Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КИЛГӘН КУНАКЛАР ДА ТӘРТИПЛЕ БУЛСЫН ИДЕ

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев киңәшмәдә катнашучыларны үткән атнада булган мөһим вакыйгалар белән таныштырды. Чаллы эшмәкәрләре белән очрашуда товар-продукция эшләп чыгару күләмен арттыру юллары билгеләнде. Мебель җитештерү фабрикасы ачу әнә шундый максатларның берсе. "Күршедәге Алабугада Европада иң куәтле агач эшкәртү комбинаты була торып, йорт җиһазлары ясамасак, гафу итмәслек хата...

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев киңәшмәдә катнашучыларны үткән атнада булган мөһим вакыйгалар белән таныштырды.

Чаллы эшмәкәрләре белән очрашуда товар-продукция эшләп чыгару күләмен арттыру юллары билгеләнде. Мебель җитештерү фабрикасы ачу әнә шундый максатларның берсе.

"Күршедәге Алабугада Европада иң куәтле агач эшкәртү комбинаты була торып, йорт җиһазлары ясамасак, гафу итмәслек хата булыр. Без кичекмәстән мебель фабрикасы ачарга тиеш", - диде Н.Мәһдиев. Аннан соң ул яңа трамвай юлының 12 декабрьдә ачылачагын хәбәр итте. Һәр тукталышта бөтен уңайлыклары булган павильоннар, белдерү такталары урнаштыру кирәклегенә аеруча зур игътибар бирелде.

Эчке эшләр идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Алексей Соколов үткән атнада 54 җинаять кылынганын, шуның 32се милеккә бәйле булуын әйтте. Тәртип бозганы өчен 691 кешегә карата беркетмә төзелгән, 479 юл һәлакәте теркәлгән. Анда ун кеше тән җәрәхәтләре алган. 19-21 ноябрьдә чит илләрдән килеп, Чаллыда яшәүче 796 кешенең закон таләпләрен үтәмәүләре ачыкланган. (Үткән елда бу сан 372 генә булган). Алар арасында Кытай, Мисыр, Вьетнам, Латвия, Азербайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан гражданнары бар.

Хакимиятнең төзелеш идарәсе башлыгы Илдар Әхмәтгәрәевка барлык төзелеш оешмаларында эшләүчеләрнең документларын тикшерү бурычы йөкләнде.

Безнең шәһәрдә 86 милләт вәкиле дустанә шартларда яши. Калганнары да тәртипле булсыннар, законнарны бозмасыннар иде.

Социаль яклау идарәсе башлыгы Галина Каширина үзенең чыгышында инвалидлар декадасында башкарыласы эшләр белән таныштырды. Дөньяда - бер миллиард, Татарстанда - 320 мең, ә Чаллыда 31 мең инвалид булуын бәян итте.

Рәисә Солтанова ял көннәрендә уза торган ярминкәләр хакында сөйләде. Көзге-кышкы көннәрдә унсигез районнан Чаллы халкына 670 млн сумлык 11.800 тонна азык-төлек, яшелчә сатылган. 20-21 декабрьдә Азатлык мәйданында каз сату ярминкәләре узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев