Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әкиятләр күп кенә психологик проблемаларны хәл итәргә булыша

Бүгенге дөньяда – мәгълүмәт технологияләре үсеш алган заманда – баланы китапка җәлеп итү шактый катлаулыга әверелә бара. Ни кызганыч, бүген гаиләләрдә нәфис әдәбият, китап укыган ата-аналар еш очрамый. Ә бит китап белән аралашу мәдәнияте гаиләдә башлана.

Психологлар китапка кызыксынуны бала чактан башларга кирәк, ди. Алар сабый туганчы ук аңа китап укырга киңәш итә. Чөнки ана карынындагы сабый 7-8нче айларда әтисенең һәм әнисенең тавышын, сөйләшү ритмын һәм интонациясен кабул итәргә сәләтле. Ә тугач ул, таныш шигырь яки сөйләмне ишетеп, һичшиксез, үзенчә җавап бирәчәк.

Китап – ул үзенә күрә бер ярдәмче дә әле. Әйтик, әкиятләр күп кенә психологик проблемаларны хәл итәргә булыша, яхшыны – начардан, хакны ялганнан аерырга өйрәтә. Китап кайгырырга, шатланырга, хисләрне аңларга булыша. Ә өлкәннәрнең бурычы – сабый күңелендә әлеге кыйммәтле сәләтне уяту, тәрбияләү һәм ныгыту. Әгәр өйдә китаплар булса һәм бала үз янындагы өлкәннәрнең даими укуын күрсә, димәк, ул да китапка тартылачак. Әгәр гаиләдә мондый традиция юк икән, моны башларга һичкайчан соң түгел. 

Психологлар иң гади ысулдан башларга киңәш итә: балага йоклар алдыннан көн дә китап укырга кирәк. Аны эмоция белән, сәнгатьле итеп, хисләрне белдереп эшләү зарур. 

Иң мөһиме – баланың ихтыярына каршы бармау. Китап уку 5-10 минуттан алып 20-30 минутка кадәр дәвам итәргә мөмкин. Чөнки һәр бала – үзгә: кемдер сәгать буена әкият тыңлый ала, кемдер 5 минуттан артыкка чыдамый. Шулай икән, бала 5 минутка гына булса да китап дөньясына чумсын, ә аннары уенчыклары белән уйнасын. Ә аны көч белән бер сәгать буена тыңлатырга тырышуның файдасы булмаячак. 

Өйдә яхшы китапханә туплау да уңай нәтиҗәләр бирәчәк. Моны бала белән берлектә эшләргә кирәк. Китап кибетенә бару кечкенәләр өчен көтеп алынган күңелле вакыйгага әверелсен. 

Сүз соңында бер киңәш: әгәр сез йокы бозылу белән җәфаланасыз икән, төнгә карый проза түгел, ә шигырьләр укырга тырышыгыз. Галимнәрнең тикшерү нәтиҗәләре күрсәтүенчә, шигырь һәм чәчмә әсәр энергетикалары белән аерыла. Шигырьләр кеше организмы ритмына якынрак һәм тынычланырга ярдәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев