Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • «Китап» сөйли: тыңлыйбызмы?

    Татарстанда яңа ешлыкта, өр-яңа форматта, үз йөзе булган татар телендәге радио эшли башлаячак. Бу хакта узган җомгада билгеле булды. Аны 98,6 ешлыгында тыңларга мөмкин булачак һәм ул «Китап» дип аталачак.

    «Татмедиа» канаты астында ачылачак радио әлеге хокук өчен икенче тапкыр ярышты һәм «Большое Радио», «Ореноблмедиа»дан өстен чыкты.
    – Радио форматы Татарстанның танылган артистлары тарафыннан көйгә салынган әдәби әсәрләрнең аудиоязмаларын трансляцияләүне күздә тота. Радио­канал эшчәнлеге Татарстан халкының социаль, мәдәни һәм рухи-агарту сорауларына җавап бирәчәк, – диде Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов.

    Төгәлрәк әйткәндә, әлеге дулкында классик җырлар, радиоспектакльләр, классик проза һәм поэзия әсәрләрен тыңларга мөмкин булачак.
    Балалар өчен әкиятләр язу­чы, яшь драматург Сөмбел Гаффарова фикеренчә, бу бик кирәкле һәм файдалы проект.
    – Әлбәттә, мондый радио­станциянең барлыкка килүе – шәп әйбер. Моның өчен күңел шатлана, чөнки татарлар бетми, нидер эшли, алга таба бара, проектларны чынга ашыра. Миңа калса, бу радио юлда баручылар өчен бик әйбәт булачак. Чөнки музыка урынына китап тыңларга була. Балалар өчен дә, машинада «шылдый-былдый» музыка тыңлатканчы, китаплар, әкият­ләр укысалар, шәп әйбер. Әле басылып чык­маган китаплардан өзекләр, яисә реклама йөзеннән, яңа гына басылган китаплардан өзекләр укысалар, әйбәт булыр иде. Кешеләр яңа китап­ларның басылып чыгуын белеп торсыннар. Китапларга күзәтүләр ясасалар, фикер алышулар оештырсалар, мин аларда үзем дә катнашыр идем, – ди Сөмбел Гаффарова.

    Нәфис сүз остасы, эстрадада матур һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләве белән танылган Алмаз Мирзаянов та бу яңалыкны уңай кабул иткән.
    – Бу эш чынга ашса, бик әйбәт булыр иде. Гас­трольләрдән бушаган арада үзем дә эшләргә барыр идем, – ди Алмаз.

    Җырчы, шулай ук шигърияткә гашыйк Айгөл Бариева фикеренчә, мондый проект бик уңышлы булачак. «Үзем дә анда бик рәхәтләнеп әсәрләр укыр идем», – ди Айгөл ханым.

    «Азатлык» радиосының Казан бүлегенең элеккеге җитәкчесе журналист Римзил Вәлиев, бу радио татар телле башка радиолардан аерылып торырга тиеш, дип саный.

    – Соңгы дистә елда татар радиолары өчен ешлык­лар бөтенләй бирелмәде. Бу проектка фатиха бирү – татар телен, милли телләрне кыерсытырга ярамый дигән аргументтыр. Республика да ныг­рак тырышкандыр, әзерлек эшләре дә ныграк булгандыр. Эфирда һәм тормышта тел балансы якын да килми. Тагын бер шундый радио булу телнең мөмкинлекләрен, милли контентны үстерә. Татар телле радиолар, билгеле инде, көндәшлекне яратмас. Әмма мондый көндәшлек профессиональ якны үстерә. Татар радиоларында мәгълүмат юк, ул патефон гына. Татарда радиолар аз, аларны шартлы рәвештә генә радио дип атап була. «Тәртип» радиосының төп өлеше бу концепциягә «кереп чумарга» тиеш. Икенчедән, өлкән буын радио­ны бик сирәк тыңлый. Гыйльмилек булырга тиеш. Мәсәлән, кешеләр Галимҗан Ибраһимовны да, Такташны да, Габдулла Тукайны да укымый хәтта. Бу чын милли радио булырга тиеш.

     

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/kitap-syli-tylyybyzmy

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: