Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Халыкка ярдәм күрсәтү өчен Марат Садыйков тагын бер «Ансат» вертолетын сорады

.«Икенче вертолет булса, Кама аръягы зонасында Катастрофалар медицинасы үзәгенең филиалын булдыра алыр идек», — диде сәламәтлек саклау министры

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан Президентына медицина җиһазлары булган икенче «Ансат» вертолеты сорап мөрәҗәгать итте.

Бер ел эчендә «Ансат» вертолетында авыр хәлдәге пациентларны китерү өчен 193 очыш ясалган, 189 пациент эвакуацияләнгән.

«Юл-транспорт һәлакәтләренә вертолет нибары 14 тапкыр очкан. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча Хөкүмәт комиссиясенең йомгаклау утырышында безгә карата тәнкыйть яңгырады», — диде министр. Юл һәлакәтләрендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүгә караш үзгәрәчәген әйтте.

Марат Садыйков тагын бер вертолет булса, Яр Чаллыда эшләргә әзер торган кадрлар булганын да әйтте. «Икенче вертолет булса, Кама аръягы зонасында Катастрофалар медицинасы үзәгенең филиалын булдыра алыр идек», — диде.

Рөстәм Миңнеханов, бюджеттагы дефицитка карамастан, татарстанлылар сәламәтлеген саклап калу өчен барлык мөмкинлекләр каралачагын билгеләп узды. «Кешеләр сәламәтлегендә тотрыклык булмыйча, икътисадта тотрыклык була алмый», — диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев