Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәния Фәрхинең туган көн концертына, вәгъдә итеп тә, килми калучы җырчылар булган

Кичә Казанның Филармония концертлар залында, Хәния Фәрхинең туган көн уңаеннан уздырылган концертка, алдан килешеп тә, килми калучы җырчылар булган

 Бу хакта “Татар-информ”га концертның сценарий авторы һәм алып баручысы Гөлназ Сәфәрова әйтте.

“Бик күп артистлар “Хәния һәрчак истә, хәтердә” дип йөргән булалар. Шушы концертның сценарий авторы буларак әйтә алам: концертта катнашасы кайбер җырчылар, аны “хөрмәт итәбез” дип йөргән коллегалары, соңгы мизгелләрдә кайсы-кая таралышты, - дип китерә аның сүзләрен агентлык. -Минем аларны исемнәре белән атыйсым килми. Алар үзләре белсеннәр дә, оят булсын иде. Бәлки, чыннан да сәбәпләре бардыр. Әмма “кан басымым күтәрелде”, “башым авырта”, “Филармония парковкасына машинаны кертмәделәр” кебек сылтаулар сәбәп була алмый. “Нигә мин беренче җырлыйм, дүртенче җырламыйм?” дип әйтүчеләргә шаккатам. Мондый сәбәп һәм юк-барга борчылулар – бу гамәл кемнең кем икәнен күрсәтә", - диде Гөлназ Сәфәрова.+


Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X