Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кибетләргә – штраф

Мәгълүм булганча, ЕГАИС системасына тоташу 3 меңнән күбрәк кеше яши торган торак пунктлар өчен генә мәҗбүри. Бу кечкенә авыллар әлеге контроль системасыннан азат дигән сүз. Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре халыкка игътибарлы булырга, спиртлы эчемлекләрне кибетләрдән генә сатып алырга киңәш итә. 20 апрельдән ЕГАИСка тоташтырылмаган кибетләрне штрафка тарта һәм махсус лицензияләрдән...

Мәгълүм булганча, ЕГАИС системасына тоташу 3 меңнән күбрәк кеше яши торган торак пунктлар өчен генә мәҗбүри. Бу кечкенә авыллар әлеге контроль системасыннан азат дигән сүз. Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре халыкка игътибарлы булырга, спиртлы эчемлекләрне кибетләрдән генә сатып алырга киңәш итә.

20 апрельдән ЕГАИСка тоташтырылмаган кибетләрне штрафка тарта һәм махсус лицензияләрдән мәхрүм итә башладылар. Татарстан сәүдә нокталарына андый куркыныч янамый: алар тулысынча әлеге системага тоташтырылган.

Начар сыйфатлы спиртлы эчемлекләргә каршы көрәшне көчәйтү максатыннан, агымдагы елның 1 гыйнварыннан Россиядәге һәр сәүдә ноктасы ЕГАИС системасына күпләп сатып алына торган алкоголь продукциясе турында мәгълүмат урнаштырырга тиеш булды. Россия Хөкүмәте акчалата җәзаны апрель аеннан гамәлгә кертү турында карар кабул итте. Сатып алынган исерткеч эчемлекләр турында мәгълүмат урнаштыру өчен соңгы көн 20 апрель дип билгеләнде.

Шулай итеп, хәзер ЕГАИС системасыннан файдалануга салкын караучы эшмәкәрләр штрафтан котыла алмаячак. Канунны бозучы рәсми затларга - 10-15 мең, юридик затларга 150-200 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

"Бу ЕГАИСка 20 апрельдән соң гына сатып алынган исерткеч эчемлекләр турындагы мәгълүмат урнаштырыла дигән сүз түгел. Системада 1 гыйнвар- 31 мартта сатылган барлык алкоголь продукциясе күренергә тиеш. Шул вакытта гына эшмәкәрләргә штраф янамый", - диләр алкоголь инспекциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев