Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наркотик таратучылар хакында хәбәр итегез

Агымдагы елның 5 ае эчендә законсыз әйләнештән 10 кг артык наркотик матдә алынган. Нигездә алар синтетик наркотиклар. Эчке эшләр идарәсендә узган брифингта шәһәрнең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә бүлегенең оператив тикшерүчесе Илгиз Богданов әйтүенчә, шәһәребездә наркотикларны контактсыз ысул белән, ягъни билгеләнгән бер урынга яшереп, тарату киң таралган. Гадәтттә, җинаятьчеләр...

Гомумән, шәһәребездә наркотик матдәләрне саклау һәм куллануга бәйле булган 245 җинаять эше теркәлгән. Аларның 99 ы бүгенге көндә ачыкланган. 598 кеше наркотик матдәләрне табибларның рөхсәтеннән башка куллану буенча РФ Административ хокук бозу кодексы буенча җаваплылыкка тартылган. Бу узган ел белән чагыштырганда 182 очракка күбрәк. 26 кеше наркотикларны саклауда гаепләнеп җәзасын алган. Полиция хезмәткәрләре наркотик матдәләр тарату очракларына юлыккан, мондый төр мәгълүматка ия булган барлык шәһәрдәшләребезне дә полиция хезмәтенә хәбәр итәргә сорыйлар. Татарстан күләмендә барган "Наркотикларсыз тормыш" республика акциясе кысаларында да моны 291-20-02 һәм "02" телефоннары аша хәбәр итәргә була.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев