанлылык тәрбияләү максатыннан, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чаллы бүлекчәсе 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр "Ак таяк" айлыгы үткәрә. Аның кысаларында начар күрүчеләргә транспортта йөрүне җиңеләйтү, көз һәм кыш айларында куркынычсызлыкларын тәэмин итү, күрмәүчеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен калкытыбрак шәһәрдәшләребез алдына чыгару карала....

Киң җәмәгатьчелекне күрмәүчеләрнең проблемалары белән таныштыру, аларга карата игътибар һәм миһербанлылык тәрбияләү максатыннан, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Чаллы бүлекчәсе 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр "Ак таяк" айлыгы үткәрә.

Аның кысаларында начар күрүчеләргә транспортта йөрүне җиңеләйтү, көз һәм кыш айларында куркынычсызлыкларын тәэмин итү, күрмәүчеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен калкытыбрак шәһәрдәшләребез алдына чыгару карала.

Бөтенроссия җәмгыятенең оешуына 2015 елның апрелендә 90 ел була. Ә Чаллыда күрмәүчеләр оешмасы 1932 елдан эшләп килә. 620 кешене берләштергән оешма аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып тора. Монда төрле милләт вәкилләре бер-берсенә ярдәм итеп, бертугандай яшиләр. Татар халкының мәдәниятен саклап, киләсе буыннарга җиткерү йөзеннән, ике елга бер "Чулман дулкыннары" татар җыры фестивале үткәрелеп килә. Бу - Идел-Урал төбәгендәге бердәнбер чара. Оешмада төрле иҗат әһелләре: шагыйрьләр, җырчылар, үзешчән композиторлар өчен үсәргә җирлек тудырыла. Шәһәребездә инде танылган, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, үзешчән композитор Анна Гыйльметдинова, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи башкаларны да үз артларыннан ияртәләр. "Ак таяк" айлыгы тәмамланганда "Энергетик" мәдәният сараенда ел да үткәрелә торган хәйрия концертының тулы зал җыюы да шәһәрдәшләребезнең бу иҗат коллективын яратуын күрсәтә.

Күрмәүче ярдәмгә мохтаҗ: чит кешедән башка ул нинди маршрут автобусы килгәнен дә ачыклый алмый. Күп очракта автобус ул барып җиткәнче китеп тә бара. Шәһәр транспортына утыру белән аңа урын тәкъдим итүче булса һәм кирәкле тукталышны искәртүче табылса (күпчелек автобус йөртүчеләр тукталышларны атап мәшәкатьләнми), аның кирәкле урынга барып җитү мәсьәләсе әле өлешчә генә хәл ителә. Алга таба тротуарга куелган машиналарны сөртә-сөртә, аларга бәрелеп-сугылып, кирәкле бинаны һәм аңа керү урынын гына табасы кала. Ә бина эчендә... укучы безнең нәрсә әйтергә теләгәнне үзе аңлар... Автобус салоннарында алдагы утыргычлар өстенә "Инвалидлар өчен" дигән искәртмәләр эленсә һәм шәһәрдәшләребез ак таяклыларның хәлен аңласа, күрмәүче кешегә күпкә җиңелрәк булыр иде. Хәер, игътибарлы кешеләр өчен боларның кирәге юктыр.

Республикада 2013 елдан бирле "Уңайлы мохит" ("Доступная среда") программасы гамәлгә ашырыла. Татарстан бюджеты хисабына шәһәребездә дә шактый эшләр башкарыла: тавышлы светофорлар куела, "юнәлтүче", "кисәтүче" һәм "тыючы" тротуар плиткалары салына. Ни гаҗәп, 2013 елда эшләнгән "зебра" алдыннан куелырга тиешле кисәтүче плиткалар урынына "Анда барма!" дигән язулар төшерелү табышмакмы, әллә күрмәүчеләр өстеннән шаярту микән?

Бу санда, хөрмәтле шәһәрдәшләр, без сезгә күрмәүченең урамдагы һәм шәһәр транспортындагы халәтен генә тасвирлап бирдек. Алардан билет сорамыйча, бушлай алып баручы автобус йөртүчеләрнең аз булса да булуы һәм ярдәмчел кешеләрнең табылып торуы шәһәребездә тәрбияле кешеләр барлыгын күрсәтүче матур күренеш. Безнең оешма барлык күрмәүчеләр исеменнән аларга ихлас рәхмәтен җиткерә һәм саулык теләп кала.

Оешмабызга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен безнең банк счеты:

р 40703810705860008077

«Ак Барс» банк

к 30101810000000000805

ИНН 1659003647

КПП 165901001

БИК 049205805

Контакт өчен телефоннар: 39-57-37,

8-906-119-13-25.

Әнвәр ГӘРӘЕВ,

бюро рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев