Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халык синоптиклары һава торышының үз җаена төшәсен фаразлый

Быел ел фасылларының һәрберсе үз урынына кайтачак. Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче, күп еллар һава торышын күзәткән халык синоптигы Әмир Шәрәфиев шулай, ди. Кыш салкыны белән сөендерсә, җәй эссе булыр, дип фаразлый ул.

– 2021 ел якынча 1921 елга туры килә. Ул чакта корылык булган. Әмма ул вакыт бездә 2010 елда күзәтелде. Шул корылыктан соң ел фасылларының рәте киткән иде. Тарихка күз салсак, бозлану вакыты да булып алган. Җылыну да күзәтеләчәк. Без шуңа таба барабыз да инде, – ди ул. – Җир күчәре күчкән саен, җәй озыная, кыш кыскара бара. Климат та үзгәрә. Хәзер галимнәр бигрәк кызык. Кыш җылы килсә, глобаль җылыну дип сөрән салалар. Аңа шаккатасы юк. Гомер-гомергә кышның төрлесе күзәтелгән. Быел исә кыш озакка сузылды. Март ае салкын булачак. Аның каравы апрельдә җылы көннәр көтелә. Июнь ае яңгырлы, салкынча булыр дип торам. Калган җәй айлары эссе булачак. Февральгә август туры килә, урып-җыюга соңрак чыгарлар. Гадәттә, 20 июльдән соң чыгалар иде, быел сабан ашлыклары иртә өлгерми. Август аенда сабан ашлыкларының башаклары тулачак. Урып-җыюга чыккач, яңгырлар булачак. Чәчүгә иртә чыксалар да, урып-җыю соңга калачак.
Әмир абый, быел кар күп яумады, ди. Аның күзәтүләренә караганда, кар узган ел да шуның кадәр булган. Тик былтыргысы эреп барган.
– Быел туң көчле, ул үсемлекләр өчен бик әйбәт. Туфрак бераз эри төшеп, үсемлекләр үсәргә әзерләнә башлагач, астагы туң дымны тотып тора. Апрельдә суык булмаса, уҗымнар әйбәт булыр, – ди ул.
Газетабызның дустыннан җиләк-җимешләрнең ниндиләре уңар дип тә сорадык. Быел чия мул уңыш бирер, ә менә алма күп булмас, ди ул. Карлыган чәчәк атканда суык булмаса, уңачак.
Ел фасыллары чынлап та үз урынына кайтамы? Бу сорауны бакчачы-галим Фарсил Зыятдиновка да бирдек.
– Быел чынлап та, кыш үзенә охшап килде. 40 еллап март аеның салкын булганы юк иде. Суыкларның да безнең яшь чактагысын күзәттек. Әмма нәрсә дисәк тә, кояш үзенекен итәр дип уйлыйм мин. Инде хәзер дә көндезләрен матур, җылы итеп карый. Мин дә, һава торышын күзәтеп, көндәлек алып барам. Аны күбрәк бакча эшләре өчен тутырам. Барысы да туры килә. Быел җәй кышка тәңгәл килер дип көтәм. Димәк, эссе көннәр булачак, – ди ул.
Әлки районының Базарлы Матак бистәсендә гомер итүче халык синоптигы Рәшит Габитовның да фикерен белештек.
– Быел кыш озын булды. Мин һава торышын 12 еллык циклга бәйләп карыйм. Алар бер-берсен кабатлый. Бик туры килмәгән вакытлары да бар, әмма чамаларга була. Әтием дә гомер буе күзәтүләр алып барды. 1990 елдан бу эшкә мин тотындым. Үзем өчен дип кенә язгалап барам. Аның каравы, һава торышын алдан белеп торам хәзер. Печән вакытларында күзәтүләрем ярап куя. Быел мәсәлән, апрель – май ае җылы булачак, июнь салкынча, аннары исә июль, август, сентябрь коры булыр дип фаразлыйм, – ди ул.
Ә менә Казан федераль университетының Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев башка фикердә. Ул алдан фаразлауга ышанмый. Без фактларга нигезләнеп эшлибез, ди.
– Россия гидрометеорология үзәгенең фаразларының да 60–70 проценты гына туры килә. Җәйнең нинди булачагын да әйтә алмыйбыз. Аңа кадәр ерак бит әле. Ел фасылларының нинди булачагына фәнни фаразлар юк, – ди ул.
Галим 21 марттан соң җылытачак диде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев