Хезмәте кешеләрнең тормышын ямьли
Аллаһы Тәгалә адәм балаларын кая кирәк, шунда куя. Шәһәрдәшебез Рәмзия Хәйбулованы да “Изгелек”тә эшләсәң, кешеләргә файдаң күбрәк булыр дип, язмыш наркология диспансерыннан физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны тернәкләндерү үзәгенә китергән.
Бүгенге көндә Рәмзия ханым биредә эшләвенә шатланып бетә алмый. “Коллективыбыз тырыш, директор әйбәт. Эшебездә гел булышып тора, кирәк икән укырга да җибәрә”, - ди ул.
Язмышның юллары урау диләр бит. Наркология диспансерында эшләгәндә аларны шәһәрнең төрле коллективларына профилактика максатыннан лекцияләр укырга җибәрә торган булганнар. Рәмзия Гайнетдин кызы берничә мәртәбә “Изгелек”кә килә. Үзәкнең ул вакыттагы директоры Тәнзилә Муллаяновна аның реабелитантлар белән эшләвен ошаткан һәм үзләренә даими эшкә чакырган. Язмам герое чакыруны кабул итеп, җиң сызганып, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның тормышын яхшыртуга үзеннән өлеш кертә башлаган. Баштарак психлог булган, аннары ТИСБИда укып чыгып, социаль эшләр белгече һөнәрен үзләштергән. Аның вазифасына физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне рекроцияле сәламәтләндерү, социаль-мәдәни программалар һәм спорт ярышлары оештыру керә. Коронавирус инфекциясе килеп чыкканчы алар “Изгелек”тә тернәкләндерү курсы үтүчеләрне татар, рус театрларына, орган залына һәм башка мәдәният йортларына алып барганнар.
Ковид тормышыбызга үз кануннарын керткәч, аларга да эш алымнарын үзгәртергә туры килгән. Рәмзия ханым волонтерлар белән эшләүгә игътибарны арттырган. Үзизоляция вакытында реабелитантлар белән вацап аркылы сөйләшкәннәр, дәвалау буенча видеоларны социаль челтәрләргә куйганнар.
“Изгелек” эшен туктаткан вакытта узган елның апрель – май айларында Рәмзия Гайнетдиновна “Энергетическая гимнастика”, “Походка силы” психогимнастикасы, “Трехминутная психогимнастика доктора Шишонина” дәресләрен социаль ярдәмгә мохтаҗлар өчен онлайн үткәргән. Бу аларга сәламәтлекләрен ныгытырга ярдәм иткән. “Энергетик” мәдәният сарае артистларының, волонтерларның бию ансамбленең һәм “Гармония” хореография коллективының концертларын онлайн уздырган. Бу чаралар социаль челтәрләргә куелган.
Үзәкнең эше яңартылгач та, Хәйбулова санитар нормалар буенча эшчәнлеген дәвам иткән. Социаль-педагогик дәресләр һәм социаль-мәдәни чаралар кече төркемнәрдә генә үткәрелгән. Волонтер Шаихтимир Насреев белән берлектә реабелитантлар һәм үзәк хезмәткәрләре өчен бию түгәрәге оештырылган. ТР мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тәкъдиме белән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен шефлыкка алганнар. Рәмзия ханым тыл хезмәтчәне Фәймә Гарипованы шәһәр тарихы музеена алып барган. “Кызыклы кешеләр белән очрашу” дигән темаган Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтах Нуретдинов белән очрашу үткәргәннәр.
Юлия Ивахина җитәкчелегендәге “Изгелек” физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны тернәкләндерү үзәгендә инвалидларны тормышта үз урыннарын табарга өйрәтү буенча төрле медик-социаль чаралар кулланып эшлиләр. Монда дәвалау физкультурасы, тоз ваннасы, сенсор бүлмәләре уңышлы эшли. Реабелитантларны кул эшләренә, компьютер серләренә өйрәтәләр, спорт ярышлары һәм башка чаралар үткәрләр. Коллектив дус һәм бердәм булып эшли. Хезмәткәрләрнең эшне төрләндерү һәм яңарту буенча эшлекле тәкъдимнәре җитәкче һәм коллектив тарафыннан хуплана. Шунлыктан эшләре уңышлы бара да. Рәмзия ханым да күп тапкыр мактау рамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. “Мине мактамагыз, мин фәкать үз эшемне генә эшлим”, - ди ул тыйнак кына. Әмма аның физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләвен җитәкчеләр югары бәяли. Биредә курс үтүчеләр игътибарлы һәм үз эшен җиренә җиткереп башкарганы өчен хөрмәт итәләр, яраталар.
“Камиллекнең чиге юк” диләр бит. Рәмзия ханым да һәрвакыт эзләнә, яңалыкка омтыла. Күптән түгел эшенә “Нейробика” дигән яңа технологияне керткән. Бу - баш миенә гимнастика. Белгечләр әйтүенчә, аның сәламәтлеккә зыяны юк, киресенчә “Нейробика” баш мие эшчәнлеген активлаштыра, аның сыгылмалылыгын тәэмин итә икән.
Рәмзия ханым үзенең уңышында директорның һәм коллективның әһәмиятен ассызыклады. “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге шәһәр учреждениеләре һәм оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Үзәк Азат Хаҗиев җитәкчелегендәге “Инклюзив мохит” яшьләр берләшмәсе, Асхат Галеев җитәкчелегендәге ТР инвалидлар оешмасының “Спорт хәрәкәте”, “Ростресурс” һәм “Ачык йөрәкләр” инициатив төркеме белән тыгыз элемтәдә эшли. Шәһәрнең мәдәният оешмалары да “Изгелек” тернәкләндерү үзәгендә чыгыш ясарга яраталар. “Энергетик” мәдәният сарае артистлары һәм “Камаз” мәдәният сараеның ветераннар хоры биредә даими чыгыш ясый.
“Изгелек”тә 17 ел эшләүче Рәмзия Хәйбулова үзәкне үз өе кебек ярата. Ул үзен кешеләр өчен кирәкле хезмәт башкаручы дип саный. Язмыш сынау биргән кешеләрнең тормышын ямьли, сәламәтлеген арттыра ул һәм шуның белән горурланып яши. Гаиләсендә ул – ике баласының кадерле әнисе, оныкларының яраткан әбисе. Рәмзия ханым: “Балаларым тормышларын мөстәкыйль алып баралар. Алар белән атнасына бер очрашабыз. Кирәк вакытта бер-беребезгә ярдәм итәбез”, - дип бүгенге халәтеннән канәгать булып, хезмәтеннән ямь табып эшли һәм яши. Аллаһы Тәгалә аны бу халәтеннән мәхрүм итмәсен, кылган игелеген үзенә арттырып кайтарсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев