Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: "Җәй хәвефле килмәгәе"

    Һава торышының еш үзгәреп торуына ияләшеп тә беттек.

    Хәзер алдан фаразлап кую, хәтта озак елларга сузылган тәҗрибәләргә таяну да авырлаша бара икән. Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевне дә быелгы майның кызу көннәре аптырашта калдырган

    -Андый эссене үз гомеремдә күргәнем юк иде. Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Ел әллә ничек кенә башланып китте. Православие календаре буенча көтелгән суыклар, хәтта безнең бабайлар әйткән «худ суыклары» да булмады. Майда җылы булырга тиеш иде, әмма мондый эсселекне көтмәгән идек. Мондый хәлнең 100 ел булганы булмаган, телевизордан шулай диделәр, – ди 40 елдан артык һава торышы буенча күзәтүләр алып барган, аларны теркәп һәм чагыштырып фаразлар ясаган Әмир абый. – Бернәрсә дә үз вакытында булмады. Тукай язганча, яңгыр да үз вакытында явып, җил дә үз вакытында исмәде быел. Бу декабрьнең башыннан башланды. Җылы килде. Пневмония белән авыручылар күп булды. Кешеләр алай дип әйтмә диләр, әмма аны әйтмичә булмый – бу җәй хәвефле булырга охшаган. Майда хәвеф-хәтәрләр кайбер районнарда булды да инде.   «Кырау булачак, балан чәчәк атмаган әле»   ...Көннәр бераз сүлпәнәеп, кичке якта суытып ук җибәргәч, бакчачылар помидор үсентеләре өчен кайгыра башлады. Укучыларыбыз арасында «Помидорларны күчерергә ярыймы? Үсентеләрен июньнең унысыннан соң гына күчерергәме? Кыраулар әле булырмы? Помидорларның беренче партиясен өшеттек бит инде» – дип мөрәҗәгать итүчеләр булды. Сүз дә юк, май азагы-июнь башындагы кыраулар бакчачыларның кәефен боза бозуын. Әмма күпләрнең, халык сынамышлары буенча, балан чәчәк атканда кыраулар булачагына да шиге юк. Быелгы кыраулар соңгарак калып та булды. Шомырт чәчәк атканда булырга тиеш иде. Шомырт чәчәген койгач булды. Баланныкы да әзрәк соңгарак калып булырга тиеш. Кырау төшү май ахыры-июнь башларында булыр. Үсентеләрне өй шартларында да саклап торып булмый, хәзер бик иртә фитофтора төшә. Вакытында күчерергә кирәк. Әмма саклыйсың инде. Без дә саклыйбыз, кырау төшәсе көннәр билгеле була бит инде ул. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан булып, тынып калса, кырау төшмичә калмый. Помидорга кечкенә генә кырау да җитә. Полиэтилен каплап кына да мәгънә булмый әле, ел да өстенә бөтен коверлар, иске пәлтәләрне ябып чыгып саклыйбыз, ди Әмир абый.   – Узган ел помидорларны күчерүгә үк кырау сукты. Хәзер 10 июнь тулмыйча чыгармыйбыз дип торган укучыларыбыз да бар. Моңа нәрсә дисез?   – Дөрес түгел, Татарстан шартларында июньнен сигезеннән соң кырауның булганы юк. Булса шул май ахыры-июнь башында булырга мөмкин. Булмаска да мөмкин. Ни өчен дигәндә, кышкы суыклар булмады быел. Апрель аенда суык булды, суык җил исте. Кырау бездә бик сирәк кенә булмыйча да кала. Дөрес, узган ел парник эчендәге помидорларны да сукты, туфракта 4 градус салкын булды бит ул чакта. Бәрәңгегә дә кырау төште дигәннәре булды. Аның зыяны юк, кырау суга тора, бәрәңге чыга ул көчле булса.   Җәй кайчан җитә?   – Июньнең уртасыннан соң чын җәй башлана инде, – ди Әмир Шәрәфиев, һәрвакыт оптимистларча. – Бүген бездә беренче мәртәбә күке кычкырды. Күке кычкыргач, көннәр җылыта, бер генә суык кала дигән сүз. Балан суыгы алдыннан явым-төшем дә булып ала. Яңгырлар көтелә. Шуннан соң суыта. Шомырт салкыны белән балан салкыны арасында бик кирәкле явым-төшемнәр бу. Җәй яңгырлы булмас. Менә соңгы елларны шулайрак, июнь яңгырлы булып ала да, фитофтора төшә. Август быел да коры булыр кебек тоела.   – Әмир абый, һаваны торышының болай торуы яшелчә, җиләк-җимешләргә ничегрәк тәэсир итәр?   – Кышның һәм майның җылы килүе аркасында, быел бер мәшәкать өстәлде. Күпчелек җимеш агачлары кортларга мөмкин, чия белән алмагачка бик зур зыян салачак бу. Үзәк Россиянең күп районнарында бакчалар беткән инде. Быел бездә дә шул хәл күзәтеләчәк. Чәчәк аткан вакытта, агачларны агуларга ярамый. Күп кешеләр мөрәҗәгать итте инде миңа. Әле монда бер танышым әйтте, ул чамалап кына агулаган. «Непарный шелкопряд» – «Парсыз ефәкче» дип йөртелә ул зыянлы корткыч. Ул ике төрле була. Агачта пәрәвез сарган кебек була да, яфракны ашап бетерәләр. Бер тисә, агачны корыта инде ул. Агачка бик зур зыян сала, «Бордо»лар белән бетереп була, мин үзем әз генә «Престиж» дигән бәрәңге агуы кулланам.

    Рәсимә ГАЛИЕВА

    Шәһри Казан 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: