Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Келәмне өйдә юабыз

Була шундый чаклар: зур эшне башкарырга, дөресрәге, башларга куркып торасың. Төрлесе уйланыла. Каш ясыйм дип күз чыгару була күрмәсен дисең. Мин дә зур көч сораган эш - алагаем зурлыктагы идән келәмнәрен ничек чистартырга икән дип тәвәккәлли алмый йөрдем.

Май ае җитү белән өй юа, урын-җир киптереп, тузаннардан арындырып кагып алып керә торган гадәтебез бар. Шул исәптән идәндәге келәмнәр дә рәшәткә башларына "кунаклый", аннан чистарынып кире өйгә кертелә. Таш йортларны "өй юдык" дип авыз тутырып әйтә торган да түгел анысы. Шулай да, лычкылдатып юешләп бүрәнә стена ышкылыйсы булмаса да, әйберләрне кузгатып бер сөртеп алу - шул инде өй юу...

Идәндәге келәмнәрне күпме генә чистартып торсаң да тонык төскә керәләр. Шулай булмый - аяк астындагы әйбер шул. Җылы көннәрне көтәр чамам калмады быел. Оныклар кечкенә, кунакка килгәндә генә дә, "онытмагыз безне!" дип, истәлеккә ис-хушлы "эзләрен" калдырып киткәлиләр. Без белгән гади, авылча ысул белән, ягъни урамда рәшәткә башына элеп юарга көн салкын булуы, җылынган очракта да юеш келәм кыяфәтен үзгәртеп, ямьсез формада кибү ихтималы турындагы шикле фикерләремне әйткәч, мине бик тиз тынычландырды яшьләр. "Ваниш! Идәндә яткан келәмне шушы сыеклыкны кушып күбекләндереп чыгасың да, озак та тормыйсын, тузан суырткыч белән суыртып аласың", - диде кызларым. Келәм өр-яңадай була, имеш. Баш шәрифе кабул итми бит әле моны. Ничек инде өйдә - идәндә яткан келәмне юешлисе? Ул һәм идән такталары ничек кибә? Химияне юып алмагач, өй һавасы зыянлы буладыр бит инде?..

Башны берәр уй басса, очына чыгасы килсә, замана киңәшчесе - интернет дускай бар бит әле! Бер дә аптырыйсы юк! Әнә, Ходайның бер рәхмәтле бәндәсе язып кына чикләнмәгән, видеосын да "элгән". Киңәш бирүче булса, һәр эшкә тотыну җиңел инде ул. "Химчисткага тапшырасы да түгел, өй шартларында, кул астында булган, сәламәтлек өчен куркынычсыз нәрсәләр белән чистартып була", - дигән ул.

Мин дә, бөтен кеше дә интернетта утырмый дип, үзем эшләп караганны киңәш йөзеннән язарга булдым. Эшкә рухландырсам, бик шатмын. Кайчак бер сүз җитә бит тәвәккәлләргә. Эш болай: бер аш кашыгы чәй содасын бер аш кашыгы уксус белән сүндереп, бер аш кашыгы кер порошогын (кул белән юу өчен чыгарылган хуш ислесен) кул пешерми торган кайнарлыктагы бер литр суга кушып болгатасы. Әгәр келәм шактый пычрак икән дозаны арттырыгыз, моның бер зыяны да юк. Бер ясаганда биш литр суга ясасагыз яхшы булыр, җитмәсә кабат ясарсыз (миңа егерме биш литр катнашма кирәк булды). Шушы катнашма белән, алдан тузан суырткыч белән чистартылган келәмне җиңелчә юешләп чыгасы (келәмнән саркып идән юешләнергә тиеш түгел!). Биш минуттан соң, келәмнең йон төкләрен аркылы-торкылы ышкылыйсы (басылган, ятып торган төкләр торып баса, чистара). Мин уңайлы булганга тузан суырткыч щеткасы белән ышкыладым. Аннан төсе уңып кулланыштан төшеп калган, тузган сөлгеләр белән (кирәкмәс балта тимер чабарга кирәк булыр диюләре шушыдыр инде) келәмне корытырга тырыштым. Икенче көнне кипкән келәмне кабат тузан суырткыч белән чистарттым. Бизәкләре ачылган, чиста, өр-яңадай келәм күреп сокландым! Келәмнәр зур булып көчне күп алганга һәм әйберләрен күчереп торырга урын кирәк булганы өчен дә ике бертөрле келәмнең берсен - бер көнне, икенчесен икенче көнне чистарттым. Чистартылмаганы белән чистартылганының аермасы бар, гәрчә, келәмнәр күзгә ташланып пычранмаган булсалар да. Төсе ачыла! Ят исләр хуш ис белән алышына. Чисталык - зур сөенеч! Чынлап та, нәтиҗәсе яхшы, иптәшләр. Эшләп карарга киңәш итәм.

Бер хуттан диваннарны да "яңарттым". Анысын да интернет дускай өйрәтте. Юыну өчен куллана торган хуш исле гель - сыеклыкны (хуш исле шампунь да яхшы) чама белән җылы суга кушып, җиңелчә юешләп, ышкып-сөртеп чыгасы. Чүпрәк тупас катылыкта булмасын. Чүпрәкләр дә сатыла бит хәзер, микрофибра дигәне яхшы. Ә менә тапларны келәмдә дә, диваннарда да алдан чистартып алырга кирәк. Аның өчен алда язган бер литр суга булган нисбәтләр бер стакан суга алына. Моның да нәтиҗәсе искиткеч! Сатудагы махсус чистарткыч сыеклыклар белән кызыксынмадым. Алар составын белмим, белергә дә теләмим. Ә менә үзем ясаганны беләм. Сода уксус белән кушылгач, келәмнәрдәге пычракларны өскә чыгара, ул шулай ук ят исләрне йоту үзлегенә ия һәм селте реакциясе микробларны үтерә.

Кабатламый мөмкин түгел: нәтиҗәсе шәп, иптәшләр! Чисталык күзләрне иркәли, сөендерә. Эшләп карасагыз, үзегез дә минем кебек сөенеп утырырсыз әле. Заманага ияреп, өйдән чыгармыйча гына, әйдәгез, келәм юмакка!

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА http://www.tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев