Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Спортка килгәч, яшәү теләге кайтты, тик команда таралырга тора", - ди коляскада баскетбол уйнаучы Рамил Лотфуллин

«Яр Чаллы» коляскадагы баскетболчылар клубы 2013 елда барлыкка килә. Аны оештыруда беренче группа инвалид Альберт Җаббаровның роле зур.

– «Изгелек»тә реабилитация узганда безне Казанга коляскадагы баскетбол уенын карарга алып барганнар иде. Шуннан кызыгып кайттым да ТР Президенты Минтимер Шәймиевка хат яздым. Ул безгә команда оештырырга рөхсәт итте. Шәһәр хакимияте уен өчен махсус коляскалар да бирде. Алар искергәч, Казаннан кайтардылар, – ди ул.

Беренче елларны Чаллы командасы бик күп турнирларда, чемпионатларда, ярышларда катнаша. Беренче һәм призлы урыннар гына яулыйлар. Татарстанда гына түгел, Удмуртиядә, Төмән өлкәсендә, Мәскәү, Ульяновск шәһәрләрендә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. 2014 елда команда Сочида узган XXII кышкы Паралимпия уеннарының ачылуында һәм ябылуында катнашып, Россия Президенты В.В. Путин исеменнән «Паралимпия уеннарын оештыруга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.

«Командамны ташлыйсым килмәде»

– Баскетбол минем тормышымны бөтенләй үзгәртте. Хәзер баскетбол минем өчен – дуслар, аралашу чыганагы. Коляскадагы баскетболның нәрсә икәнен аңлар өчен кимендә ике ел шөгыльләнергә кирәк. Гади баскетболдан кагыйдәләре аерылмаса да, техник ягы икенче аның, – ди Альберт.

Альбертның уендагы осталыгын һәм физик яктан көчле булуын Казан командасының тренеры да күреп ала. Һәм аны Казанның «Барс канатлары» командасы өчен уйнарга чакыра.

– Миңа фатир да, хезмәт хакы да тәкъдим итәләр, ләкин минем бу команданы ташлап китәсем килми. Без бит ун елга якын бергә. Бу вакыт эчендә без туганлашып беттек, күпме ярышларны, авырлыкларны бергә үттек. Шуңа күрә мин ризалык бирмәдем, – ди Альберт.

Альберт яшь чакта янгын-кулланма спорты белән шөгыльләнә. Бер ярышта 3нче каттан егылып төшеп, умыртка сөяген сындыра. Бу вакытта аңа нибары 17 яшь була. Ярты ел больницада ятып чыга. 

– Үз аягың белән йөргән вакытта дөнья икенче төрле күренә, ә инвалид калгач, син кеше кулында. Ул чакта әти-әнием белән яши идем, аларның кулына калдым. Мондый вакытта кеше физик яктан гына түгел, ә психик яктан да «сына». Мин үземне кая куярга белмичә, өч-дүрт ел урын өстендә яттым, – дип искә ала Альберт.

Аның тулы шәхес буларак формалашуында Чаллының «Изгелек» реабилитация үзәгенең роле зур. «Монда мин үземнең ялгыз түгел икәнемне аңладым, бик күп дуслар һәм танышлар һәм, иң мөһиме, яшәү мәгънәсен таптым», – ди ул.

Беренче группа инвалид булса да, бүген ул тормышта нык басып торган ир, гаилә башлыгы. Хатыны белән бергә гомер итүләренә быел 8 ел булган. 

«Баскетбол уйнар өчен коляскалар юк»

«Яр Чаллы» коляскадагы баскетбол командасына башта 10 кеше йөрсә, хәзер аларның саны шактый кимегән. Моның сәбәбе – коляскаларның җитмәве. 

– Баскетбол коляскалары гадиләреннән аерыла: ул титан һәм алюминий эретмәләреннән ясалган, тәгәрмәчләре янтаеп тора. Колясканың аякны нык итеп бәйләп куя торган ныгытмасы бар, ул төрле бәрелүләрдән саклый. Аның бәясе дә кыйммәт. Казаннан кайткан 10 колясканың өчесе генә калды, алары да искерде. Уйнарга теләгән башка кешеләр дә безгә кушыла алмый. Безгә коляскалар кирәк. Кая гына, кемгә генә мөрәҗәгать итмәдек, безне ишетүче дә, бар дип белүче дә юк, – дип зарлана команда капитаны Рамил Лотфуллин.
Рамилгә 61 яшь. Ләкин аңа бу яшьне берничек тә биреп булмый. Аңарда булган энергиягә, дәрткә исең китә! Ул бөтен команданы тонуста тота, беркемгә дә тынгы бирми. Баскетбол уйнаудан тыш, Рамил гармунда уйнарга да, матур җырларга да вакыт таба. Ул гел хәрәкәттә, кешеләр арасында. 

Элек Рамил «КамАЗ» машинасында шофер булып эшләгән, йөк ташыган.  Үз  хыяллары белән янып йөргән ирнең тормышы көтмәгәндә асты өскә килә: 1994 елны авылдагы йортларын төзекләндергән вакытта 4-5 метр биеклектән төшеп умыртка сөяген сындыра. Ул вакытта аңа 34 яшь була. Бүгенге көндә аның дүрт оныгы үсеп килә. Алар өчен ул яраткан, хөрмәткә лаеклы бабай. 

«Табиблар гаепле»

Фәнис Сәхбиев өчен дә баскетбол – яшәү мәгънәсе. 

– Спорт чыныктыра, тәрбияли, дисциплинага өйрәтә, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә. Баскетбол уйный башлагач, тормышым 180 градуска үзгәрде, дөньяга икенче төрле карый башладым, – ди ир-ат.

Фәнис тә бу уенга «Изгелек»тән кереп киткән.  

– Башта уйнарга бик авыр булды, куллар, бармаклар авырта иде. Өйрәнгәнче байтак вакыт үтте. Хәзер инде, Аллаһка шөкер, уйный да беләбез, төрле ярышларга барырга теләгебез дә бар, тик мөмкинлекләр генә юк. Башка шәһәрләргә барыр өчен юл чыгымнарын каплаучы кирәк. Спонсор табыгыз, ди шәһәр хакимияте. Спонсорларның да бик исләре китми шул. Баскетбол уйнаган өчен безгә беркем хезмәт хакы түләми, без үз ихтыярыбыз белән, үзебез өчен, өйдә тик утырмас өчен генә уйнап йөрибез бит, – ди Фәнис Сәхбиев. 

Фәниснең үз гаиләсе юк, ул әти-әнисе белән яши. Аякларының йөрмәвендә табибларны гаепли. Аларның уңышсыз операциясеннән соң коляскага калдым, ди.  

Кечкенә вакытта Фәнис умыртка сөяген компрессион сындырып, Чаллы больницасында ята. Аннан чыккач, табиблар аны тора-бара аякларың йөрми башларга мөмкин дип куркыталар, яшь вакытта операция ясарга кирәклегенә басым ясыйлар. Фәнис тә, әти-әнисе дә ризалаша. Чынлыкта исә бер табибның үзенең яңа методикасын сынап карыйсы килгән булган икән. Ләкин, кызганычка каршы, операциядән соң аның аяклары бөтенләй йөрми торганга әйләнә. Бу 1992 ел була, Фәнискә ул вакытта 18 яшь, техникумда укыган чагы.

– Шуннан соң укуның да, тормышның да бер яме калмады. 3-4 ел өйдән чыкмыйча, депрессиягә бирелеп утырдым. Һәр көн махсус тренажерда шөгыльләндем, аякларым йөри башлар дип өметләндем. Ләкин могҗиза булмады. Аннан соң инде үземнең коляскада калуыма ияләшә башладым, «Изгелек»кә реабилитациягә йөрдем. Шунда Рамил, Альберт белән танышып, аерым бер компаниягә җыелып, баскетбол уйнарга тотындык, – дип искә ала Фәнис Сәхбиев. 

Моннан тыш, ул «Изгелек»тә шимбә саен үткәрелә торган кичәләрдә, клубларда да катнашып, тулы канлы тормыш белән яшәргә тырыша. Ул авыр минутлары турында сөйләргә яратмый: «Минем «сынган» көннәремә кабат кайтасым килми. Авыр вакытта бер үзеңә генә калырга язмасын», – ди ул.

«Безгә тренер кирәк»

Баскетбол командасы атнага ике тапкыр «Яр Чаллы» спорт комплексында шөгыльләнә. Биредә алар өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Спорткомплекска керү юллары да, чишенү-киенү бүлмәләре дә коляскадагы кешеләр өчен яраклаштырылган. Ләкин команданың уйнар өчен махсус коляскалары, ярышларга бару өчен финанслары булмау өстенә, тренер юклыгы проблемасы да бар.

Командага йөрүче ир-атлар белән спорт инструкторы Ришат Фазуллин шөгыльләнә. 

– Мин инструктор гына, баскетбол уенының нечкәлекләрен, кагыйдәләрен белмим. Кая гына барып карамадым, кемнәргә генә хат язмадым, депутатларга хәтле җиттем, кызганычка каршы, бернинди нәтиҗә юк, – ди Ришат Фазуллин. 

Ул Чаллының «Спорт үсеше үзәге» бюджет оешмасында эшли. Аңа шәһәр хакимиятеннән «Әлеге оешмада штат расписаниесе буенча адаптив физик тәрбия тренеры ставкасы юк» дигән җавап хаты килгән. 

– Баштагы елларны баскетбол буенча махсус тренерлар бар иде, тик акчаны аз түләгәч, алар киттеләр, – ди Ришат Фәйзуллин. – Бүген ир-атлар үз белдекләре белән, элек истә калган күнекмәләр ярдәмендә генә шөгыльләнергә мәҗбүр.  

– Безнең кебек спортчылар белән еш аралашабыз, ләкин аларга үз шәһәрләре тарафыннан игътибар зур, ярышларга чыгарга мөмкинлекләре дә бар, хезмәт хакын да алалар. Болай дәвам итсә, алга таба безнең команда таралачак, аның киләчәге юк, – дип беравыздан әйтәләр команда ир-атлары. 

Коляскалы баскетбол Бөек Ватан сугышыннан соң АКШта барлыкка килә, соңрак Бөекбританиядә дә уйный башлыйлар. Баскетбол сугышта умыртка баганасы җәрәхәтләнгән солдатлар реабилитациясенең бер төре була. Соңыннан ул, госпиталь кысаларыннан чыгып, университетта уйнала. 1960 елларда коляскалы баскетбол ярышлары беренче тапкыр Паралимпия уеннары исемлегенә керә, 1972 елда аны профессиональ рәвештә хатын-кызлар да уйный башлый. Россиягә ул 90нчы елларда керә. Хәзер коляскалы баскетболны 80 илдә уйныйлар.

Баскетбол командасы егетләре "Шәһри Чаллы" газетасын укый. Эшмәкәр Ләйсән Таҗиева аларга 2022 ел дәвамында язылу бүләк итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев