Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • “Көлеп” торсын Йортыбыз...

    Соңгы елларда республикада торак төзелеше киң колач белән алып барылса да, яңа квадрат метрлар гына халыкның демография үсеше белән бәйле ихтыяҗын канәгатьләндереп өлгерә алмый. Шуңа күрә иске торак фондын төзекләндерү хөкүмәт дәрәҗәсендәге иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Быел Чаллыда 141 күп фатирлы йортны капиталь яңарту планлаштырыла һәм бу максатка...

    Соңгы елларда республикада торак төзелеше киң колач белән алып барылса да, яңа квадрат метрлар гына халыкның демография үсеше белән бәйле ихтыяҗын канәгатьләндереп өлгерә алмый. Шуңа күрә иске торак фондын төзекләндерү хөкүмәт дәрәҗәсендәге иң мөһим бурычларның берсе булып кала. Быел Чаллыда 141 күп фатирлы йортны капиталь яңарту планлаштырыла һәм бу максатка республика бюджетыннан 1 млрд 231 млн сум бүлеп бирелде. Әлеге акчалар программага кергән һәр торакны югары сыйфат белән төзекләндерергә җитәрме? Гомумән, капиталь ремонт кысаларында нинди эшләр башкарылырга тиеш? Шәһәрдәшләрне, нигездә, әнә шул сораулар кызыксындыра.

    Халыкның борчылуын аңларга була. Моннан 30-40 ел элек төзелгән йортларда яшәүчеләр капиталь төзекләндерүне дүрт күз белән көтеп ала. Аның тышкы фасадны яңарту, түбәне, подъездны төзекләндерүдән тыш, фатир эченнән үтә торган салкын, кайнар су, канализация торбаларын, җылылык системасын да яңартасы килә. Тик, ни кызганыч, хөкүмәт акчасы еш кына нәкъ менә шул фатир эченнән үтә торганына җитми кала. Акчалы булганнар өчен бу проблема түгел: үз исәбенә тегесен дә, бусын да алмаштыралар. Һәм, кагыйдә буларак, кирәкле торбаларны аларга шул ук ремонтчылар яки сантехниклар тәкъдим итә! Ә очын-очка көчкә ялгап яшәгән пенсионер каян алсын соң ул акчаны? Узган еллардагы капиталь төзекләндерүдән күңелләре кителеп калган өлкәннәр шул хакта шалтыраталар безгә.

    - Безнең ГЭС бистәсе, Казан проспекты урамында урнашкан 16нчы йорт "Жилкомсервис" идарә итү компаниясенә карый. 2012 елда, ниһаять, төрле инстанцияләргә хат язганнан соң, капиталь төзекләндерү программасына кердек. 1971 елда салынган йортта 43 ел яшибез бит, ниһаять, яхшылап төзекләндерерләр, дип өметләндек. Тик без теләгәнчә булмады ул капиталь ремонт. Дөрес, түбә һәм подъездларны төзекләндерү, буяуга дәгъвабыз юк. Тәрәзәләрне дә ап-ак пластикка алыштырдылар. Подъезд ишеген, тамбурны да яңарттылар. Ләкин ни канализация стоягы, ни кайнар су торбалары яңартылмады. Ә бит ремонт башланганчы мин компания җитәкчесе иптәш Новиков янына кердем. Барысын да төзекләндерербез дип вәгъдә бирде. Ремонт үткәч, яңадан бардым. "Акча җитмәде, подвалдагы автоматлаштырылган җылылык системасын урнаштыруга бик күп акча тотылды", диде. Ә бит канализация торбалары йортка 40 ел тулгач ук яңартылырга тиеш. Ведомство-төзекләндерү нормасы буенча да шулай. Торак компаниясенә шәхсән үзем барып, шикаять язганнан соң гына (үзебезнең акчага), подъезддагы мин яшәгән стоякның канализация торбаларын алмаштырдылар. Ә хат язмаган, зарланмаган кешеләрнеке, ягъни калган 7 подъездныкы шул килеш калды. Үземнең фатирдагы кайнар су торбасы шул кыш дәвамында гына ничә тапкыр тишелде. Сантехник килә дә "хомут" куеп ямап китә. 4 мәртәбә килеп, ямар урын калмагач кына яңага алыштырдылар. Ә бит торбадан гөжләп килгән кайнар суның нинди зур куркыныч чыганагы икәнен барыбыз да яхшы белә. Әле кайчан гына Яңа шәһәрдәге йортларның берсендә бәдрәфтәге кайнар су торбасы шартлап, кеше гомере өзелде. Торбаны яңарту өчен нигә аның челтәрләнеп черегәнен көтәргә?! Иманым камил, акчаны өстән бүлеп җибәргәндә, һәр йортны, һәр подъездны югары сыйфат белән төзекләндерүгә җитәрлек итеп җибәрәләр... - дип ихлас борчылуын җиткерде пенсионер укытучы Т.Таһирова (исемнәр үзгәртелде).

    Аның сүзләренә шушы ук идарә итү компаниясенә караган 10-54/1 йортында яшәүче Ә.Гарипова кушыла:

    - Безнең йортны да 2012 елда төзекләндерделәр. Ләкин ремонтчыларга үпкәбез күп калды. Канализация һәм җылылык торбаларын алыштырудан тыш, башка бернәрсә дә эшләмәделәр дисәм, ялган булмас. Подъезд түшәмендәге акшарлар тәмам коелып, стеналардагы буяулар кубып беткән иде, шул хәлендә калды. Дөрес, тәрәзәләрне пластикка алыштырдылар, ләкин косякларын да җиренә җиткереп куеп бетермәделәр. Кыш буе җил ыжгырып утырды. Искереп, зур-зур ярыклар хасил булган чүп салу торбаларын да (анысы да гомумйорт җиһазына керә бит) төзекләндермәделәр. Кызу җәй көннәрендә аннан килгән искә түзеп булмый. Иң аянычы, 1977 елдан бирле утырган радиаторларны шулардан да искерәк, хәтта черү дәрәҗәсенә җиткәннәренә алыштырып куйдылар. Кагылмаган булсалар, яхшырак булыр иде. Кыш буе әле бер, әле икенче каттагысы тишелеп, кайнар су агып җәфалады. Ничә мәртәбә килеп ямадылар! Тик бер атна үтми, тагын икенче җирдән ага башлый. Беренче, икенче катларның идәнендә зәмһәрир салкыннарда да су кибеп тормады. Менә шулай "шәп" итеп ремонтладылар 5нче подъездны. Без язган шикаятьләр инде идарә итү компаниясендә дә, торак инвестициясендә дә бер кочак җыелгандыр. Дөрес, соңгы шикаятебезгә җавап бик тиз килде: 2015 елга калды сезнең ремонт, шул чакта радиаторлар да алмаштырылыр, дип яздылар. Тагын бер кышны кайнар пар, дым саркыган подъезд белән чыгарбыз микәнни?

    Чыннан да, капиталь ремонт бит ул искергән йортның бөтен проблемалы якларын хәл итү, төрле яклап яңартуны, югары сыйфат белән төзекләндерүне күздә тота. Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерү 12 пунктка нигезләнеп алып барыла. Беренчесендә әйтелгәнчә, гомумйорт электр җиһазлары, җылылык, газ, су системалары төзекләндерелергә, файдалану срогы чыкканнары яңага алмаштырылырга тиеш. Ә 8нче пункт таләпләре йортның фундаментын, фасадларны, түбәне, подъездларны ремонтлауны, шул исәптән, файдалану срогы чыккан подъезд радиаторларын яңага алмаштыруны күздә тота. Димәк, Әнисә ханым хаклы булып чыга.

    Программа - дәүләтнеке, акчасы - халыкныкы

    Күп низаглар белән бәйле проблемага ачыклык кертү йөзеннән, "Жилкомсервис" идарә итү компаниясенең капиталь төзекләндерү буенча урынбасары Юлия Семеновна Якобсонга мөрәҗәгать иттек.

    - Безнең "Жилкомсервис" идарә итү компаниясе шәһәрдәге иң зур торак фондына - ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка бистәләрендәге 395 йортка хезмәт күрсәтә. Аларның 80 процентын 1971-72 елларда төзелгән йортлар тәшкил итә. Шуңа күрә ремонтка китә торган чыгымнар да бермә-бер күбрәк. Әйтик, 8 подъездлы шундый бер йортны капиталь төзекләндерер өчен кимендә 10 млн сум кирәк, ә чынлыкта, барлык суммаларны бүлгәннән соң, 6 миллионнан да артмый. Шуңа күрә эшләнеп җитмәгән урыннар шактый кала. Халыкның канәгатьсезлеген дә аңларга була. Ләкин аварияле ситуацияләрдә без бер кешегә дә ярдәм күрсәтми калганыбыз юк. Капиталь ремонт программасы кысаларында 2003 елдан бирле күп эш башкарылды. Барлык йортларның фасадларын яңарттык, түбәләрен төзекләндердек. ГЭС бистәсенең йөзе күзгә күренеп үзгәрде. Җимерек балконнарны пластик белән тышладык. Казан проспекты, 16 нчы йортка килгәндә, канализация системасы тулаем 2018 елда алыштырылачак. Аварияле ситуация белән бәйле берничә стоякны яңарттык. 10/54-1 йортындагы радиаторлар белән бәйле ситуацияне тикшерербез, - дип вәгъдә бирде баш белгеч. - Узган еллардагы хәлне искә алып, быелгы планга кергән 34 йортны комплекслы төзекләндерергә җыенабыз. Ягъни ике-өч йортны өлешчә ремонтлаганчы, һәр йортның эшен тулысынча төгәлләп барырга ниятебез. Чагыштырмача соңрак төзелгән йортлардан тыш, ремонтка кергән фондның 80 процентында канализация торбалары алыштырылачак. Быел капиталь төзекләндерүгә төрле бюджетлардан 176 млн сум бүленә, шул исәптән, 6 млн сум - Россия бюджетыннан, 42 млн - республика казнасыннан, 38 млн сум шәһәр бюджетыннан. Ә менә 100 млн сумны, һәр кв. метрдан 5әр сум исәбеннән, халыктан җыячакбыз. Бусы, әлбәттә, иң зур борчу һәм канәгатьсезлек тудыра торган проблема. Шуңа да карамастан, бүгенге көндә барлык йортларда да ремонт эшләре башланды.

    Саннар азрак,
    әмма сыйфаты яхшырак

    "Электротехниклар" идарә итү компаниясе берничә ел инде комплекслы төзекләндерү схемасын уңышлы кулланып килә. Дөрес, төзекләндерелгән йортлар саны азрак, аның каравы, сыйфаты бермә-бер яхшы. Бу хакта әлеге идарә итү компаниясенең җитештерү-техник бүлеге башлыгы Ирина Алексеевна Трифонованың фикерен тыңлыйк.

    - Ремонтны комплекслы алып бару - безнең эш принцибы. Әйтик, 7/26 йорында канализация торбалары әле сафтан чыкмаган, ләкин бөтен инженерлык системаларын берьюлы яңартырга булдык. Капиталь төзекләндерү узганнан соң, ике ел үткәч, кабаттан шушы йортка әйләнеп кайтмас өчен эшлибез моны. Халык та канәгать, башкарылган эшкә бер шикаять тә булмады. Узган ел 20 йорт шушы ысул белән төзекләндерелде. Дөрес, бар очракта да нормада каралган файдалану срогы белән чынлыкта системаларның кулланылыштан чыгуы тәңгәл килми. Мәсәлән, 25 ел элек төзелгән 8 подъездлы 62/13 йортында бөтен системаларны, шул исәптән, канализация торбаларын да алыштырырга кирәк булачак. Төрле тайпылышлар белән төзелгәнгәме, арзанлы материал кулланылгангамы - инженерлык системалары тулаем сафтан чыккан. Бер подъездны төзекләндерү генә 1 млн 850 мең сумга төшәчәк. Бу нисбәттән, Ирина Алексеевна төп бюджетлардан кергән акчаларның елдан-ел кими баруына борчылуын белдерде. Быелгы ремонт, мәсәлән, 157 млн 572 мең сумга төшәчәк, ә Россия Федерациясе өлеше нибары 5 млн 699 мең сум тәшкил итә. Капиталь төзекләндерү чыгымнарының иң зур өлеше, әлбәттә, халыктан җыелган акчалар исәбенә капланачак. Быел әлеге сумма 80 миллионнан да ким булмаска тиеш. Чагыштыру өчен, 2008 елда Россия бюджетыннан 50 процент, халыктан 5 процент җыела иде. Кызганычка каршы, бүген урыннар алмашынды, - ди ул, ихлас борчылуын яшермичә. - Безнең компания бүген 125 торак йортка хезмәт күрсәтә. Шуларның 24е агымдагы ел капиталь ремонт программасына кертелде. Эшләрнең сыйфатына килгәндә, генераль подрядчы "СервисРемСтрой" ҖЧҖ белән 2010 елдан бирле эшлибез. Бик намуслы егетләр, җиренә җиткереп эшлиләр. Бу юлы да финанслар күчкәнне көтеп тормадылар. Үз акчалары исәбенә ремонтны башлап җибәрделәр. Бүген 6/07 йортында фасадны төзекләндерәләр, - диде баш белгеч.

    "Мәхәллә" идарә итү компаниясе 107 йортка хезмәт күрсәтә. Биредә дә өстән акча килгәнне көтеп тормаганнар. Оешманың производство-техник бүлеге башлыгы Анна Юрьевна Филиппова белән капиталь төзекләндерүнең барышы турында сөйләшәбез.

    - Агымдагы ел программасына кергән 22 йортның 20сендә эш бара, 4есендә инде төгәлләп киләбез. Быелгы заказчыбыз - ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фонды ремонтны бердәй система буенча оештыра. Төзүчеләр эшне тиз тоталар, сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел. Ә менә капиталь төзекләндерүгә бүленә торган суммалар җитәрлек түгел. Россия бюджеты үз өлешен елдан-ел кыса. Быел, мәсәлән, безнең компаниягә нибары 5 млн 239 мең сум бүленә. Төрле бюджетлардан җыелган 144 млн 871 мең сум эчендә бу бит тамчыга тиң. 60 процентка якын акча (73 млн 596 мең сум) халыктан җыела. Тора-бара бөтенләй халык җилкәсенә күчүе дә ихтимал, - диде ул, фикерен җөпләп.

    Ә нәрсәгә шулай гаҗәпләнәбез? Үзебез яшәгән фатирларны шәхси милеккә күчереп бетердек бит инде.

    Региональ оператор
    эшнең сыйфатын
    яхшыртырмы?

    Ремонтның сыйфатын таләп итәргә тулы хокукы бар һәр фатир хуҗасының. Чөнки ул аның күпчелек өлешен үзе түли! Хәер, быелгы ремонтның югары сыйфат белән башкарылачагын гарантияләүче фактор буларак, идарә итү компанияләре капиталь төзекләндерү фондын формалаштыруның яңа ысулын тәкъдим итә. Региональ оператор дип исемләнгән әлеге ысул нидән гыйбарәт соң?

    Күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерүне бер тәртипкә салу максатында, 2010 елдан Татарстан капиталь төзекләндерүнең яңа системасын эшләргә алынды. ТР инвестиция-төзекләндерү идарәсе гражданнардан җыелган акчаларны махсус фондка, ягъни ТР торак-коммуналь хуҗалыгы фондына туплый башлады.

    - Әле бу өлкәдә мондый үзәкләштерелгән юнәлешнең булганы юк иде. Моңа кадәр теге яки бу йорт буенча күпме акча җыелганын - сезгә фатир түләүләрен исәпләүче идарә итү компанияләреннән һәм шәһәр башкарма комитетыннан кызыксынырга була. Ә инде соңгы ике елда җыелган суммалар турында ТР ТКХ фонды хисап тота, - ди ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының ТКХ программаларын формалаштыру һәм реализацияләү бүлеге башлыгы Илнар Җиһаншин.

    Капиталь төзекләндерү фондын формалаштыруның әлеге формасын, ягъни региональ операторны сайлауның өстенлеген ассызыклап, башкарыла торган эшләргә контрольнең катгыйрак булачагын фаразлый баш белгеч. Намуссыз подрядчылар булмавын да, ремонт эшләренең үз вакытында, югары сыйфат белән башкарылуын да заказчы буларак, региональ оператор үзе контрольдә тотачак. Хәер, иң таләпчән тикшерүче ремонт башкарыла торган йортларда яшәүчеләр үзләре булачак, ди ул.

    Ләкин, региональ операторны сайлаган күп фатирлы йорт милекчесе шуны да истән чыгармаска тиеш. Региональ программада каралганча, бер йорттан җыелган акчалар икенчесендә бара торган ремонтка тотылырга мөмкин. Әлбәттә, әлеге акчаларны кайтарып алу шарты белән. Ягъни сезнең йорт быелгы капиталь төзекләндерү программасына кермәгән икән, сездән җыелган акчалар үз акчалары җитеп бетмәгән башка йортны ремонтлауга тотылачак. Шушы ук схема буенча, сезнең йортка чират җиткәндә, җитеп бетмәгән суммаларга башка йортта яшәүчеләр җыйган акчалар өстәләчәк. Ягъни ремонт программасында каралган бер генә чара да ярты юлда калмаячак. Акча җитмәгән очракта, программаны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп тормышка ашыруга дәүләт һәм муниципаль берәмлекләр ярдәмгә киләчәк, дип ышандыра белгечләр. Кем белә, бәлки, чыннан да, яңа система үзен аклар.

    Капиталь төзекләндерү фонды нинди генә формада тупланса да, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үзләренең милек хуҗалары икәнлекләрен онытмасыннар иде. Ягъни һәркайсының хокуклары булган кебек, бурычлары да бар. Әйтик, РФ Торак кодексы нигезендә, теләсә кайсы фатир хуҗасының тәкъдиме буенча җыелыш җыярга һәм халыкны кызыксындырган проблемаларны уртага салып сөйләшергә. Ә бит йорт буенча җаваплылар белән бер сүздә, бер теләктә булып яшәгән йортларда ремонты да вакытында югары сыйфат белән башкарыла. Шул ук вакытта кайбер йортларда башлап йөрүчеләрне фатирларына да кертергә теләмәүчеләр җитәрлек. Җаваплылык бердәй булганда гына уртак эшнең нәтиҗәсе дә яхшы булуын онытмаска иде.

    17 апрель көнне Чаллыдагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр капиталь төзекләндерү фондын формалаштыру ысулларын билгеләп тавыш бирделәр. Җитәкчеләр әйтүенчә, халыкның күпчелеге региональ операторны сайлаган.Яңа ысулның ни дәрәҗәдә уңышлы икәнен тормыш үзе күрсәтер. Иң мөһиме, Чаллыда капиталь төзекләндерү программасының быелгы этабы башланды.

    Рәзинә Насыйбуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: