Кояш кына түгел, үләннәр дә пешерә
Күзгә эләксә, бөтенләй сукыр калуың ихтимал.
Җәй быел иртә килде. Әмма җылы кояшы белән сөендерергә генә ашыкмады. Шулай да синоптиклар июль эссе булачак дип ышандыра. Күпләр өчен сөенечле хәбәр бу. Халык җылылыкны сагынган, әз генә кояш чыктымы, су буена ашыга. Шушы соңгы ике көндә Чулман елгасы яр буе кызынучылар һәм коенучылар белән шыгрым тулы иде. Диңгездән бер дә ким түгел. Балалар да су керә, шунда ук этләре дә уйный-уйный чума. Кемгә – ял, кемгә баш бәласе. Табиблар хәзер үк кисәтүләр ясый башлады. Нәкъ җәйге сезонда тән пешүләре белән мөрәҗәгать итүчеләр арта. Кояштан гына түгел, суүсемнәреннән дә зыян күрүчеләр бар, ди Чаллының дерматовенерологы Лола Саид-Уэлина.
Кояш – онкологик авыруларга сәбәпче
Кояшның иң зур файдасы Д витаминында. Ул матдәләр алмашын яхшырта, организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыра. Депрессиядән котылырга ярдәм итә, кәефне күтәрә. Әмма чамасын белеп кызынмасаң, организмга тискәре йогынты ясый.
«Кояш нурлары тәндәге күзәнәкләрне пешерә һәм алар суламый башлый. Тире җыерчыклана. Моны өлкән яшьтәге хатын-кызлар яхшы аңлый. Иртә картаерга теләмәүчеләр кояштан сакланып йөри», – ди табиб Лола Саид-Уэлина.
Кан басымы күтәрелү, кан куеру, йөрәк-кан тамырлары спазмнары – болар барысы да кояш астында озак йөрүдән килеп чыга. Әмма иң куркынычы – тире яман шеше. Бүген әлеге диагнозны табиблар һәр өченче кешегә куя. «Көн аралаш тире яман чире ачыклыйбыз. Ул нәкъ кояш пешергән урында барлыкка килә. Ике атна эчендә өч пациентта яман шеш ачыкладым. Бөтенесе дә өлкән яшьтәгеләр. Тәннәрен кояш нурларыннан сакламыйлар, озак кызыналар, чамасын белмиләр. Аеруча яшьләр мавыга. Һәркайсының «шоколад» тәнле буласы килә», – ди табиб.
Белгечләр көндезге 11дән кичке 4кә кадәр кызынырга киңәш итми. Нәкъ бу вакытта кояш нурларының иң актив чагы. Ак тәнле кешеләр үзләре дә сизмәстән пешәргә мөмкин. Шуңа күрә кояшка каршы махсус кремнар кулланырга кирәк. «18 яшенә кадәр бер тапкыр пешкән кеше нәтиҗәсен 50 яшендә күрергә мөмкин. Ул кайчан пешкәнен исенә дә төшермәячәк. Авыру тиз генә килеп чыкмый. Тора-бара барлыкка килә», – ди Лола Саид-Уэлина.
Табиб тәндәге һәр ярага игътибарлы булырга чакыра. Әгәр дә ул озак вакыт төзәлми, төсен үзгәртә икән, кичектермичә дерматовенерологка күренергә кирәк.
«Дерматоскоп белән карыйм. Ул яраның тирәнлеген күрергә мөмкинлек бирә. Тәҗрибәм зур, шуңа күрә тиз ачыклыйм. Шигем булса, онкологка җибәрәм», – ди Лола Әнвәровна.
Суүсемлекләр дә пешерә
Быел Чаллыда дүрт пляжда гына коену рөхсәт ителде. Исемлектә «SunDale» шәхси пляжы янындагы яр буе, «Добрый ветер» вейк-паркы яны, ГЭС бистәсендәге «Су анасы» һәм «Лесная сказка» ял итү базасы пляжлары бар. Калган сигез яр буе кара исемлектә. Аларда су коену катгый тыела. Хәтта инспекторлар тикшерү белән дә чыга. Күпләр белеп бетерми, әллә юри тыңламый – барыбер ял итәләр. Первомайка торак пункты, Мәләкәс елгасында яр буйларыннан ел да халык өзелми.
«Узган ел пычрак елгада коенып, суүсемнәрдән зыян күреп килүчеләр күп булды. Суүсемнәр пешергән. Ышанырлык түгел, әйеме? Чынлыкта шулай. Берзаман бер ир-атны кабул иттем. Тәне кызыл сызыклар белән капланган. Суүсемнәр шулай пешерә. «Мәләкәс елгасында коендым», – ди. Аннан соң, сөлекләрдән дә зыян күреп килүчеләр булды. Пычрак сулыкларда алар бик күп. Аларны дәвалануда кулланыла торган сөлекләр белән бутарга ярамый. Болары – кыргый, инфекция таратучы. Шуны аңларга кирәк: Кама елгасы диңгез түгел – пычрак. Анда нинди генә инфекция юк! Шул суны йотсаң, әллә нинди авырулар килеп чыгарга мөмкин», – ди Лола Саид-Уэлина.
Суүсемнәр тәнне пешерүдән тыш, үзенә бактерияләр дә җыя. Суга яралы килеш керсәң, канга китүе бар.
Балтырган үләненә тотынмагыз!
Дерматовенеролог аеруча балтырган (борщевик) үләненә тукталды. Озынга үсә торган әлеге ак чәчәкле үлән сәламәтлек өчен бик зыянлы. Тәнгә согы тисә, шунда ук пешереп ала. Яраланган урын авырта башлый, кабарып чыга, эченә су җыела, соңыннан куыклар барлыкка килә. Күзгә эләксә, бөтенләй сукыр калуың ихтимал.
«Борщевик чабып, бөтен тәне пешкән ир-атны дәваларга туры килде. Килеп керү белән: «Бакчада эшләдегезме?» – дип сорадым. «Әйе, җиңнәремне сызганып печән чаптым!» – ди. Куллары карарлык түгел. Кайнап торган суга тыкканмыни – бөтен җире пешкән! Озаклап дәваланырга туры килде аңа. Аннан соң берничә шундый пациентны хастаханәгә салдык. Хәлләре начар иде. Температуралары күтәрелде», – ди табиб.
Борщевикның 147 төре бар. Иң зыянлысы – Сосновский балтырганы. Аны илебезгә Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң терлек азыгы буларак Кавказдан алып кайтып утырталар. Әмма тора-бара маллар өчен зыянлы булуы ачыклана. Балтырган культуралы үсемлекләр исемлегеннән алына. Тик шулай да орлыгы бөтен басуларга таралырга өлгерә. Әлеге үсемлек куркыныч булса да, карантин үлән буларак теркәлмәгән. Аны юк итү буенча махсус чаралар күрелми. Һәркем үзе чабып тора. Шуңа күрә табиб махсус кием киеп, күзлектән эшләргә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев