Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кипрда – татар моңнары

Күренекле скрипкачы Ильяс Абдуллин моннан 11 ел элек хатыны һәм кызлары белән Кипрга китеп урнашкан иде. Быел аның иҗади эшчәнлегенә 40 ел тулды. Шул уңайдан якташыбыз Кипрда кичә уздырды. Анда Чаллыдан җырчы Лилия Букеева, "Эврика" мәдәният үзәгенең элеккеге директоры Рәмүзә Хәйбуллина катнашты. Ильяс Абдуллин Төньяк Кипрның якын көнчыгыш университетында укыта,...

Күренекле скрипкачы Ильяс Абдуллин моннан 11 ел элек хатыны һәм кызлары белән Кипрга китеп урнашкан иде. Быел аның иҗади эшчәнлегенә 40 ел тулды. Шул уңайдан якташыбыз Кипрда кичә уздырды. Анда Чаллыдан җырчы Лилия Букеева, "Эврика" мәдәният үзәгенең элеккеге директоры Рәмүзә Хәйбуллина катнашты.

Ильяс Абдуллин Төньяк Кипрның якын көнчыгыш университетында укыта, дөресрәге, укучыларны консерваториягә керергә әзерли. Моннан тыш, ул "Экспромт" триосы оештырган, "Исәнмесез!" дип аталган рус телле газета белән дә хезмәттәшлек итә. Анда тарихи темаларга мәкаләләр яза. Кипрда күчемсез милек алырга теләүче Чаллы кешеләренә дә булышырга вакыт таба икән.

Скрипкачының иҗат бәйрәме көнчыгыш университетының заманча ут һәм тавыш техникасы белән җиһазландырылган конгресс залында узды. Кунаклар юбиляр белән Татарстанда, Азербайҗанда, Төркиядә узган елларын искә төшерделәр. "Үземнең 60 яшьлек гомеремнең 15 елын гына Татарстанда уздырсам да, мин талантларга бай тарихи ватаным турында Төньяк Кипрда белүләрен дә теләдем. Үзенең таланты белән халыкара кичәне бизәгәне өчен Лилия Букеевага рәхмәт", - диде ул.

Лилия Букеева кичәдә татар, төрек, француз, урыс җырларын башкарган. Аның төрек-киприотларының популяр җыры "Диллирга"ны кунаклар аеруча җылы кабул иткән. Кыскасы, шәһәрдәшебезнең һәр чыгышы алкышларга күмелгән.

Кичәдә шулай ук Төркиянең күренекле музыкантлары Александр Мекаев белән Петр Мекаев (Төркия), пианист Олег Белоцерковский, "кантри", "блюз" җырлар башкаручы Владимир Чигарев (Россия), Германиянең опера солисты Люба Беллер, "Алтын саксофон" конкурсы Гран при иясе Вугар Солтанов (Израиль), гитарачы Энвер Измайлов (Кырым) катнашты.

Кунаклар Ильяс Абдуллин бенефисына үз хисапларына барганнар. Университетның шеф редакторы моны белгәч, якташларыбызга бүләк ясаган: диңгез ярындагы отельдә өч тапкыр ашау белән бер атна ял итү мөмкинлеге, тегендә-монда бару өчен автомобиль дә биргән. Шулай итеп, шәһәрдәшләр кунакка барып, диңгез ярында ял итеп кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X