Конфедерацияләр Кубогы кызганнан-кыза: кайда, ничек һәм кайчан?

Футбол буенча Конфедерацияләр Кубогында бүген ике матч уза. Россия җыелмасы Мәскәүдә Португалия футболчылары белән көч сынаша. Матчны 18.00 сәгатьтә "Беренче канал" аша карап була. Сочи Мексика белән Яңа Зеландияне кабул итәчәк. Уенны 21.00 сәгатьтә "Матч ТВ" аша карап булачак.
Йолдызлы футбол
Исегезгә төшерәбез, Санкт-Петербургта узган беренче уенда Россия футболчылары Яңа Зеландия командасын 2:0 исәбе белән отты. «Казан Арена»да узган Португалия-Мексика очрашуы 2:2 исәбе белән тәмамланды.
22 июнь - Германия - Чили, 24 июнь - Россия - Мексика уеннары узачак. Ә 28 июньдә Казан I ярымфинал уенын кабул итә. Әлегә бу уенда кемнәр көч сынашачагы билгесез, ләкин матчка билетлар сатылу тизлегенә күз салсак, ул һичшиксез «кызу» булачак.
Конфедерацияләр Кубогы узачак башка шәһәрләр белән чагыштырганда, иң күп бәхет елмайганы - Казан. Бары бездә дөнья футболының иң якты йолдызларын - Роналду, Видаль, Санчесны күреп булды. Футбол җанатарлары инде аларны каршы алырга үзенчә «күчтәнәчләр» дә әзерләгән. Җанатарлар Роналду яшәячәк кунакханә каршындагы өч катлы бинага танылган футболчының граффити сурәтен ясап куйган.
Билетлар
Конфедерацияләр Кубогы матчларына якынча 70 процент билет сатылган инде. Ләкин матчны стадионда карыйсы килгәннәр өчен билет алу мөмкинлеге бар әле.
- Билетларның сатуда булуы Конфедерацияләр Кубогы өчен нормаль күренеш, чөнки без ярымфиналга, финалга кемнәр чыгасын, матчта өченче урын өчен кемнәр уйнаячагын белмибез. Ләкин билетлар йөз процент сатылып бетәчәк, - ди «Россия - 2018» оештыру комитеты җитәкчесе Алексей Сорокин.
Бездә башка командалар матчларына караганда, Россия җыелма командасы уеннарына билетларны күпләп сатып алалар. Матчның группалы этапларына билет бәясе - 960 сумнан 9000 сумга кадәр. Ярымфиналга билет бәяләре - 2240-10700 сумнар. Шуны әйтеп китәргә кирәк, очсыз билетларга артык кызыкмагыз. Ул урыннар капка артында булып, уенны бөтенләй күрмәскә мөмкинсез. Яхшы урыннарга билетлар чит ил валютасында гына сатыла. Бер билет якынча 135 доллар (8000 сум) булырга мөмкин.
Казан үзәгендә - Балык Бистәсе
Безнең өчен Конфедерацияләр Кубогы футбол матчлары белән генә түгел, ә төрледән-төрле кызыклы мәдәни чаралары, фестивальләре белән дә истә калачак.
16-22 июнь көннәрендә FISHKA балык фестивале узды. Балыкны тотарга да, ашарга да яратучыларны берләштерә торган чара бу. Биредә каланың иң яхшы ун рестораны, биш урам туклану үзәге уха пешерәде, балыктан төрле тәм-томнар әзерләде. Махсус кунак - шоумен Оскар Кучера булды.
Кунакларны Казан татар халкының төрле милли ашлары белән дә сыйлый. Нәрсә-нәрсә, ләкин бездән берәү дә ач китмәячәк! «Тәмнәр Казаны» дигән туристлык маршрутын гына алыйк. Әлеге маршрутны сайлаучылар шәһәр буйлап автобуста йөреп, төрле милли ризыклардан авыз итеп, аларның тарихын ишетәчәкләр. Туристлар «Туган авылым» милли кухня музеена, «Чәк-чәк музее»на тукталачак, Иске Татар бистәсе буйлап сәяхәт итәчәк. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, бу экскурсия матч вакытында гына түгел, ә даими булачак.
Башка төрле күңел ачу чаралары да каралган. «Казан чын ирләр өчен!» дигәнен сайлаучылар парашюттан сикереп, Зәңгәр күл төбенә акваланг белән төшәчәк. «Казан» ипподромы мавыктыргыч ат чабышлары тәкъдим итә. KazanRing автодромында исә рульдә сикәлтәле юллар үтеп булачак.
- Гадәттә, футбол җанатарлары бик актив, адреналин яратучы була. Шуңа да мондый ярышлар аларның күңелләренә хуш килергә тиеш, - ди Сергей Иванов.
«Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы, даими үткәрелеп килә торган экскурсияләреннән тыш, «Диннәр көе» дигән фестивальгә чакыра. Татарстанның дәүләт камера хоры һәм «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры төрле диннәрнең көйләрен башкара, төрле милләтләрнең җырларын яңгыратачак.
30 июнь-1 июль көннәрендә үтәчәк The Kremlin Confederation of Art чарасында дөньяда бердәнбер пианистлар оркестры, бию, вокал, хор коллективлары, перфоманс күренешләре белән таныша аласыз.
Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанга 150-200 мең җанатар киләчәк. Иң күп җанатарлар Чилидан булыр дип көтелә.
Юллар
Матч көннәрендә өченче транспорт дамбасында машина йөреше чикләнә, 20 җәмәгать транспортының маршруты үзгәрә. Шуңа да шәһәр хакимияте барасы юлларны алдан планлаштырырга, юл чикләүләре турында онытмаска киңәш итә.
Матч көннәрендә Сибгат Хәким, Чистай, Ямашев проспекты, Гаврилов, Академик Арбузов, Журналистлар, Таҗи Гыйззәт, Гаяз Исхакый, Чернышевский, Лесгафт урамнары өлешчә ябылачак. Шулай ук Адоратский урамы (Четаев - Чистай урамнары аралыгында), Журналистлар урамында (Академик Арбузов - Халитов урамнары аралыгында) бер яклы юл хәрәкәте генә булачак. Журналистлар урамыннан Халитов урамына таба сул якка борылырга да ярамаячак. Николай Ершов урамында да кайбер чикләүләр кертелә. Юл билгеләренә игътибарлырак булыгыз.
Шәһәр хакимияте матч булган көннәрдә машиналарны өйдә калдырып, җәмәгать транспортыннан файдаланырга өнди. Ләкин автобус, троллейбус, трамвай маршрутларында да үзгәрешләр булачак.
10, 10а, 18, 33, 35, 35а, 36, 44, 45, 46, 49, 55, 60, 62нче автобус маршрутлары өчен, Яңа Савин районына таба хәрәкәт иткәндә, соңгы тукталыш - «Ветеринария академиясе». Алар Ямашев проспектыннан кире борылып китәчәк. Кире яктан килгәндә, бу маршрутлар «Адоратский урамы» тукталышына кадәр бара. Автобуслар шулай ук Ямашев проспектыннан борылып кире китәчәк.
74, 74а, 75, 76нчы автобусларның маршруты да өлешчә үзгәрә. 5нче трамвай маршруты икегә бүленә. Уен көннәрендә ул «Солнечный город» - «Ветеринария академиясе», «Тимер юл вокзалы» - «Адоратский урамы» буйлап кына йөриячәк. 6нчы трамвай матч барганда вакытлыча туктатыла.
Журналистлар өчен аерым үзәк
15 июньнән «Пирамида»да Конфедерацияләр Кубогына аккредитация уза алмаган журналистлар өчен матбугат үзәге эшли башлады. Биредә 231 Россия һәм 92 чит ил журналисты эшләячәк.
Матбугат үзәге көн саен 10.00-23.00 сәгатьләрдә хезмәт күрсәтә. Матч көннәрендә эш сәгате төнге икегә кадәр озынайтыла.
Үзәктә 20 матбугат конференциясе уздыру планлаштырыла. Читтән килгән журналистлар өчен Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрчеге, Иннополис, IT-парк һәм башка төрле музейларга 18 экскурсия оештырыла. Матчлар зур экраннарда күрсәтеләчәк.
Алисә Сабирова, Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 14:41Рөстәм Миңнеханов ТКХ өчен югары счетлар турында: һәр мөрәҗәгатькә игътибар итәргә кирәк Президент бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәклеген ассызыклады.6200
-
16 гыйнвар 2021 - 11:10Иң яхшы юл-патруль хезмәте - Чаллыда Аларга яхшы эшләре өчен акчалата премия һәм истәлекле вымпел тапшырылды.4300
-
16 гыйнвар 2021 - 11:05Наил Мәһдиев короновируска каршы вакцина ясатачак Безнең табиблар да прививка ясата. Чирләмәгән кешеләр үзләре өчен карар кабул итәрләр. Бу - ирекле эш.3000
-
16 гыйнвар 2021 - 07:02Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укуга языла ала Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «IT-Cube» балалар иҗат үзәгендә «Кибергигиена һәм зур мәгълүматлар белән эшләү» дигән бушлай курска гаризалар кабул итә.3800
-
15 гыйнвар 2021 - 21:27Шепелев улының өлешен сата... Жанна Фрискеның тир түгеп тапкан фатиры өчен өзгәләш бара5000
-
15 гыйнвар 2021 - 21:19Радик Юлъякшинга 80 миллион сум бирелгән... Җырчы Элвин Грей башкорт телен һәм республика халыклары телләрен саклауга грант алучыларның берсе булды3800
-
15 гыйнвар 2021 - 20:15Кукуруз ашасаң, чибәрләнеп китәрсең... Кышкы суык көннәрдә бик азлар гына куе чәчләре, сәламәт бит төсе һәм сөйкемле елмаюы белән шаккатыра ала4100
-
15 гыйнвар 2021 - 19:36Кышкы мунча бик “тәмле” була! Табиблар кайбер авырулар булганда мунчага барырга ярамавы турында кисәтә4000
-
15 гыйнвар 2021 - 18:23"Сыйфатлы үсеш тәэмин итәргә кирәк..." Узган елда безнең ил һәм бөтен дөнья коронавирус эпидемиясе белән очрашты7100
-
15 гыйнвар 2021 - 17:54Йомырка кабыгының файдасын беләсезме? Уңган хуҗабикәләрнең бернәрсәсе дә әрәм ителми4000
-
15 гыйнвар 2021 - 14:38Әлфия Когогина: "Беренче чиратта – кешеләрнең тормыш сыйфаты, яшь талантларны үстерү, өлкән буынга ярдәм итү, сәламәтлек саклау мөмкинлеге, халык иминлеге" РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы кысаларында территорияне социаль-икътисадый үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре җитәкчелеге белән эшлекле очрашу үткәрде.3800
-
15 гыйнвар 2021 - 13:43Сергей Кравцов тугызынчы сыйныф укучыларына аттестатларны ничек биреләчәк турында әйтте 9 нчы сыйныфларда аттестатлар быел ике мәҗбүри фән - рус теле һәм математика нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Хөкүмәттә узган брифингта сөйләде.9200
-
13 гыйнвар 2018 - 12:3511 бистәдә янгын
-
29 ноябрь 2017 - 06:59Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев: Татар телен белмәү - үз анаңа хыянәткә тиң
-
15 гыйнвар 2021 - 14:07"КАМАЗ-мастер" "Дакар-2021" ралли-рейдында җиңүчеДмитрий Сотников экипажы гомуми зачетта беренче урынны алды8300
Газета выходит два раза в неделю, по средам и пятницам. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: "Шəhри Чаллы"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-67912 от 06.12.2016
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Султанов Ильшат Флунович
Адрес редакции: РТ, город Набережные Челны, бульвар Юных Ленинцев, 9
Телефон редакции: 57-01-19
О фактах коррупции сообщить по электронному адресу: shahri_chally@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика