Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Хәләл экосистемасы» проекты ярдәмендә халык контроле намуссыз җитештерүчеләрне җаваплылыкка тарта ала дип саный «Ислам юридик үзәге» җитәкчесе Җәлил Мостафин

Хәрәм товарны хәләл дип сату очраклары булганда, кулланучылар дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә ала, ди «Ислам юридик үзәге» җитәкчесе Җәлил Мостафин.

Юрист: «Хәләл экосистемасы» җитештерүчеләрне контрольдә тотарга ярдәм итәчәк «Практикада күренгәнчә, контрафакт продукция табылган очракта Роспотребнадзор бу мәсьәләне тиз арада хәл итәргә өлгерми. Шуңа күрә безгә халык контроле кирәк. Хәрәм азык-төлекне хәләл дип сату очраклары булганда, кулланучылар дәүләт органнарына мөрәҗәгать итә ала», — диде ул «Цифрлаштыру заманында Ислам» дип аталган түгәрәк өстәлдә. Җәлил Мостафин сүзләренчә, «Хәләл» сыйфат билгесен хәләл булмаган товарга ябыштыру кулланучылар хокукларын яклау турындагы законны боза.

«Әйтергә кирәк, продукциядәге „Хәләл“ билгесе төрле булырга мөмкин. Чөнки җитештерүчеләрне төрле комитетлар контрольдә тота. Тамгаларга ниндидер аерым таләпләр юк. Һәр комитет „Хәләл“ билгесенең төсен, сурәт һәм язуны үзе билгели», — диде юрист.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда цифрлы «Хәләл экосистемасы» проекты эшли башлады. Азык-төлекнең хәләл булу-булмавын белер өчен товарның штрих-кодын телефондагы камерага төшерергә, аннан соң сылтама аша махсус блокчейн-экосистема сайтына керергә кирәк.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев