Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Концертыңа кешеләр килмәячәк..."

Зәйнәп куркуга калган. Моңа ире Зөфәр гаепле

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова үзенең концертларына халык килмәс дип борчыла. Хәләл җефете, Татарстанның халык артисты Зөфәр Билалов та, шаяртып: «Ул концертларың барыбер булмаячак», - дигән.

Җырчы Инстаграмдагы битендә халыкның фикерен белү максатыннан пост язган.

"Яшьлек хисләремне эзләп"… Күңелемнән чыккан җырлар безне очраштырсын! Сезне көтәм. Бу концертым елның иң якты минутлары булып истә калсын! Мин сезне күңелем белән яратам! Менә шушы концертларны оештырдым да уйга калдым! Ник, диярсез? «Ул концертларың барыбер булмаячак, барыбер килмәячәкләр», - ди, көлә миннән Зөфәр. Бәхәс туды безнең арада, син инде борынгы Зәйнәп, үзем турында әйтмим дә инде, ди! Безне тыңлаучылар югалды… Тукта инде, Зәйнәп, дөньяда мәхәббәт белән җиhан гына мәңгелек, ди бит, әәә! Ә мин була, дип әйтәм. Башлаган эшне тәмамлыйсы килә, октябрьдән күчкән концерт бит бу, дуслар! Ә мин һаман, очрашканга кадәр, дип, өметсезлектән чыгу юлларын эзлим. Тормышларыгызда ышанычлы кешеләрегез булсын, өметләндерә торган. Әйдәгез шул хакта дәвам итәбез әңгәмәне… Языгыз әле, сез ничек уйлыйсыз?» — дип сораган тамашачыдан Зәйнәп Фәрхетдинова.

«Позитив кәеф кирәк! Булмый, дисәң, булмый инде. Концертларыгызны күз алдына китерегез», «Киресенчә, сезне тыңлауга халык мохтаҗ», дип язган аның инстадуслары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев