Шəhри Чаллы

КФУ “Формула Студент” халыкара ярышларында катнаша

Сентябрьдә КФУның Чаллы филиалының 15 студентыннан торган командасы "Формула Студент" халыкара ярышларының Россия этабында катнаша. Яшьләр ярыш болидын үзләре ясап, җыеп, шунда узышырга тиеш.

Бу хакта "эшлекле төшке аш"та КФУ филиалы директоры Мәхмүт Ганиев һәм автомобиль кафедрасы доценты Илдар Шәмсетдинов хәбәр итте.

Чаллыда бу идея буенча кызыксыну 2013 елда башланган иде. Шул вакыт эчендә студентлар ярыш болидының проектын эшләделәр. Инде аны җыя да башлаганнар. Кайбер детальләрен КАМАЗда эшләргә уйлыйлар. Май ахырына ярыш техникасы җыелып бетәргә тиеш. Ярышларда катнашу 1 миллион сумга төшә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: