Комганга һәйкәл куйдылар
Комган ясау өчен материалларның үзенчәлекләрен, ясау ысулларын белергә, гомумән, халыкча әйтсәк, «бик башлы» булырга кирәк булган.
Туган ягым – Актаныш районы Иске Теләкәй авылында берьюлы ике вакыйганы берләштергән бәйрәм узды. Авылдашыбыз – танылган җырчы һәм музыка белгече, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортостанның атказанган артисты Салих Хөснияровка мемориаль тактаны һәм Теләкәй брендына багышланган монументны ачтылар. Чаралар авыл көнендә узды.
«Теләкәй бренды» дигәч, сүзнең нәрсә турында барганын якын-тирә авылларда яшәүчеләр, актанышлылар шунда ук аңлап алгандыр. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр. Шулай да сүзне бераз ерактанрак башлыйм әле. Нәкъ безнең авыл кешесе бик күп еллар якын-тирә җирлекләрне калайдан ясалган комганнар белән тәэмин итеп торган. Галимҗан Хакмуллинның (авылдашлар кыскартып аны Гаңга дип тә йөрткән) даны еракларга таралган була. Күпләр беләдер, заманында комган чистарыну, тәһарәт алу өчен иң кирәкле һәм җайлы көнкүреш кирәк-ярагы булган. Өлкәннәр сүзләренә караганда, өйгә кергәндә бер урында таз белән комган торган. Берәү комганнан су салып торган, икенчесе битен, кулын юган. Намаз вакыты җиткәч, комганга җылы су салып госел коенганнар...
Ә менә комган ясаучылар, аны ясый алучылар бик аз булган, билгеле. Аның өчен материалларның үзенчәлекләрен, ясау ысулларын белергә, гомумән, халыкча әйтсәк, «бик башлы» булырга кирәк булган. Материалы да кул астында булмаган бит әле, әллә кайлардан табып алып кайтасы. Галимҗан абый да, чанасын тартып, Удмуртия якларында бер завод чыгарып аткан калай калдыкларын җыеп кайта торган булган. Сәфәре кайчак берәр айга сузылган диләр.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, Галимҗан абыйны комган ясаучы буларак та, үз сүзендә нык торучы, характерлы кеше буларак та беләләр. Хәтта колхозлашу чорында аны берничек тә колхозга керергә күндерә алмаганнар. Шул сәбәпле булса кирәк, аның өе дә Шәбез елгасы ярыннан ерак булмаган сазлы бер урында «аерым хуҗалык» булып торган. Укымышлы һәм бик дини кеше булуын да билгеләп үтәләр. Авылдашлар сөйләве буенча, заманында КПССның Татар обкомының беренче секретаре Фикрәт Табеев Теләкәй аша үткәндә (ул вакытта авыл аша олы юл узган) «Бу кем йорты?» дип сораган булган. Аңа монда кем яшәгәнен тәфсилләп сөйләп биргәннәр. Түрә «Бу кешегә һәйкәл куярлык бит» дигән булган. Түрәнең сүзләрен авылда ишетеп калалар. Ишетеп калалар да оныталар. Галимҗан абзый да инде күптән бакыйлыкта. (Сүз уңаеннан, авыл көне алдыннан авылдашлар аның каберенә гыйбадәт кылдылар, яңа чардуган урнаштырдылар). Шулай да, «һәйкәл куярга кирәк» дигән сүзләрне ул чакта күкләр ишетеп калган булса кирәк. Инде авылыбыз уртасында сап-сары, алтын төсендә дип әйтсәм дә була, зур калай комган урын алды. Монументны уйлап табучы һәм ясаучы – авыл җирлеге башлыгы Илүс Гайнетдинов һәм авылыбызның оста куллы егете Камил Шәйгарданов аны бераз авыш итеп, борыныннан су агып торган кебек итеп ясаган. Монумент астында мондый сүзләр:
«Үз диненә, үз җиренә,
Үз эшенә тугры калып,
Теләкәйдә ничә гасыр
Яши бирә горур халык» (Айзирә Имамова)
– Кемнәрдер монда комган гына күрәдер. Әмма ул эшчән, тырыш, үз диненә, үз җиренә, үз эшенә тугры кала белгән теләкәйлеләргә багышлана. Авылыбызның тарихын белгән һәркем минем белән килешер һәм горурланыр. Әлеге идея миңа җирлек башлыгы булып билгеләнгән чакта килде. Кыштан бирле, вакыт чыккан саен үземнең гаражымда әлеге сынны ясау белән мәш килдек. Астына Теләкәй халкына багышланган сүзләр язып монументны тагын да тулыландырасым килде. Комган ясаучы Галимҗан абый бит ул безнең авыл кешеләренең характерын ачып биргән бер якты мисал. Ассалар да, киссәләр дә дигәндәй, үз идеологиясеннән мәңге кире кайтмас кешеләр алар теләкәйлеләр. Бу сүзләрне мин юктан әйтмим. Минем үземнең күз алдымда гына да күпме язмышлар узды, авылдашлар турында язылган китапларны бөртекләп укып чыктым, тарихи чыганакларны барладым. Мулла булган икән – ул үлгәнче мулла, коммунист икән – соңгы сулышына кадәр коммунист, гомер буе җир сөргән икән – гүргә кергәнче ул игенче һ.б. Мисал итеп тагын Хәмит Тимиров, Зәки Сәрвәров, муллаларыбыз –Мирсалих һәм Мулламөхәммәт абыйларны әйтер идем, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Илүс Гайнетдинов монументны ачу тантанасында. Аларның һәркайсының рухы шат булсын иде.
Паркның тагын бер үзенчәлеге – монда балалар мәйданчыгы, төрле атынгычлар урын алган. Җәй көне әби-бабайларга кунакка кайткан оныкларын алып чыгарга менә дигән урын. Парк ачылу белән бөтен авыл баласы шунда агылды, рәхәтләнеп күңел ачты. Тарихи чыганаклар дигәннән, татар язучысы, тарихчы Вахит Имамов Теләкәй турында болай дип язган: "Мин Теләкәй-Акайлар нәселе һәм аларның батырлыгы өчен янә йөз һәм мең мәртәбә кыйналырга риза, әмма иманымнан кире кайтасым юк. Өч буын дәвамында милли азатлык яуларының юлбашчылары булып торган Теләкәй –Күчем – Акай нәселе – ул барча кешелек тарихында бәрдәнбер очрак һәм, һичшиксез, әлеге каһарманнар татар халкының милли байрагына, милли туграсына менүгә дә лаек! Теләкәй батыр – Уфа белән Казан арасында иң эре җирбиләүче һәм бай булган күренекле морза. Туган елын тәгаенләп булмый. Әмма 1650-1660 еллар тирәсендә ул инде Уфа-Казан юлында искиткеч байлык та, какшамас абруй да тупларга өлгергән. Аның көтүлекләрендә елкырлар гына да меңәр-меңәр булып исәпләнә. Мал һәм җәйләүләрен саклау өчен ул йөзәр җайдаклы махсус отряд тота. [...] Атаклы рус рәссамы Иван Шишкинның әтисе Иван Шишкин Теләкәйне хәтта ханнар нәселеннән булган дип расларга җөрьәт итә. Булуы да мөмкин, чөнки Кырымнан 17 мең тирмә гәрәйлене ияртеп килгән Карабәк-Габдулла хан үз кабиләсендәге байтак нәсел-тармакларга нигез салып калырга өлгергән бит. Ә Теләкәйнең Гәрәй кабиләсеннән булуына һичбер шик юк.» («Мәйдан» журналыннан алынды.)
Авыл көнен котлап килгән район башлыгы урынбасары Илшат Габделхаев та теләкәйлеләр алар ханнар нәселеннән дип билгеләп үтте. «Урын кешене түгел, кеше урынны бизи» дигән сүзләре дә бүген бик урынлы яңгырады. Тагын бер куаныч – авылыбыздан чыккан дәрәҗәле кешеләрнең һәрдаим ярдәм кулы сузып торуы. Моны да әйтеп үтмичә булмый. Колхоз председателе Рәфис Миңнеханов әйткәнчә, «суы, юлы, уты булса, башлыкның эше бара дигән сүз». Инде менә авылыбызның тарихын саклап калу юнәлешендә дә зур эшләр башкарылды». Әлбәттә, иганәчеләр ярдәменнән башка да булмый. Авылдашыбыз, хирург-стоматолог, Казанның «Зубная лечебница» клиникасының баш табибы Камил Хабиров финанс ягыннан бик булыша. «Комган» паркын ачканда лентаны кисү дә почетлы төстә аңа йөкләнде.
Икенче истәлекле вакыйга – авылдашыбыз Салих Хөсниярга мемориаль такта ачу. Тормыш юлы бик үк җиңелләрдән булмый Салих әфәнденең. Гаиләсендә килеп чыккан фаҗига аркасында ул 14 яшендә үк авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була. Тормыш аны кайларда гына йөртми. Кулак баласы дип бер уку йортыннан ук куалар аны. Әмма моңлы һәм үзенчәлекле тавышы аның язмышында үз ролен уйный. Ул Уфада П.И.Чайковский исемендәге консерваторияне тәмамлый. Аннан соң күп еллар Башкортостанның опера һәм балет театрында солист булып хезмәт куя. 1960-1964 елларда БТОБ директоры, 1967-1977 елларда Башкорт дәүләт филармониясен җитәкли. Мемориаль такта ачылышына Салих Хөсниярның ике кызы – Ләйлә һәм Тамара ханымнар кайткан иде. Әтиләрен туган авылында шулай зурлаулары өчен алар чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Аннары әтиләре белән бәйле кызыклы фактны искә алып үттеләр. Заманында Башкортостанда яшәгән кешеләрнең паспортларына милләтләрен башкорт дип яздырганнар. Тик Салих Хөснияров, мин татар дип, документында башка милләтне яздырудан баш тарткан. Гәрчә аңа зур дәрәҗәләр, кыйммәтле бүләкләр бирергә әзер булсалар да.
Беренче чиратта кунаклар барысы да Илүс Талип улына зур рәхмәтләрен әйтте. «Мондый җитәкченең кадерен белергә кирәк. Авыл дип, авылдашлар дип янып йөрүчеләр хәзер сирәгәеп бара», – дигән җылы сүзләр дә яңгырады алардан. Илүс Гайнетдинов авыл җирлеге башлыгы булып әле ике ел элек кенә билгеләнде. Моңа кадәр ул күп еллар «Таң» хуҗалыгында амбар мөдире, бригадир булып хезмәт куйды. Үзе дә Теләкәйдә туып үскән. Күренеп тора, авылны, аның кешеләрен үз итә, бер гаилә итеп күрә. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларны да берләштерде. Авыл көненә әнә күпме теләкәйле ашкынып кайтты. Чөнки авылда, туган җирдә аларны көтәләр. Читтә яшәүчеләргә шуннан да кадерлесе бар микән?!
фотолар авторы: Рәсилә Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев