Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кеше гаиләсендә бәхетле булырга тиеш

Шәһәребездә яшәүче Руслан һәм Дилүзә Хәбиевләр гаиләсе Пермьдә узган "Идел буе төбәгенең иң уңышлы гаиләсе" бәйгесендә "Иң яхшы интернациональ гаилә" номинациясендә җиңеп, Чаллыны данлады. Бу күркәм гаиләнең нигезе - бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәүдәдер, мөгаен. Дилүзә үзе - Чаллыда танылган Зиләрә һәм Риф Имаметдиновларның җырлы, моңлы гаиләсендә туып-үскән кыз. Шуңа...

Күптән түгел ул "Идел буе төбәгенең иң уңышлы гаиләсе" бәйгесендә республика данын яклады. Хәбиевлар гаиләсендә өч бала - Искәндәр, Эрнест һәм Ясмин үсә. Балалар да әниләре кебек сәнгатьне яраталар. Әтиләре Руслан аларның рухи һәм матди таянычы. Гаилә җылысын саклаучы Дилүзә юкка гына: "Кеше беренче чиратта гаиләсендә бәхетле булырга тиеш!", - дими. Күз тимәсен, бу күркәм гаиләдә бәхет, шатлык төшенчәләре хакимлек итә.

Дилүзә әйтүенчә, аларның нәселен күпмилләтле кечкенә республика дип әйтсәң дә хата булмас. "Безнең нәселдә чуашлар, башкортлар, украиннар, руслар бар. Бертуган апам - Кытайда кияүдә, әтинең энесенең хатыны - казах, әнинең бертуган абыйсының хатыны - башкорт, ике- туган энемнең хатыны - украин, бертуганымның улы - яртылаш әфган", - ди ул.

Алар Россиянең төрле төбәкләрендә яшиләр. Мәскәү, Санкт-Петербург, Сахалин, Уфа, Пермь... Шунысы игътибарга лаек: гаилә бәйрәмнәренә барысы бергә җыелырга тырыша икән. Һәр гаилә үз эчендә милли бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

- Бер-беребезне милли бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Бергә җыелганда, төрле милләт җырларын җырлыйбыз, биюләрен биибез. Бер-беребезгә кунакка баргач, берәр тәмле милли ризык пешерүне сорыйбыз. Бәлеш, токмачлы аш - бөтен гаиләбез, туган-тумачаларыбызның яраткан ризыгы. Читтәгеләр безгә кунакка кайткач, татар халык ризыкларының рецептларын алып китә. Аллага шөкер, үзара бик дус-тату яшибез. Бәйгеләрдә, төрле чараларда актив катнашабыз. Алар кайсы гына шәһәрдә узса да, туганнар янәшәбездә булырга тырыша. Пермьдә узган конкурска барысы егерме бер кеше бардык. Мәскәү, Уфадагы туганнар да, ара ерак дип тормады, безгә җан атарга килде. Күптән түгел генә энем Туфанның баласы туды. Бәби ашына Россиядә яшәүче бөтен туганнар җыелды. Аллага шөкер, гаиләләр арасында дингә, милләткә кагылышлы аңлашылмаучанлыкларның чыкканы юк. Бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз. Балаларыбыз да олылар үрнәгендә тәрбияләнә. Балалар дигәннән, катнаш гаиләләрдәге балаларга Даниэль, Эдуард кебек интернациональ исем бирергә тырышалар. Безнекеләр дә искәрмә түгел, - ди Дилүзә.

Гаилә - җәмгыятьнең кечкенә ячейкасы дип юкка гына әйтмиләр. Хәбиевлар кебек дус, тату гаиләләр җәмгыятьне ныгыта. Мондый гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар да гадәттә иманлы һәм бәхетле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X