Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кемеровода янгын: "Әти-әни, бәхил булыгыз, мин үләм..."

Кемеровода яшәүче Галия Окрушко сүзләренчә, кешеләр курку шаукымына бирелмәсен өчен, өстән халыкка үлгәннәр санын киметеп күрсәтергә кушканнар. Йөз чакрымдагы Анжеро-Судженскидан Флора Зинурова бөтен өлкә халкының зур кайгы кичерүен белдерде. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дүшәмбе Казан вакыты белән сәгать 11дә Кемеровоның "Кышкы чия" ("Зимняя вишня") сәүдә үзәгендәге янгында 64 кешенең...

Кемеровода яшәүче Галия Окрушко сүзләренчә, кешеләр курку шаукымына бирелмәсен өчен, өстән халыкка үлгәннәр санын киметеп күрсәтергә кушканнар. Йөз чакрымдагы Анжеро-Судженскидан Флора Зинурова бөтен өлкә халкының зур кайгы кичерүен белдерде.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дүшәмбе Казан вакыты белән сәгать 11дә Кемеровоның "Кышкы чия" ("Зимняя вишня") сәүдә үзәгендәге янгында 64 кешенең һәлак булганын белдерде. Бу санны Русия тикшерү комитеты да раслады. Янгын башыннан бирле табибларга 44 кеше китерелгән, аларның 10-сы хастаханәгә салынган диелә. 11 кешенең язмышы әлегә билгеле түгел.

Сәүдә-күңел ачу үзәгендә корбаннар саны 370ләп булырга мөмкин. Бу хакта Галия Окрушкога Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы системында эшләүче танышы белдергән. Азатлык тумышы белән Башкортстаннан, Кемеровода балалар йорты мөдире урынбасары булып эшләүче Галия ханым белән сөйләште.

- Галия ханым, Кемеровода әлеге янгынга карата халык ни дип әйтә? Ниндиерәк сүзләр йөри?

- Төрләндерәләр инде. Берәүләр бу террор гамәле түгел ди, кайберәүләр ут кына чыккан дип сөйли. Әмма корбаннар бик күп. Менә бүгенгә 370тән артык кеше. Әле бу сан соңгысы булмаска мөмкин, чөнки дүртенче катны аралап бетермәгәннәр.

Дүшәмбе кешеләр янгын урынына күпләп чәчәкләр китерә башлады
- Рәсми саннарны бик аз дип күрсәтәләр бит. 37 дип тә, 42 дип тә белдерделәр.

- Рәсми аз саннар күрсәтелә, чөнки дөресен белдермәскә, паника чыгармаска кушылган. Аларга 100дән арттырмаска диелгән. Ә чынлыкта бик күп... Шулай ук яраланучылар да бик күп. Гаиләләре белән корбан булучылар бар. Кайбер гаиләләрдән биш-алты бала... Балалары әниләре белән әлеге үзәккә киткән булган һәм ир берүзе генә исән калган. Кайбер гаиләләр балаларын уйнарга калдырган, ә үзләре бу үзәктәге кибетләргә киткән. Балалары гына һәлак булган очраклар да бар. Гомумән, коточкыч хәлләр...

Авырлы хатын өч баласы белән бу үзәктә булган

Бөтен Кемерово елый. Инстаграмда хәзер күп кенә язуларны юк иттеләр. Мин үзем дә укыдым. Бала: "Әти, әни барсы өчен дә мине кичерегез, бәхил булыгыз мин үләм", дип яза. Без үзебез әниләр, барыбызның да балалары бар. Син өйдә утырасың һәм анда синең балаң һәлак була. Ничек бу хәлләргә түзәргә була. Бу бит коточкыч хәлләр. Бик күп балалар: "Без үләбез, бәхил булыгыз, без сезне яратабыз!" дип язды.

Минем бер таныш гаилә бар. Ире өйдә калган, ә авырлы хатыны тагын өч баласы белән бу үзәккә киткән. Алар барсы да корбан булган.

Телевидениегә килгәндә, халык арасында паника булмасын өчен, мәгълүматны яшерәләр, кешеләр күп үлгәне хакында сөйләп алар куркытырга теләмиләрдер. Күпме корбаннар бит! Үзәктә өч кинозал. Янгын сүндерүчеләр, коткаручылар анда кереп җитә алмады, ә анда бикләнеп калган, чыга алмыйча интеккән балалар...

- 370дән артык кеше корбан дип әйтәсез. Халык шулай сөйлиме? [Гадәттән тыш эшләр министрлыгы 64 кешенең һәлак булуын белдерде​]

- Мин боларны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгындагы таныш кешеләр аша да беләм, аннары социаль челтәрләрдә бит бөтенесе мәгълүматны салып бара, күзәтәбез, һәлак булган кешеләрнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә дә язмалар күп булды.

Төбәк телеканалы 30лап кеше корбан, шул ук санда яраланучылар дип сөйли, әмма корбаннарның күп булуын барысы да белә бит. Көлке бу.

- Шәһәр халкы янгын вакытында бу үзәк янына җыелмадымы?

- Үзәк яны камап алынган, ФСБ, МЧС, полиция анда, эшли, кешеләрне бер чакрым якынрак җибәрмиләр.

- Сезнең туганнар, танышлар исән-саулармы?

- Аллага шөкер! Барсы да исән-сау.

- Халык янгын сүндерүчеләрнең, бу "Кышкы чия" күңел ачу үзәгендә эшләүчеләрнең гамәлләрен ничек бәяли?

- Халык шәһәр башлыгына һәм шәһәр хакимиятена нигә бу хәл килеп чыккан дигән сорау куя. Кешеләр янгынны хәбәр итү системы, сигнализация эшләмәгәнгә нык ачу белдерә. Янгын башлануга ук ут сүнә, дүртенче катта ишекләр бикләнеп кала. Эскалатор һәм лифтлар эшләми. Кешеләр бер-берсен изә башлый. Менә бу коточкыч хәлләр була.

Янгын сүндерүчеләр балаларны күпләп коткарырга омтылган

Янгын сүндерүчеләр кылган гамәлләр югары бәяләнә. Кешеләрне, коткару өчен, башкача булдыра алмаганда, киртәләр аша ыргытканнар. Балаларны күпләп коткарырга омтылганнар. Анда балалар бик күп булган, чөнки каникул вакыты һәм җитмәсә ял көне иде. Дүртенче катта өч кинотеатр залы гына бар бит. Бу коточкыч фаҗига!

- Бу "Кышкы чия"нең абруе элек ничек иде? Халык яратып йөри идеме?

- Бик яхшы үзәк иде ул. Без дә гаиләбез белән ял итәргә гел анда йөрдек. Минем балалар кинога да йөрде. Ул шәһәр үзәгендә бит. Аңа килү өчен юллар да яхшы, халык өчен кыйбат булмаган кибетләр дә бик күп иде.
Бер Кемерово шәһәре генә түгел, бөтен өлкә тирән кайгыда дип белдерде Азатлыкка Анжеро-Судженски шәһәрендә яшәүче Флора Зинурова. Әлеге шәһәр өлкә башкаласыннан 100 чакрымда.

- Әлеге үзәккә балаларны авыллардан да китергән булганнар. Треща дигән авылдан балалар экскурсиягә килгән. Аннан соң социаль челтәрләрдә Томскидан да балалар экскурсиягә килгән булган дип яздылар. Бу хәлне бездә хәзер имеш террор гамәле булган дип тә сөйлиләр. Әлегә билгеле түгел. Кеше сөйли, күрүчеләрнең берсе кемдер кереп биштәр ташлаган дип әйткән. Кемдер электр чыбыгыннан чыккан ди.

- Татарлар гадәттә үзара элемтәдә тора. Берәрсе әлеге бинада булмаганмы?

- Һәлак булганнарның тулы исемлеге юк. Бер-беребез белән аралашабыз. Әлегә татарлар турында ул-бу ишетелми. Мин үзем медицина көллиятендә эшлим. Бездә укыганнар Кемеровода эшли. Әле анда барсы да билгеле түгел, эшләр бара.

- Үзегезнең бу үзәккә кергәнегез булдымы? Җайлы идеме ул?

- Керамогранит белән тышланган ул. Эчендә балалар бүлмәләре, батутлар - анда барсы да синтетик материаллардан. Барсы да химия булгач, аның төтене бик яман бит. Бу үзәктә ата-аналар балаларны уен бүлмәсендә калдырып киткән. Анда кибетләр дә бар, мунчасы, сауна, боулинг. Кемдер анда зообакча кебек урын да булган, хайваннар үлгән дип әйтә.

https://www.azatliq.org/a/29123954.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев