Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кесәмдә – пистолет

Заманалар үзгәргән саен кануннар да үзгәрә. Аларның кайберләре катгыйланса, икенчеләре, киресенчә, көчен югалта. Шулай да, миңа калса, законнар кырыслана кебек, җәмгыятебездә тотрыксызлык, проблемалар күбәйгән саен, кеше холкы агрессив була бара. Татарча әйтсәк, нервыларыбыз какшый, тиз кызып китәбез. Кайчакта кулыбызда корал булса, кемнедер атып үтерердәй булабыз. Безне закон гына тыеп, тәртипкә...

Заманалар үзгәргән саен кануннар да үзгәрә. Аларның кайберләре катгыйланса, икенчеләре, киресенчә, көчен югалта. Шулай да, миңа калса, законнар кырыслана кебек, җәмгыятебездә тотрыксызлык, проблемалар күбәйгән саен, кеше холкы агрессив була бара.

Татарча әйтсәк, нервыларыбыз какшый, тиз кызып китәбез. Кайчакта кулыбызда корал булса, кемнедер атып үтерердәй булабыз. Безне закон гына тыеп, тәртипкә кертеп тора. Шулаен шулай да, әле генә үз-үзеңне саклар өчен хәзер кайбер коралларны йөртергә рөхсәт ителү бераз сагайта. Хокукый мәгълүмат бирүче рәсми порталда Россиядә гражданлык һәм хезмәт вакытында кулланыла торган коралларның яңа нормалары пәйда булды. Димәк, хәзер һәр рөхсәт кәгазе булган кеше үзе белән корал йөртә, аны өендә саклый ала. Бу элек ауда, спорт ярышларында, тренировкаларда гына рөхсәт ителә иде. "Үз-үзеңне яклау өчен" газ пистолетлары, травматлар, электрошокерлар белән урамда курыкмый йөри алабыз. Бу үзгәрешләр утлы һәм салкын коралларга кагылмый. Әгәр дә хокук саклау хезмәткәрләре сездә бу әйберләрне таба икән, административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Шуны истән чыгармаска кирәк: рөхсәт ителгән саклану коралларын халык күп җыелган җирләргә үзең белән алырга һич ярамый. Әйтик, митингларга, демонстрацияләргә, Сабан туйга, мәктәпләргә, клубларга.

Корал йөртү илебездә катгый куелган, рөхсәт 21 яшь тулгач кына бирелә һәм аны файдалану өчен махсус курслар үтәргә кирәк. Без корал йөртергә иркенлек биргән дәүләтләрдә фаҗигале хәлләр булуын һәрдаим белеп торабыз. Америка, Швеция, Германия һәм башка илләрдә мәктәпләрдә укытучыларны атып үтерү, корал белән куркытып, балаларны тоткын итеп алулар булды. Хәтерегездәдер, Мәскәүдә дә бер үсмер әтисенең ау мылтыгы белән укытучысын атып үтергән иде.

Безнең татар халкында "Таяк та елга бер мәртәбә ата" дигән әйтем бар. Бәлаләрдән Аллаһыбыз сакласын, яңа закон кергәч, кешеләр иркенәеп китеп, корал белән куркытып уйнамаслар дип ышанасы килә. Бигрәк тә яшьләр, безнең менталитет демократия төшенчәсен башкачарак аңлый шул. Бүгенге көндә Чаллыда 6800 кешегә төрле типтагы корал тотарга рөхсәт бирелгән. Аларда 9486 данә корал бар дип исәпләнелә. Шуларның биш меңе - ау мылтыгы, ике меңнән артыгы - травматик, ике меңләбе - газ пистолеты.

"Үз-үзеңне саклау" нинди очракларда булырга мөмкин соң? Сиңа физик зыян салырга көч куллансалар яки җинаятьче сине таларга тырышса, бу очракларда газ пистолетыңны чыгарып атарга буладыр. Тик артыгын кыланып кеше үтереп куйсаң, закон синең үзеңә каршы эшләргә бик мөмкин. Аннан бу саклану иде дип раслап кара! Бездә һәр канунның чиге бар, шуңа күрә уйлап эш итәргә кирәк. Кесәдә пистолетым, аттым киттем, дип булмый.

Әйткәнемчә, җәмгыятебез, тормышыбыз катлаулы, ачуны китерә торган хәлләр бик күп. Шунысы аңлашылмый, корал йөртүне рөхсәт итә торган канун куркыныч була башлаган өчен кертелдеме, әллә безнең аң дәрәҗәбез үсеп, кешеләр гоманлы, тәрбиялегә әйләнделәрме? Яшибез, күрербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев