Көнчелек – кадак, тора йөрәкне кадап
Бу хис күңелегезгә кергән икән, аны баштан чыгарып ташлап, онытып булмый, аның белән эшләргә кирәк.
Кеше тавыгы күркә булып күренгән очраклар һәркемгә таныштыр. Көнчелек – кадак, тора йөрәкне кадап, диюләре дә хак. Әлеге хиснең безгә ничек тәэсир итүе һәм аннан ничек котылу турында «Шәһри Чаллы»ның ВКонтакте төркемендә психолог Чулпан Рәхмәтуллина белән әңгәмә кордык. Туры эфирның иң кызыклы өлешләре белән газета укучыларыбызны да таныштырырга булдык.
– Кешенең байлыгына, тормышына, акылына, фигурасына кызыкмаган кеше бар микән ул?
– Юк дип тәгаен әйтә алам. Көнчелек хисенең уңай ягы да бар – ул безгә этәргеч, мотивация була ала. Кинотеатрда «Вызов» дигән фильм күрсәтәләр. Анда бер хатын-кыз космоска оча. Сез бит аңа кызыкмыйсыз. Яки нинди генә кыйбатлы булмасын, сезгә ошамаган машинага да кызыкмыйсыз, аның хуҗасына да игътибар итмисез. Чөнки без үз көчебездән килгән нәрсәләргә генә кызыгабыз. Шул кызыгу безгә шул ук әйберне сатып алырга, уңышка ирешергә көч бирә.
– Бу ак көнчелек буламы?
– Ак дигәндә без, гадәттә, кемгәдер яки нәрсәгәдер сокланабыз, тик бу хиснең нигезендә дә көнчелек ята.
– Көнчелек минуска да эшләргә мөмкин, дидегез.
– Әйе, әгәр кызыкканнан соң без кара янып, ачуыбызга буылып утырабыз икән, ул кеше белән сөйләшкәндә аңа бу хакта төрттереп куябыз икән, ниндидер начар гамәл кылабыз икән, бу очракта минуска эшли. Бу хис вакытыгызны, көчегезне алачак, тормышыгызны бозачак һәм иң авыры – көтелгән яхшы үзгәрешләр булмаячак.
– Көнчелектән котылып буламы?
– Әйе. Үз өстегездә эшләсәгез. Иң башта сайларга кирәк – әйтик, яңа машина алган кешене хурлыйбызмы, әллә үзебезгә үрнәк итеп куябызмы? Үрнәк итеп алганнан соң анализ ясыйбыз. Ул аны ничек итеп алган алган? Анализ ясаганда аның акчасын түгел, үзебезнекен саныйбыз. Автосалоннарга барып, бәяләр, төрле маркалар, түләү юллары белән танышып кайтабыз. Кыскасы, машина алуга ирешерлек гамәлләр кылырга кирәк.
– Кеше мөмкинлегеннән килгән нәрсәләргә генә кызыга, дидегез. Ә бит тормышта башкачарак. Әйтик, хезмәт хакы түбән булган кеше коттедж яки кыйбатлы машинасы булган кешегә кызыга. Булдыра алгач, боларга ник ирешми соң ул?
– Димәк, чынлыкта бу кешенең потенциалы зуррак. Әмма аны ниндидер куркулары яки кечкенәдән башына салынган уйлары чикли. Бәлки аны «аягыңа карап юрганыңны суз», «күктән җиргә төш» дип үстергәннәрдер, ягъни хыялларын чикләргә кушканнардыр. Гадәттә, без кызыккан әйберне алырга, уңышка ирешергә үз-үзебезгә рөхсәт итмибез. Шуңа башкаларның уңышы турында да начар уйлыйбыз, урлагандыр, откандыр, алдыйдыр дибез. Шул рәвешле үз булдыксызлыгыбызны аклыйбыз. Чөнки булдыра алуыбызга ышанмыйбыз. Чынлыкта кеше күп нәрсәгә ирешә ала. Тик моның өчен эшләргә, тырышырга кирәк. Йомгаклап әйткәндә, көнчелегебез көчебездән килгән мөмкинлекләрне күрсәтә.
– Кайвакыт кеше хәтта якын туганныннан да көнләшә.
– Бу хисләр, гадәттә, балачактан килә, алар гаиләдә бергә үскәндә туа. Кайбер кешеләрдә алар югалмый, киресенчә, олыгайгач та үзен сиздерә. Уенчыгы булмаган бала «Әни энекәшне күбрәк ярата» дип, энекәшенең тубына кызыкса, үскәч, аның фатирына, эшендәге уңышларына кызыга. Бернинди чарасын күрмәгәндә бу хис бик авыр кичерелә. Шуңа үз теләкләрегезне чынга ашырырга тырышыгыз, игътибарыгызны үз планнарыгызга юнәлтегез. Ул чагында көнчелек хисе кимиячәк.
– Көнләшмә дигән киңәшкә колак салу, ягъни бу хакта уйламау нәтиҗә бирәме?
– Вакытлыча. Иртәме-соңмы, ул хис барыбер калкачак. Мин моңа кызыкмыйм дип үз-үзегезне ышандырырга тырышсагыз да барып чыкмаячак. Ул хакта уйламаска тырышып вакытыгызны югалтуыгыз, ачуланып яки ачуыгызны басып, сәламәтлеккә зыян салуыгыз бар. Бу хис күңелегезгә кергән икән, аны баштан чыгарып ташлап, онытып булмый, аның белән эшләргә кирәк. Мин көнләшмим дип түгел, моңа ирешү өчен нишли алам дип уйлагыз. Теләк туган икән, аны чынга ашырырга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев