Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корал йөртүчеләр 6 меңнән артты

Шәһәр эчке эшләр идарәсендәге чираттагы матбугат конференциясе утлы корал йөртүчеләрне теркәү мәсьәләләренә багышланды. Бүгенгә Чаллыда шундый 6743 кеше исәпкә алынган. Алар кулында 9527 көпшәле мылтык бар. 5511 коралы булган 4361 аучы теркәлгән. Калада травматик корал йөртүчеләр саны, узган елдагыдан 60ка артып, 2008гә җиткән. Эчке эшләр идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү бүлеге башлыгы...

Шәһәр эчке эшләр идарәсендәге чираттагы матбугат конференциясе утлы корал йөртүчеләрне теркәү мәсьәләләренә багышланды. Бүгенгә Чаллыда шундый 6743 кеше исәпкә алынган. Алар кулында 9527 көпшәле мылтык бар. 5511 коралы булган 4361 аучы теркәлгән.

Калада травматик корал йөртүчеләр саны, узган елдагыдан 60ка артып, 2008гә җиткән. Эчке эшләр идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү бүлеге башлыгы Фердинанд Мансуров әйтүенчә, кыйммәтле шөгыль булганлыктан, ауга йөрүчеләр саны елдан-ел кими. Алар коралларын полиция хезмәткәрләренә тапшыруны кулайрак күрә. Ел башыннан әлеге мөмкинлектән 157 кеше файдаланган.

Корал өчен лицензия алуга килгәндә, аның тәртибе үзгәрмәде. Моның өчен иң элек медицина тикшерүе узарга, шулай ук корал сакларга сейф барлыгы турында участок полициясеннән акт, паспорт күчермәсе, 3х4 размерлы ике фоторәсем белән курс үтү турында белешмә алып, лицензия бирү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Корал йөртү буенча курсларны Чаллыда дәүләтнеке булмаган дүрт учреждение үткәрә. Уку бәясе 7 мең сум.

Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре әйтүенчә, корал хуҗасында яисә махсус сейфта сакланырга тиеш. Кагыйдәләрне үтәмәгән кешеләргә карата беркетмә төзелә. Шулай ук травматик коралны автомобиль бардачогында йөрткән өчен, этләргә яисә тиешсез урында булмаган шешәгә аткан өчен дә җаваплылык каралган. Елына ике тапкыр кагыйдә бозган кешенең коралга лицензиясе алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев