Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Хәмдүнә Тимергалиева: «Кыйналып, мескенләнеп яшәдем – бер хатын-кызга да моны күрергә язмасын»

    Хәмдүнә Тимергалиева – татар эстрадасының легендасы, йөзек кашы.

    Олы буын вәкиле булуына карамастан, аны яшьләр дә бик яратып тыңлый. Үзе әле дә булса гөрләтеп эшли, гастрольләрдән дә кайтып керми.

    – Хәмдүнә апа, сезнең балачагыгыз сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән. Ачлык, юклык заманы… Шуңа карамастан, бәхетле балачак тәтеде дип әйтә аласызмы?
    – Мин балачагымны бәхетсез дип әйтә алмыйм. Әткәй белән әнкәй бик эшчән кешеләр иде, ачка интекмәдек, өстәлебездә икмәк һәрчак була иде. Бакчада мул уңышыбыз булды. Ел саен сугымга ат чалдык. Без ач булмадык. Өс бөтен, тамак тук булгач, димәк, балачак бәхетле булган бит инде?! Тагы нәрсә кирәк ул чакта?
    Әти-әни балаларын да эшчән итеп үстерде. Без барыбыз да печән дә чаба идек, утын да кистек. Шуңа да мин физик яктан бик көчлемен. Әллә кайдагы коедан көянтә-көянтә чиләкләр белән су ташый идем. Шул хәтта үзәккә үтте.

    Балачак күңелле мизгелләргә дә бай. Бакча артында елга бар иде. Шунда авыл балалары белән уйнадык. Ул заманда сугыш тематикасы уеннары иде. Балалар белән ике төркемгә бүленәбез дә, байракны кайсы команда алып чыга – шул җиңә. Мин бик тиз йөгерә идем, күп тапкыр байракны миңа алып чыгарга туры килде. Шул уеннар бик якты хатирәләр калдырган. Элек бит авылда балалар да күп: һәр йортта 8-9 бала… 11 балалы гаиләләр булганын да хәтерлим.

    Әткәй белән урманга йөрергә ярата идем. Ул мине бер дә калдыр­мады, аның чанасында, арбасында үстем. Еш кына район үзәгенә халык­тан җыйган йомырканы илтә. Мине дә үзе белән алган, әмма мин моны хәтерләмим. Борайда бер кое янында туктап, атын эчергән. Шул арада мин югалганмын. Әткәй йомыр­каларын тапшырган, аннары мине эзләгән-эзләгән – тапмаган. Милиционерлар да кушылган, алар да тапмаган. Бөтен халык эзләгән… Әткәй: «Суга төшкәндер, баткандыр, үлгәндер, кайтыйм инде», – дип, тык­рыктан төшеп килгәндә, кое янында мине күргән. Әткәй мине күрү белән елап җибәргән. «Балакаем, нигә әйтмичә киттең?» – дип күтәреп алган. Ә мин аңа, тыныч кына: «Әткәй, тимер чишмә карадым», – дип җавап биргәнмен.

    – Яшьлегегезгә әйләнеп кайтып, тәүге мәхәббәтегезне дә хәтерегезгә төшерик әле.
    – Авылда яшәгән вакытта минем арттан гармунчы егет йөри иде. Мин аңа кушылып җырлый идем. Аларның гаиләсендә барысы да гармунчы. Фидәрис аның исеме, исән-сау, Екатеринбургта яши. Ул мине бик яратты. Авылдан чыгып киткәндә, мин аңа: «Фидәрис, әйдә китәбез. Музыка буенча белем алабыз», – дидем, әмма ул нишләптер китмәде. Бик яхшы музыкант булыр иде. Гастрольләр вакытында аның белән очрашып торабыз. «Эх, Фидәрис, бармадың бит», – дип әйтәм аңа. Бәлки, китмәгәненә үзе дә үкенәдер.

    Яшь чакта кинога йөрүләр хәтердә саклана. Әниләр күрмәгәндә, абзардан ике йомырка алабыз да аны кибеткә барып тапшырабыз. Ничә тиен булгандыр инде, әмма кинога бер билетка җитә иде. Көн дә шулай итә торгач, әнкәй: «Бу тавык­лар бөтенләй йомырка салмый башлады, суярга кирәк», – дигән карар чыгарды. Әй кайгырган идем (көлә).
    Кино бетә, без кыз­лар шундук чыгып йөгерәбез. Егетләр арттан чабалар. Капка төбенә кадәр чабып киләләр дә, без өйгә кереп китәбез. Егетләр белән шулай очрашып йөреш иде. Китми торсалар, «Әткәй!» – дип бер генә кычкырам. Әтинең «Әү!» дигәненә егетләр качып бетә иде.
    Гомеремнең бердәнбер мәхәббәте – беренче ирем Ягъфәр. Аның белән филармониядә эшләгән елларда таныштым. Икешәр айга гастрольгә чыгып китә идем, ә Ягъфәр Казанда кала. Мин сәхнәдән китмәдем, ә ул озак гастроль­ләрдә йөрүемне яратмады. Аерылы­шуыбыз­ны авыр кичердем. Яңадан гаилә корганын да ишеттем, балалары бар икәнен дә… Туганнары белән аралашып яшәсәм дә, аның турында бер дә сораштырмадым. Мәхәббәт шуның белән калды. Ә мин аны гомер буе сагындым. Йөрәгемдәге иң авыр хис булды ул. Бүгенге көндә дә хәтеремә төшсә сагынам.

    Олыгайгач, кабат кияүгә чыктым. Ул елларда сәхнәдә күренмәдем. Кыйналып, мескенләнеп яшәдем. Үземне канатсыз коштай хис итә идем. Бер хатын-кызга да моны күрергә язмасын. Бу минем иң зур ялгышым.

    – Тормышта күпне күргән кеше буларак, мәхәббәт – бар, дип әйтә аласызмы?
    – Әлбәттә. Чын ярату бар ул. Әгәр дә яшьлек мәхәббәтем исән булып, яшь чагым, хәзерге акылым булса, аны үзем белән гастрольгә алып чыгар идем. Хәния кебек. Габделхәен алып чыкты бит, матур итеп ничә еллар гастрольләрдә бергәләп йөрделәр.

    – Кайчандыр карьера баскычын сайлаганга үкенечләр булмадымы?
    – Юк. Җырларга яраткач, сәхнәне ташлый алмадым. Әлбәттә, бик күп михнәтләр, авырлыклар күрдем ул җырым аркасында…
    Мин шуның белән бәхетле: бөек җырчылар янында йөрдем, алар белән бер сәхнәдә булдым, иң яхшы музыкантлар белән эшләдем. Укытучыларым да иң яхшылары иде.
    Балам гына булмады… Озак еллар тулай торакта яшәдем, эш хакы юк диярлек иде. Стадионнар, спорт сарайларын тутырып, концертлар куябыз, көненә 6 сум 50 тиен акча түлиләр. Ялгыз гына бала алып кайту – нык җитди адым ул. «Тапсам, үскән булыр иде әле», – дип уйлап куям кайчак. Күрәчәгем шул булгандыр. Аның урынына апам-абыемнарның балалары минем өчен үлә язып тора, үземнеке кебек. Мине бик хөрмәт итәләр.

    – Тормышта иң якын кешеләрегез дә алармы?
    – Туганнарым, әлбәттә. Мине укытып чыгарган Ида апам. Гомере буена автомат электр станциясе тармагында эшләде. Нефтекама янындагы Николо-Березовкада яшәүче Фәнәви абыем. Урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләде ул. Дүрт яшеннән баянда уйный, аның улы да оста гармунчы. Якутия­дә яшәүче Лилия апам, Благовещенскидагы сеңлем дә гомер буе элемтә өлкәсендә эшләде.

    – Сәхнәдән ялыктым, җитәр, китәм дигән уйларыгыз юкмы?
    – Юк, нишләп?! Сәламәтлек булганда, үз аягымда басып торганда эшлим әле. Тамашачы: «Булды, төш инде», – дигәнче. Мин шулкадәр карт түгел бит әле, миндәйләрне кияүгә бирерлек (көлә).

    – Әллә андый уегыз да бар?
    – Бу яшемдә кемнедер тәрбия­ләү теләгем генә юк. Намазга гына бассам инде. Тик аны да тәртибенә китереп укыр өчен өйдә утырырга кирәк. Иң мөһиме – Аллаһы барлыгына, берлегенә ышануым. Барлык догаларны да беләм. Әткәем мәдрәсәдә укыган кеше иде.

    – Сез халыкка бөтенләй яңа – яшь­ләрчә образда «Хәмденюша» буларак та танылдыгыз. Ул видео­лар өчен сезне мактаучылар да, шул ук вакытта тәнкыйтьләүчеләр дә бар.
    – Нишләп мин андый видео­ларда төшә алмыйммыни? Яшем комачаулыймыни?! Берсе дә аны тыймый. Күңелем белән мин һаман унсигездә! Миңа ул видеоларда катнашу ошый. Сез аның эчтәлеген, идеясен аңладыгызмы соң?! Бүгенге көндә эстраданың 80 процент җырчысы фонограммага авыз ачып тора. Әнә ­шундыйларга каршы көрәш ­йөзеннән эшләнгән әйбер ул.
    Заманында видеога төшә торган мөмкинлек бөтенләй юк иде. Клипларым да булмады. Халык мине күрмичә, тавышыма гына гашыйк була иде. Ул хәзер генә яшь җырчыларны көн-төн телевидение күрсәтә, барысын да танып беләләр. Менә мине дә күрсеннәр!

    Безнең чор артистлары сәхнәгә: «Акча эшлибез», – дип түгел, ә җыр яратканга күрә менде. Акчага эшләү дигән сүз бөтенләй юк иде. Без – хөкүмәткә план үтәгән җырчылар.
    Җырлау хәзер генә ул акча эшләү кәсебенә әйләнде. Сүз дә юк, артистлар арасында чын җырчылар да бар. Әмма җырны никадәр яратуларын вакыт күрсәтер. Ике-өч ел «Ах!» та «Ух!» килеп йөриләр дә югалалар. Тышлары ялтыраса да, эчләре калтырый бит аларның! Акырып-бакырып, сикергәләп йөргән җырчыларны халыкның «күтәреп» алуына исем китә. Милли җырларыбыздан читкә тайпыла бит алар. Шул җыр­чыларны мин тәнгә чыккан сөял белән чагыштырыр идем. Нер­выга тия, алып атасы килә. Нишлисең, күңелем шуны тели.

    – Үзегез турында гайбәтләр күп ишетергә туры килдеме?
    – Гайбәтчеләремне бик яратам, алар минем ярдәмчеләрем. Нәкъ алар аркасында мин популяр булдым да инде. Әлбәттә, йөрәккә тигән, күзләремне яшьләндергән сүзләр дә сөйләделәр… Яшь чагымда. Әле Казанга килеп эшли генә башлаган вакытым. Кыз әле мин, егетләр кулын да тотмаган. Шулвакыт: «Баласын Уфада детдомга ташлап, Казанга килгән», – дигән гайбәт таратып, минем абруемны төшермәкче булдылар. Бик авыр булды.

    – Сәхнәдә сезнең белән дуэтлар башкаручы Илһам Шәриф сезгә кем була? Белүебезчә, ул тормышта да һәрчак сезнең белән.
    – Туганымның баласы. Минем ышанычлы маягым. Мин аннан күргән хөрмәт?! Кеше үз баласыннан да күрми аны. 15 яшеннән бирле минем янда. Эстрадабыз өчен көчле җырчы ул. 24 ел буе бергә эшлибез.

    – Хәмдүнә апа, көндәлек тормышта сез нинди? Шундый ук бизәнгән, матур киенгән, ялт итеп торган ханыммы?
    – 50 ел буена бизәнеп, кием алыштырып туйган инде мин! Сәхнәгә чыгар алдыннан гына бизәнәм. Көндәлек тормышта гади, уңайлы кием кияргә яратам. Бакчага барсам, бөтенләй инде! Бизәнмәсәм, мине танымыйлар да бит, шунысы рәхәт. Әле беркөнне базарда сатучы: «Сез Хәмдүнәнең апасы-фәлән түгелме?» – ди. «Әйе», – мин әйтәм. Хәмдүнә икәнеңне танысалар, базардан тиз генә урап та кайтып булмас иде. Танып эндәшкән кеше белән ничек сөйләшми китәсең инде?!

    – Бүгенге тормышыгыздан канәгатьме?
    – Канәгать булу ул – яшәмәү дигән сүз. Мин беркайчан да канәгать түгел. Җырлаганымны да тәнкыйтьлим, тышкы кыяфәтемне дә… Канәгать булсаң – яшәүдән туктау ул. Канәгать булмау кешене үзгәрергә, тагы да зуррак биеклекләр яуларга этәрә.
    Ходаема мең шөкер, мин бик бәхетлемен! Иҗатта да, тормы­шымда да. Ялгызлык ул – бәхетсез булу дигән сүз түгел. Ялгызлык та бәхет икән ул. Тормышта ялгыш адымнар ясагач кына, ялгызлыкның зур бәхет икәнен аңладым. Ялгыз түгел мин! Минем күпме тамашачыларым бар! Кая гына барсам да, мине танып, үз туганыдай каршы алалар. Россиядә яшәүче барлык татарлар таный мине! Әле Кытайда да мине беләләр булып чыкты, анда баргач та танып алдылар.

    – Күркәм юбилеегыз – 70 яшегезне каршы аласыз. Ничек бәйрәм итәргә җыенасыз?
    – Рамазан аена туры килү сәбәп­ле, зурлап бәйрәм итмим, көзгә кадәр кичектерәм. Казанда, Уфада зур концертларым узачак. 24 май көнне бакчада булырмын дип уйлыйм. Берсен дә кунакка чакырмыйм, кемнәр белә, кемнең те­ләге бар – алар үзләре килә, котлый. Ишекләрем ачык. Бүләкләр кирәк түгел, минем өчен иң зур бүләк – сәламәтлек, Ходай шуннан гына аермасын.

    Киләчәккә планнарым зурдан. Сәхнәдән китәргә җыенмыйм. Тамашачы минем җырларымны ярат­канда, концертларыма йөргәндә, өйдә нишләп ятыйм мин?! Планнар – эшләргә, эшләргә һәм тагы да эшләргә!

     

    Зоя Солошина, «Шәһри Казан»
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: