Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кияү-балакаем (Елмаеп-көлеп алыйк)

Сания апаның төпчек кызы Гөлназ унынчы класста укып йөри.

Яше кырыкка җиткәндә тапты ул аны. Шуңадырмы, бигрәкләр дә иркәләп үстерде инде. Армия хезмәтеннән яңа гына кайткан Шакир малае Рөстәмнең Гөлназы артыннан йөрүен ишеткәч, бөтенләй йокысы качты. Исенә танавын лыш-лыш тартып, бер булса да озатырга тырышып йөргән Шакир килеп төште. Җене котыра иде инде шуны күрсә. Җитмәсә, малае озата имеш... Әйтеп тә карады Сания апа, әрләп тә алды. Нинди генә вәгазьләр укымады, ә Гөлназ, җиңел генә итеп: “Ә, без болай гына,” – ди дә куя. Санияга бик таныш ул сүзләр. Аның да яшь чаклары әле кичә генә булган кебек. Шул “болай гынадан” башлана да инде барсы да. Кич җиттеме кызыкай киенеп-ясанып клубка ашыга, ә Санияның җаны уч төбендә.
“Тукта әле! Күрмәгәнен күрсәтим әле мин бу малайга!” –дип, Сания апа бу хәлләргә нокта куярга ниятләде. Ире Газим да күрше авылга олы кызларына утын әзерләшергә киткән чак. Гөлназның чыгып китүе булды, гөлбәчтәге озын кисәү агачын алып чыгып өй алдындагы ишек почмагына сөяп куйды. 
“Бүгенге кич елга сузылгандай булды инде,” – дип уйлана-уйлана, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, урам якны күзәтә торгач, тәмам арыды Сания апа. Чәйнүген чожлаткандай булды, эчәрдән дә түгел, эч пошканнанмы, чәй эчкәндәй итте. Тагын пәрдәне чак кына ачып урамга күз салды.
Капка төбендә торалар. “Хәзер барсын да әйтәм! Йөрмәсен яшь баланың башын әйләндереп!” – диде дә, кисәү агачын эләктереп, ялт итеп баскыч төбенә килеп тә чыкты. Ишек тавышын ишетеп, Гөлназ атылып өйгә кереп югалды. Рөстәм кая киткәндер.
Менә шул минутта башланды да инде тамаша... Баскыч төбендә генә яткан бозауны күрмәде шул Сания апа. Рөстәмне куып җитәм дип, зур гына адым атлаган иде, шул арада бозау сикереп торды.
Ә апакай җаным бозау өстендә җилдергәнен берничә минуттан гына аңлады ахрысы. Сул кулы белән малкайның муеныннан кысып кочаклаган, ә уң кулындагы кисәү агачын, нишләптер, тартып та алмаслык көч белән чытырдатып кыскан иде. 
Тәрәзәдән, кинәт кенә спектакльгә әйләнгән хәлне күзәтеп торган Гөлназ еларга да, көләргә дә белми, йөгереп ишек алдына чыкты. Бу минутта, киноларда гына күрсәтә торган ат өстендәге сөңге тоткан сугышчы кебек, Сания апакай ишек алдын бер әйләнгән иде инде. Башыннан, яшен тизлегендә бер-бер артлы үткән уйларны санасаң, исең китер: “Эх, иренмичә генә утарга япкан булсам икән бу бозауны! Ну, төшсәм, кирәген бирәм бит инде бу Рөстәмнең! Күрше-күлән карап тормасын тагы. Сөйләп күзеңне ачырмаслар! Ничек кенә төшәргә соң бу хайван өстеннән?” Тагын әллә ниләр, әллә ниләр...
Нишләргә белмәгән Гөлназ, аптырагач: “Рөстәм! Рөстәм!” – дип кычкыра башлады. Шау-шуны ишеткәч, Рөстәм дә кире борылып килгән иде. Нәкъ капка ачкан вакытка туры килде бу сәяхәтнең икенче өлеше. Ярый әле, башы җитеп, кисәү агачын ташлаган булган апакай.
Бәрелеп дигәндәй үтеп киткән бозау күздән югалды. Ә Сания апа, кочагын җәеп килеп кергән Рөстәмнең әзмәвернекедәй көчле кулларында иде инде. Буынсыз, хәлсез, сүзсез калган Сания апаны Рөстәм күтәреп өйгә алып кереп диванга салды. Ушын-зиһенен яңа җыеп өлгергән Гөлназ әнисенә тамчылап йөрәк даруы салып эчерде, аннары чәй әзерләде. Ул арада Рөстәм дә тик тормады, чын күңеленнән гафу үтенде.
“Бик тә әйбәт егет икән ләбаса, нинди матур итеп сөйләшә, сөйкемле генә күренә,” – дип уйлана-уйлана, Сания апа чәен чөмерде.
Калганын сөйләп тормыйм. Бик тә күңелле тәмамланды бу хәлнең азагы. Сания апа белән Газим абый Гөлназ белән Рөстәмгә гөрләтеп туй үткәрделәр. “Кияү-балакаем,” – дип кенә тора хәзер Сания апаң Шакир малае Рөстәмгә.

Лилия Кашапова-Искужина. Туймазы районы, Серафим авылы.

 

http://omet-rb.ru/satira-m-yumor/71-kiya-balakaem

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев