Тикшерү фаразлары буенча, 2016 елның маенда Новиков Чаллыда канунсыз рәвештә комарлы уен бизнесы оештырган. Ул моның өчен "Фараон" комплексының подвалын файдаланган.30 майда аның кырын эшенә нокта куела, җинаять урыныннан 8 компьютер һәм 14 уен автоматы, акча алына. Егет үз гаебен таныган. Тикшерү эше дәвам итә.
Комарлы уен оештырган
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе Чаллы бүлеге тарафыннан 19 яшьлек Данил Новиковка карата җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев