Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык артисты Рәшит Шамкай вафат

Рәшит Шамкай хатыны туган ягында - Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә.

Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай вафат. Бу хакта журналист Илфат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Рәшит Шамкай хатыны Суфия ханым туган ягында — Арча районы Түбән Оры авылында җирләнә, диде ул. Илфат Фәйзрахманов Рәшит Шамкайның бу авылны якын итүен, анда концертлар булганда чыгыш ясарга бик теләп кайтырга теләве хакында әйтте.

Рәшит Шамкайның үлеме сәбәбе әлегә билгеле түгел. Аңа 81 яшь иде.  

Шамкай белән хушлашу бүген 12.30 сәгатьтә була. Соңгы юлга озату мәрасиме Казанның Чуйков урамындагы 49 йортның 2 подъезды янында була. Бу мәгълүматны Илфат Фәйзрахманов «Татар-информ»га раслады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр