Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кибетләрдә – мандарин сезоны

Ул баллы, тәмле, сусыл булсын, дисәң, сайлаганда берничә сыйфатына игътибар итегез

Мандарин авыр, тыгыз булган саен тәмлерәк. Өлгергән мандаринның кабыгы тиз әрчелә. Авыр әрчелсә, өлгермәгән дигән сүз. Ә инде кабыгының кул тиюгә үк төшәргә торуы җимешнең бозыла башлавын аңлата.
Баллы-татлы мандарин кызгылт-сары төстә була. Әчкелтеменең төсе лимонныкына охшаш – сарырак төстә. Яшел буйлар бар икән, димәк, мандарин өлгереп җитмәгән.
Әлбәттә, мандаринның тәме аның кайда үсүенә, сортына да бәйле. Иң тәмле мандарин дип Мароккода үскән “Клементин” сортлысы санала. Испания мандариннары эре, татлы, калын кабыклы, әмма кыйммәт. Төркиядән китерелгәне әчкелтем, төшләре күп.
Кытай мандариннары әчкелтем-татлы, шулай ук төшле булучан. Грузия мандариннары – юка кабыклы, зур түгел, әчкелтем була. Абхазия мандарины лимонга тартым саргылтрак төстә, әчкелтем һәм төшсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев