Үкенечле үлем
Чаллыда 57 яшьлек хатын-кызның җәяүлеләр кичүендә гомере өзелде. Шәһәрдәшебез светофорның кызыл уты янган вакытта юл аркылы чыгарга ниятли. "Лада" машинасы шоферы сүзләренчә, ул светофорның яшел утына хәрәкәт итә һәм бер хатын-кызның трамвай юлында басып торганын күрә. Кинәт ханым, җәяүлеләр өчен светофорның кызыл уты януга да карамастан, юл аркылы йөгереп чыгарга...
Чаллыда 57 яшьлек хатын-кызның җәяүлеләр кичүендә гомере өзелде. Шәһәрдәшебез светофорның кызыл уты янган вакытта юл аркылы чыгарга ниятли. "Лада" машинасы шоферы сүзләренчә, ул светофорның яшел утына хәрәкәт итә һәм бер хатын-кызның трамвай юлында басып торганын күрә. Кинәт ханым, җәяүлеләр өчен светофорның кызыл уты януга да карамастан, юл аркылы йөгереп чыгарга уйлый. Аның киемендә яктылыкны кире кайтаручы бернинди элементлар да булмый. Ул алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев