Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Хә­ни­ям­нең ки­түе бе­лән һич ки­ле­шеп бул­мый шул"

30 май­да хал­кы­быз­ның ярат­кан җыр­чы­сы Хә­ния Фәр­хи­гә 61 яшь тул­ган бу­лыр иде. 

30 май­да хал­кы­быз­ның ярат­кан җыр­чы­сы Хә­ния Фәр­хи­гә 61 яшь тул­ган бу­лыр иде.  Ул  бу көн­не Ка­зан­ның бе­рәр зат­лы за­лын­да үзе­нең  ярат­кан та­ма­ша­чы­ла­ры­на “Бәй­рәм” ан­сам­бле бе­лән бер­гә  чи­рат­та­гы ма­тур кон­цер­тын күр­сә­тә, ан­на­ры дус-ту­ган­нар­ны Ки­ек авы­лын­да­гы өй­лә­рен­дә ку­нак итә иде. Кыз­га­ныч,  ди­яр­гә ге­нә кал­ды. Үлем аны ва­кыт­сыз ара­быз­дан алып кит­те.

Хә­ни­я­не югал­ту бе­лән та­тар хал­кы һа­ман да ки­ле­шә ал­мый, ка­дер­ле әни­се Фә­ния апа­ның, се­ңе­ле­се Фи­рү­зә­нең, эне­се Са­ла­ват­ның, ире­нең һәм ба­ла­ла­ры­ның, дус­ла­ры­ның  йө­рә­ге па­рә-па­рә ки­лә. “Оны­ты-лыр­лык тү­гел бит, бө­тен җир­дә апам­ның эз­лә­ре. Ра­дио-те­ле­ви­де­ни­е­дә җыр­ла­ры яң­гы­рап то­ра”, - ди Тә­теш­ле­дә яшә­ү­че, өч ба­ла әни­се, үзе дә җыр- моң­га га­шыйк, Тә­теш­ле ра­йо­нын­да­гы бар­лык ча­ра­лар­ның үзә­ген­дә “кай­нау­чы” Фи­рү­зә Ибә­тул­ли­на.  

92нче яше бе­лән ба­ру­чы кеч­ке­нә буй­лы, ита­гать­ле, са­быр, олы йө­рәк­ле  Фә­ния апа: “Ба­ла­ла­рым – бә­хе­тем. Алар­ның кай­гы­сын да, шат­лы­гын да җи­тәр­лек күр­дем. 4 ба­лам­ны мәң­ге­лек йорт­ка озат­тым. Хә­ни­ям­нең ки­түе бе­лән һич ки­ле­шеп бул­мый шул ”, - ди.

- Хә­ния ми­нем әни­ем, ос­та­би­кә  Фәр­ха­нә бе­лән үс­те. Җыр­лар­га өй­рә­нүе, до­га­лар бе­лүе дә аңар­дан­дыр. Ата­ла­ры Фәрх­лис­лам да гар­мун-таль­ян­нар­да ос­та уй­нап, җыр­ла­ды. Хә­ния ата­сын ае­ру­ча яра­та иде.  Укы­ган ва­кыт­ла­рын­да әти­се ат бе­лән кар­шы алып, оза­тып җи­бә­рә иде. Авыл­га кайт­кан­да кы­зым гел әти­се­нең бүл­мә­сен­дә йок­ла­ды. Мин ха­лык ар­тис­ты дип тор­ма­ды, бак­ча­да да эш­лә­де, ашар­га да пе­шер­де, өй дә җы­еш­тыр­ды. Соң­гы кай­ту­ын­да да чүп ута­ды, Фи­рү­зә­ләр­дә ашар­га пе­шер­де, кы­яр тоз­ла­ды. Моң­лы бул­ган­га го­ме­ре дә ки­сәк өзел­гән­дер... Хә­ни­ям кеч­ке­нә­дән өй­дә кон­церт­лар оеш­ты­ра иде.  Өй тү­ре­нә чыр­шы куй-сак, күр­ше-ти­рә­дә­ге ба­ла­лар­ны җы­еп ке­рә дә, алар­ны бер рәт­кә бас­ты­рып ши­гырь сөй­лә­тә, җыр­ла­та, би-етә. Ахыр­дан Кар­сы­лу бу­лып ки­е­неп, ба­ла­лар­га кән­фит-пе­рә­нек­ләр би­реп кү­ңел­лә­рен кү­рә. “Җыр­чы бу-лам”, - ди­гәч тә  әти­се: “Кы­зым, ул бик авыр эш. Бух­гал­тер­лык­ка укы”, - ди­де. Хә­ния сү­зен­дә тор­ды, лә­кин юлы уң­ма­ды. Ка­бул итү ко­мис­си­я­сен­дә:“Син әле яшь, та­вы­шың үз­гә­рә­чәк”, - ди­гән­нәр. Кү­ңе­ле тө­шеп авыл-га кайт­ты, җәй буе сы­ер са­вып, эш­лә­гән ак­ча­сын һәм до­ку­мент­ла­рын алып, Мәс­кә­ү­гә, ту­га­ным Зөл­кә­би­рә яны­на кит­те. Хә­ния ту­рын­да: “Тиз ге­нә йол­дыз бул­ды”, - ди­ю­че­ләр ял­гы­ша, ул сәх­нә­гә урау юл­лар һәм сы-нау­лар аша кил­де. Тор­мы­шы җыр­лап кы­на бар­ма­ды. Мих­нәт­ләр­не ки­чәр­гә үзен­дә көч тап­ты. Бе­рен­че ирен­нән ае­рыл­ган чак­та: “Кы­зым түз”, - ди­мә­дем, чөн­ки аның хә­лен бе­лә идем. Ба­ла­ны ка­рар­га ке­ше бул-ма­ган­га, 8 ай­лык Али­я­не ми­ңа кай­та­рып куй­ды. Кы­зын са­гы­нып үлә яз­ды, көн са­ен шал­ты­ра­та, җае чы­гу бе­лән кай­та иде. Бә­хе­те­нә Габ­дел­хәй оч­ра­ды, ул Али­я­не дә, Хә­ни­я­не дә үз ит­те. Мин ки­я­ве­мә го­ме­рем бу­е­на рәх­мәт­ле­мен.

Фә­ния апа бү­ген­ге көн­дә төп­че­ге Фи­рү­зә га­и­лә­сен­дә яши. “Ал­лаһ­ка шө­кер, әни­ем үз ая­гын­да йө­ри. Өе­нә ба­рып, бер­гә гөл­ләр­гә су си­беп кай­та­быз. Кай­ва­кыт­та ку­нып та ка­ла­быз. Шу­лай ма­тур гы­на яши­без, апа­ны уй­ла­ма­ган кө­не­без юк, кү­ңе­ле­без ки­тек, йө­рәк­тә тө­зәл­мәс­лек  яра”, - дип сөй­лә­шү­е­без үзен­нән-үзе Хә­ния Фәр­хи ту­рын­да­гы ха­ти­рә­ләр­гә ке­реп кит­те.

- “Хә­ния Фәр­хи се­ңе­ле­се” ди­гән исем­не йөр­тү зур җа­вап­лы­лык та­ләп итә. Һәр­ва­кыт ма­тур, акыл­лы бу­лыр­га, апа­ның йө­зе­нә кы­зыл­лык ки­тер­мәс­кә ки­рәк. Апам бик ту­ган җан­лы бул­ды. Кө­не­нә 10-15 тап­кыр те­ле­фон-нан сөй­лә­шә идек. Аның Тә­теш­ле­гә һәр кай­туы  зур бәй­рәм иде. 2017 ел­да­гы кай­туы гы­на го­мер­лек үке­не-чле  бул­ды – апам­ның хә­ле күз ал­дым­да на­чар­лан­ды, Тә­теш­ле хас­та­ха­нә­сен­дә го­ме­ре өзел­де ко­я­шым­ның. Ел­лар уз­са да, йө­рә­гем­нең  яра­сы ти­рә­нәя ге­нә ба­ра. Үзем­нең дә сә­ла­мәт­ле­гем ча­ма­лы, шу­ңа кү­рә апам­ның исе­мен мәң­ге­ләш­те­рү бу­ен­ча эш­ләр­гә ки­рәк. Пи­о­нер­лар йор­тын­да зур бүл­мә бир­де­ләр. Шун­да му­зей ача-рга җы­е­на­быз. Ка­зан­нан апам­ның ки­ем­нә­рен, туф­ли­лә­рен, дип­лом, гра­мо­та­ла­рын, шәх­си әй­бер­лә­рен алып кайт­тык. Алар­ны без­гә би­реп җи­бәр­гән өчен җиз­ни­гә, апам­ның кыз­ла­ры­на рәх­мә­тем чик­сез. Ил­нур ки­яү ма­ши­на­сы бе­лән кай­та­рып куй­ды. Хә­зер алар­ны ма­тур итеп ур­наш­ты­рып,  июнь­дә му­зей ачар­га хы­ял­ла­нам.  Күп­тән тү­гел “Та­тарнь­юс” сту­ди­я­се до­ку­мен­таль фильм тө­ше­реп кит­те. Ки­ем­нә­рен алып кайт-кач, бик авыр бул­ды. Шун­дый киң кү­ңел­ле, әү­лия ке­бек ту­ган­ны югал­ту – ел­лар уз­са да тө­зәл­ми тор­ган яра. “Ка­рур­ман юлын­нан, тор­мыш сук­ма­гы­на ма­як ка­бы­зу­чы әни­е­без Фә­ния бе­лән әти­е­без Фәрх­лис­лам­га го­мер буе бу­рыч­лы­мын”, - дип сәх­нә­ләр­дән әй­тә иде дә,  җае чык­кан са­ен кар­лы-боз­лы  ни­чә­мә мең чак­рым урау юл­лар­ны үтеп, өзе­леп са­гын­дым дип, кай­тып  җи­тә иде.

Бик юмарт иде. Хуш­буй, ки­е­мен мак­та­саң, бү­ләк итеп кал­ды­ра иде. Бер­ва­кыт ма­ши­на  тә­рә­зен ачып, туф­ли­лә­рен са­лып, чи­рәм­гә ыр­гыт­ты. “Апай, туф­ли­ем­не ма­тур ди­гән идең, рә­хәт­лә­неп ки”, - дип ку­лы бе­лән һа­ва­да йө­рәк рә­се­ме ясап, ел­ма­еп кит­те.

Тә­теш­ле­гә соң­гы кай­ту­ын­да без­дә кун­ган иде. Ул көн­нәр­дә кан ба­сы­мы уй­на­ды. Та­биб: “Хас­та­ха­нә­гә са­лам ди­гәч, “от­каз­ной” яз­ды. Бик еш ела­ды. Җи­ләк җы­еп кайт­кач та, ты­ны кы­сы­лып, авыз эчен­нән ге­нә “Лә ил-лә­һә ил­ләл­ла­һу”, - дип бас­кыч­ка ба­рып утыр­ды. Тө­се кач­ка­нын кү­реп: “Ка­зан­га кит­ми то­ра­сың­мы әл­лә”, - ди­дем: “Юк, апай, ир­тә­гә ки­тәм. Фи­да­ил ир­түк юл­га чы­га. 28 июль­дә Тәс­ли­мә ко­да­гы­ем­ның пле­мян­ни­гы өй­лә­нә. Прог­рам­ма әзер­лә­дек, ан­да иң ма­тур ку­нак мин бу­лам”, - дип ти­рән су­лыш ал­ды да, бинт­ка урал­ган бар­ма­гын күр­сәт­те. (Аңа ка­дәр бар­ма­гын җә­рә­хәт­лә­гән иде.) “Кич­рәк ми­не инәй яны­на тө­ше­реп ку­яр­сың әле. Соң­гы көн­дә әни янын­да ку­на­сым ки­лә”, - ди­де. Лә­кин сә­ла­мәт­ле­ге мак­та­ныр­лык бул­ма­гач, мин аны үзем­дә кун­дыр­дым. Икен­че көн­не әни­нең өе­нә кер­ми­чә, бак­ча янын­да­гы эс­кә­ми­я­гә  бар­ган­да, ике баш са-рым­сак алып ке­сә­се­нә тык­ты. “Инә­ү­нең бер чә­чә­ген ур­лыйм әле”, - дип сап-са­ры чә­чәк­не өз­де. Әни: “И,  ашык­тың ин­де бү­ген. Исән­лек­тә кү­ре­шер­гә яз­сын”, - дип оза­тып кал­ды. Җиз­ни җи­бәр­гән ка­ра ма­ши­на­га уты­рып, юл­га куз­гал­дык. Са­нау­лы ми­нут­лар үтү­гә, шул ма­ши­на Тә­теш­ле хас­та­ха­нә­се кар­шы­на ки­леп тук­та-ды. Хәл­сез­лән­гән апам үз аяк­ла­ры бе­лән но­сил­ка­га ба­рып ят­ты. Та­биб­лар  аның тор­мы­шы өчен кө­рәш­те­ләр. Тик Ал­ла­һы Тә­га­лә үз ка­ра­рын ка­бул ит­те. Та­биб­лар­ның  “Апа­гыз­ны кот­ка­ра ал­ма­дык, ая­гын­да-гы тромб куз­гал­ган, үп­кә та­мы­ры­на ки­леп ты­гыл­ган”, - ди­гән сүз­лә­рен ишет­кәч, аяк ас­тым­да җир убыл­ган­дай бул­ды.

Аның ша­яр­тып та, чын­лап та әйт­кән сүз­лә­ре ка­бул бул­ды. “Әгәр дә мин сез­дән ал­да мәң­ге­лек иле­нә кит­сәм, Ту­кай яны­на ил­тер­сез. Мин – ха­лык ке­ше­се, аң­ла­гыз. Йө­рә­гем бе­лән ту­ган җи­рем­дә кал­сам да, акы­лым бе­лән мин Ка­зан­да. Ан­да җир­лә­нер­гә ти­еш”, - ди­гән сүз­лә­рен ул чак­та игъ­ти­бар­га ал­ма­ган идек. Уй­нап­мы, уй­лап­мы әйт­кән те­ләк­лә­ре ка­бул бул­ды. Бө­тен­дөнья та­тар­ла­ры­ның олуг шә­хе­се, ша­гыйрь Габ-дул­ла Ту­кай ка­бе­рен­нән ерак  тү­гел хә­зер  ка­дер­ле­без.  

Юл-тран­с­порт һә­ла­кәт­лә­рен­нән, кат­лау­лы опе­ра­ци­я­ләр­дән  исән-сау кал­ды. Ә соң­гы су­лы­шы, эчәр суы, без­нең ян­да, ко­ча­гым­да бул­ды бит. Аның без­нең ара­дан ки­түе аяз көн­не яшен сук­кан­дай  бул­ды.

Моң­га га­шыйк ту­га­ны­быз зур дә­рә­җә­ләр­гә ия бул­са да, ке­ше­лек­ле, са­быр, яр­дәм­чел, юмарт­лы­гы бе­лән ае­ры­лып тор­ды. Ул әти-әни, га­и­лә­се, ту­ган­на­ры, ба­ла­ла­ры, дус­ла­ры өчен җа­нын фи­да кы­лыр­га да әзер иде.

Без­нең ка­дер­ле­без сәх­нә­гә та­ма­ша­чы­сын их­лас­тан яра­тып чы­га, җыр­ла­рын  йө­рә­ге­нең бар җы­лы­сын би­реп баш­ка­ра иде. Аның: “Га­зиз та­ма­ша­чым, хал­кым ми­нем!” ди­гән сүз­лә­ре, хә­рә­кәт­лә­ре, при­чес­ка­сы, бер­сен-нән-бер­се ма­тур, зат­лы ки­ем­нә­ре әле дә күз ал­дым­да. Ки­ем­нә­ре мәң­ге­лек­кә ту­ган ягы - Тә­теш­ле­гә кайт­ты.

Ул ха­лык­чан иҗа­ты бе­лән та­ма­ша­чы­лар­ның мә­хәб­бә­тен яу­ла­ды. Тор­мыш­та ул җир кы­зы, әти-әни­е­без­нең сө­ек­ле­се, ту­ган­на­ры­ның ка­дер­ле­се, ире­нең – ыша­ныч­лы­сы, ба­ла­ла­ры­ның – иң га­зи­зе, дус­ла­ры­ның иң туг-ры­сы бул­ды. Бер­кем­гә дә авыр сүз әйт­мә­де дә, әйт­тер­мә­де дә, ке­ше­не ни­чек бар, шу­лай ка­бул ит­те. Бе­рүк ва­кыт­та олы шә­хес тә, га­ди ке­ше дә бу­ла ал­ды. Хә­ния апам – нә­се­ле­без­нең ге­нә тү­гел, бө­тен мө­сел­ман дөнь­я­сы­ның йө­рә­ген­дә йол­дыз ка­быз­ган бө­ек шә­хес. Элек Ка­зан­га еш бар­мый идек. Хә­зер ай са­ен ба­рыр­га ты­ры­шам. Ан­да Алия, Ал­су, апам­ның онык­ла­ры – алар ми­ңа үз ба­ла­ла­рым ке­бек ка­дер­ле.

Бар­ган са­ен апам­ның мәң­ге­лек йор­ты­на ба­ра­быз. Ка­бер өс­тен­дә чә­чәк­ләр­нең бет­кә­не юк. Ка­бер та­шы чи-ста. Габ­дел­хәй җиз­ни бе­лән ба­ла­лар ка­рап то­ра­лар. Ки­ек­тә­ге өй дә, бак­ча да  апам исән ва­кыт­та­гы ке­бек...

Са­ма­ра һәм Уфа­да ис­кә алу кон­церт­ла­ры бу­ла. Ан­да га­и­лә­без­нең ярат­кан җы­ры “Мәк чә­чә­ге”н баш­ка­рыр­га җы­е­нам.

Бу юлы да апа­сыз гы­на ту­ган кө­нен кар­шы­лый­быз. Ул без­нең ко­я­шы­быз, шу­ңа кү­рә бер­кай­чан сүн­ми дә, оны­тыл­мый да, ул - мәң­ге­лек.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

­

А­ның ша­яр­тып та, чын­лап та әйт­кән сүз­лә­ре ка­бул бул­ды. «Әгәр дә мин сез­дән ал­да мәң­ге­лек иле­нә кит­сәм, Ту­кай яны­на ил­тер­сез. Мин – ха­лык ке­ше­се, аң­ла­гыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният