Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Комбинатка яңа җиһазлар кайта

Чаллы Кәгазь-катыргы җитештерү комбинаты Австриянең "АНДРИЦ" ширкәте белән килешү төзеде. Россиядә мондый юнәлештә килешү төзелгәне юк иде әле. Документка ике як та имзаларын куйдылар. Болар - Чаллы комбинаты җитәкчесе Андрей Фомичев һәм "Андриц" ширкәте җитәкче урынбасары Питер Клюс.

Әлеге килешү нигезендә Австрия ширкәте Чаллы Кәгазь-катыргы җитештерү комбинатына катыргы һәм кәгазь җитештерү өчен макулатура эшкәртү җайланмалары китерергә тиеш булачак. Яңа җайланмаларны 2018 елдан куллана башлаячаклар, дип планлаштырыла.

Быел комбинатта макулатураны барабанлы яссы гидротураклагыч ярдәмендә эшкәртү технологиясенә күчүгә әзерлек эшләре инде бара. Чаллы җитештерүчеләре, беренче чиратта, яңа җайланмаларны урнаштыру өчен махсус урыннар төзиләр.

Яңа җайланмалар Чаллы кәгазь-катыргы җитештерү комбинатына алга таба товар җитештерү барышында чыгымнарны киметергә ярдәм итәчәк дип фаразлана. Комбинат җитештерә торган товар бәясенең 50 процентын макулатура тәшкил итә. Калганы, асылда - энергия чыгымнары. Барабанлы гидротураклагыч утны азрак куллана, кәгазь сүсне дә чыгымсызрак сарыф итәргә булыша. Димәк, әлеге җайланмалар ярдәмендә Чаллы Кәгазь-катыргы комбинаты җитештерә торган товарларның үзкыйммәте якын киләчәктә күпкә кимрәк булачак дигән сүз. Шул рәвешле, комбинатка керем дә күбрәк керәчәк.

Яңа технологияләргә күчү 2017 елдагы үзгәртеп коруларга бәйле проектның икенче этабы булып тора. Төп максат - картон ясаучы машинаның эшчәнлеген яхшырту. Хәзерге вакытта комбинатта бер минутка 600 метр катыргы җитештерелә. Ә яңа технолгоияләр ярдәмендә минутына 700 метр катыргы ясап булачак. Җитештерүчәнлек күләме арткач, товарларны урнаштыру, тарату һәм башка массккүләм әзерлек эшләрен дә үтәргә туры киләчәк.

"Андриц" фирмасыннан кайтачак гидротураклагыч үзенең зурлыгы белән таң калдыра. Гомуми авырлыгы - 200 тонна, озынлыгы 40 метр. Иң авыр өлеше - 90 тоннаны тәшкил итә. Әлеге детальнең озынлыгы - 25 метр.

Җайланманы Чаллыга өлешләп кайтарачаклар. Башта диңгез аша - Санкт-Петербургка, Петербургтан елга тарнспорты белән Түбән Камага, Түбән Камадан Чаллыга махсус техник ярдәмендә китереләчәк.

Фоат Шамилев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев