Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күңелләрдә мәңге сакланыр

Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган шәһәрдәшебезнең якты истәлеген саклау һәм укучыларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Чаллы мәктәпләрендә "кайнар нокта"ларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә мәрмәр плитәләр куела. Шушы көннәрдә М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия дә әфган сугышында һәлак булган укучысының исемен мәңгеләштерде. Гимназиянең тимурчылык отряды үз эшен төрле...

Әфган сугышында һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган шәһәрдәшебезнең якты истәлеген саклау һәм укучыларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү максатыннан, Чаллы мәктәпләрендә "кайнар нокта"ларда һәлак булган сугышчылар истәлегенә мәрмәр плитәләр куела. Шушы көннәрдә М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия дә әфган сугышында һәлак булган укучысының исемен мәңгеләштерде.

Гимназиянең тимурчылык отряды үз эшен төрле юнәлештә алып бара. Шуларның берсе Әфганстанда хезмәт иткән батырларыбызга багышлана. Аларның күбесе безнең арада юк инде. Укучыларыбыз аларның әти-әниләре белән элемтәдә тора, алар өчен төрле чаралар үткәрә, өйләренә барып ярдәм итә, - диде кичәне ачып җибәреп, гимназия директоры Фирдүсә Әюпова. - Валерий Дмитриевның әнисе Елена Игнатьевна улы истәлегенә мемориаль такта куйдырганчы яши алмады. Ул гимназиягә еш килде, укучылар белән очраша иде. Бүген без Елена Игнатьевнаның хыялын чынга ашырабыз. Бу гамәлебез Валерий Дмитриевны искә алып, аңа мемориаль такта ачу гына түгел, шушы хәтер көнен без күңелләребездә мәңге саклап калырга тиеш".

Дәвамын "Шәһри Чаллы" газетасының 20нче февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X