Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кәгазьдә калган сәяхәт

Чаллыда 32 яшьлек туристлык фирмасы хуҗасы кулга алынды. Эшмәкәр хатын клиентларның акчасын үзләштерүдә шикләнелә. Чаллы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнарына 14 чаллылы мөрәҗәгать итә. Алар туристлык фирмасы гаебе белән ялга бармый кала. Зыян күргән кешеләр туристлык агентлыгы директоры гомуми күләме 730 мең сум...

Чаллыда 32 яшьлек туристлык фирмасы хуҗасы кулга алынды.

Эшмәкәр хатын клиентларның акчасын үзләштерүдә шикләнелә. Чаллы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнарына 14 чаллылы мөрәҗәгать итә. Алар туристлык фирмасы гаебе белән ялга бармый кала. Зыян күргән кешеләр туристлык агентлыгы директоры гомуми күләме 730 мең сум булган акчаны кулына төшерә, дип аңлата.

Вакытыннан алдарак броньлау буенча клиентлар Таиланд һәм Төркиягә юлламалар сатып ала. Ялларын май, июнь айларына планлаштыра. Ләкин, кирәкле документларны алу һәм ял вакыты килеп җиткәндә, фирма хуҗасы, проблемаларга һәм банк тоткарлыкларына сылтап, телефонга җавап бирми. Әлеге хатын-кыз тоткарлана. Шунысы да ачыклана: клиентлар турфирмага акчаларын күчерсә дә, сәяхәтләре түләнелмәгән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев