Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Китапханәче Альбина Бәширова: Китапларда миллилеккә басым ясарга кирәкми

Альбина Бәширова фикеренчә, китапларның миллилеге татар телендә язылуында, татар мохитен тасвирлавында чагылыш таба

Китапларда миллилеккә басым ясарга кирәк түгел, андый әсәрләрне укымыйлар. Апас районы Карамасар авылы китапханәчесе Альбина Бәширова шундый фикердә. Бу турыда ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюда сөйләде.

«Китапларда миллилек ярылып ятса, укымыйлар. Хәтта балалар китапларында да миллилек, милләтчелек темалары азрак булган саен, ул укучыга күпкә аңлаешлырак һәм кызыклырак», — диде ул.

Альбина Бәширова фикеренчә, китапларның миллилеге татар телендә язылуында, татар мохитен тасвирлавында чагылыш таба. 

«Әсәрдә авыл, татар тормышы турында язылса, ул шуның белән милли була. Тагын нәрсәләрдер өстәргә кирәк түгел», — диде китапханәче. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев