Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кемероводагы янгында дистәләрчә кеше һәлак булды

Кемеровоның "Кышкы чия" ("Зимняя вишня") сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында, рәсми саннарга караганда, кимендә 37 кеше һәлак булган, 43 кеше яраланган, 70ләп кеше югалган. Югалганнарның кимендә 40-ы балалар, корбаннар саны артырга мөмкин диелә. Шаһитләр әйтүенчә, ут чыккач янгынны автомат сүндерү системы да, янгын турында хәбәр итү системы да эшләмәгән. Интернетка чыккан...

Кемеровоның "Кышкы чия" ("Зимняя вишня") сәүдә-күңел ачу үзәгендәге янгында, рәсми саннарга караганда, кимендә 37 кеше һәлак булган, 43 кеше яраланган, 70ләп кеше югалган. Югалганнарның кимендә 40-ы балалар, корбаннар саны артырга мөмкин диелә. Шаһитләр әйтүенчә, ут чыккач янгынны автомат сүндерү системы да, янгын турында хәбәр итү системы да эшләмәгән. Интернетка чыккан кайбер видеоларда кешеләрнең утлы бинадан чыгу өчен ишекне ватарга маташуы күренә. Кайберәүләр тәрәзәдән сикерергә мәҗбүр булган. Янгын җирле вакыт белән кичке сәгать дүртләр тирәсендә балалар күңел ачу үзәге, боз шугалагы һәм өч кино залы урнашкан дүртенче катта башланган. Утның тиз таралуына диварларның яхшы янучан материал белән җылытылуы сәбәп булган. Берничә сәгатьтән түбәнең шактый зур өлеше һәм дүртенче катның идәне дә җимерелеп төшкән. Бик күпләр социаль челтәрләрдә янгын видеоларын, фотоларын уртаклаша. Тикшерү комитеты өч маддә нигезендә җинаять эше ачты: саксызлык белән кеше үтерү, янгын иминлеге таләпләрен үтәмәү, иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү. The Bell хәбәр итүенчә, сәүдә-күңел ачу үзәгенең хуҗасы һәм баш мөдире - элегрәк "Бердәм Русия" фиркасеннән Кемерово өлкәсенең Топкинский районы депутаты булып сайланган Надежда Судденок. Русиядәге күренекле журналист Марина Королёва якшәмбе көнне Русиянең рәсми телевидение каналларының Кемероводагы бу фаҗига корбаннары турында хәбәр итмичә, берни булмагандай эшли бирүенә, кайберләренең бу вакытта президент Владимир Путин турында тапшыру күрсәтүенә аптыравын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев