Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комарлы уен бизнесы оештыручыны җәза көтә

Чаллыда бер кеше уен бизнесы оештыруда шикләнелеп кулга алынды.

Россия тикшерү комитетының татарстан буенча идарәсе Чаллы тикшерү бүлеге тарафыннан 34 яшьлек Максим Костаревка карата җинаять эше кузгатылган. Ул РФ Җинаять кодексының 171.2 нче маддәсе 1 нче бүлегенә туры килгән җинаять (канунсыз рәвештә комарлы уен оештыру һәм үткәрү) кылуда шикләнелә. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, Костарев комарлы уенны Чаллыда 2016 елның маенда оештырган. 22 майда хокук сакчылары аның кырын эшенә чик куя - җинаять урыныннан 11 компьютер һәм 5 мең сум акча алына.Костарев гаебен тулысынча таныган. Якын арада тикшерү органнары аны өй арестына алуны сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев