Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кер юуу машиналары заводын көзгә ачарга җыеналар

Haier компаниясе шәһәребездә кер юуу машиналары заводын тест режимында көзгә ачарга җыена.

Бүгенге көндә биредә җиһазларны көйләү эшләре бар. “Хайер Рус” компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа әйтүенчә, суыткычлар җитештерү заводында 800дән артык эш урыны булдырылган. “Быел бездә төп ике проект. Беренчесе кер юуу машианлары җитештерү. Төзелеш эшләре тәмамланды. Бүгенге көндә җиүазларны монтажлыйбыз. Заводны көзгә ачарга җыенбыз. Биредә 300дән артык кеше эшләячәк. Телевизор җитештерү заводында тагын 500 эш урыны булачак”, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев