Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әкияткә ышаныйк!

18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне.

 

Кыш бабайга ышанасызмы? Ә менә мин бәләкәй чакта Кыш бабайга шул кадәр ышана идем, хәтта аның кем икәнен дә белә идем! Чынлап. Менә миңа өч яшь тә тулмаган, бәйрәмгә җыр әзерлибез әткәй белән. Чыгып басып җырлый башласам, ни күрим: Кыш бабай әткәй икән. Әһә, мин әйтәм, менә ни өчен эштән кайткан саен миңа кәнфит ташыган икән, хәзер белдем. Чөнки ул Кыш бабай бул­ган...
Үскәчрәк кенә төшендем, баксаң, ул ел саен Кыш бабай булып киенеп, клубтагы бәй-рәмне бизәгән. Хәзер инде Яңа ел бизәге булган Кыш бабайга үзем ышанмасам да, туганнарыма, ул бар, димен. Аларга Кыш бабай турында төрле кызыклар сөйлим. Мәсәлән:
“Һәркемнеке кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән. Тылсымлы бабаебыз аны 18 ноябрьдә билгеләп үтә. Һәм бу очраклы түгел, чөнки нәкъ шушы көннәрдә кышкы суыклар хакимлек итәргә тотына. Менә бездә дә кар төшми ята, Кыш бабайның туган көнен бергәләп көтсәк, кар да явар әле. Ә туган көне 2005 елдан бирле бәйрәм ителә.
Кыш бабай Русиянең Вологда өлкәсе Великий Устюг шәһәрендә үзенең зур биләмә-ләрендә оныгы — Кар кызы белән яши. Ул салкын ярата, карлар яудыра, елгаларны бозга катыра. Кыш бабай кызыл тун кигән, кулына таяк тоткан, Яңа ел алдыннан балаларга бүләкләр өләшүче ак сакаллы ягымлы карт.
Туган көне белән котлап, аның янына Финляндиядән Санта-Клаус, Якутиядән Чисхан, Карелиядән Паккайне, Чехиядән Микулаш, Костромадан Кар кызы килә. Туган көн хөрмәтенә беренче Яңа ел чыршысының утлары кабына.
Яраткан Кыш бабаебызга ничә яшьтер, белүче юк! 2000 елдан артык гомер иткәне генә ачык.
Сүз уңаенда, Кар кызының туган көне — 4 апрель. Бәйрәм 2009 елдан бирле билгеләп үтелә. Кар кызы Костромада туган дип санала. Ел саен яз башында анда Великий Устюгтагыдан да ким бәйрәм оештырмыйлар. Икенче танылган Яңа ел тылсымчысы Санта-Клаус 6 декабрьдә туган көнен билгеләп үтә”.
Менә бит, тылсым ияләренең дә туган көне бар икән ләбаса! Аларны да хәтердә тотыйк һәм котларга онытмыйк!

 

 

https://kiziltan.ru/calendar/15825-kiyatk-yshanyyk.html

Энҗе ИБРАҺИМОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев