Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәрби хезмәткә чакырылучы чаллыларның күбесе шефлыкка алынган хәрби частьләргә җибәрелә

Чаллыда 2021 елның язгы чакырылышына әзерлек 2020 елның ноябрендә башланды. Шәһәрнең хәрби комиссариатларында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны өйрәнү планы төзелде һәм расланды, чыгарылыш курс студентларын чакыру графигы расланды.

2021 ел башыннан урта махсус уку йортларыннан 1 125 студент һәм  югары уку йортларыннан 355 студент хәрби комиссариатларга профотбор үткәрү һәм гаскәрләр буенча билгеләүнү өчен чакырыла башланды. 2021 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 29 мартындагы 186 номерлы Указы нигезендә язгы чакырылыш башланды. Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 1831 кеше чакырылды.
«Безнең егетләрне шефлыкка алынган частьләргә (Президент полкы, Кара диңгез флоты, Йошкар-Ола шәһәрендә 14 нче ракета дивизиясе, Мәскәүдәге  Оборона министрлыгының 147 нче автомобиль базасы, «Яр Чаллы» хәрби ракета корабы) максатчан чакыру гадәти нормага әверелде. Ел саен безнең шәһәр делегациясе, Кара диңгез флоты командующие чакыруы буенча, Севастополь шәһәрендә Россия Хәрби-Диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чараларда катнаша, шефлыкка алынган хәрби частьләрдә була, хәрби хезмәткәрләргә бүләкләр тапшыралар. Язгы чакырылышта шефлыкка алынган хәрби частьләргә хәрби хезмәткә чакырылучыларның 60%тан артыгы озатылган. Призывка билгеләнгән 303 кеше тулы күләмдә үтәлгән», - дип хәбәр итте Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов.
Көзге чакырылышта 180 егетне шефлыкка алган частьләргә җибәрү планлаштырыла, бу шулай ук чакырылучарның 60%тан артыгын тәшкил итәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби хезмәт