Көрәшче Рәнис Гыйләҗетдинов квадроцикл отты! - ВИДЕО
«Дөресен генә әйткәндә, аны нишләтергә дә белмим...», - ди көрәшче.
Мамадыш районы Югары Кыерлы авылында зурлап «Авыл көне» бәйрәмен уздырдылар. Бил алышу ярышларына республиканың иң көчле көрәшчеләре җыелды.
Алдан вәгъдә ителгәнчә, көрәштә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр (40, 25, 15 меңәр сум), ә абсолют батырга квадроцикл һәм тәкә бирелде. Баш батыр исеменә Чаллыдан Рәнис Гыйләҗетдинов лаек булды.
Рәниснең Чаллы Сабан туенда авыр травма алуын, соңыннар барыбер ярышларда катнашып, дөнья чемпионы исемен яулаганы турында язган идек. Бу юлы ул Мамадыштан квадроцикл белән кайтып китте.
– Үткән елны да барырга уйлаган идем, килеп чыкмады. Аллаһка шөкер, бу елны бардым, җиңү яуладым! Квадроцикл шәп инде! Яхшы бүләк! Ярышларга килгәндә исә авыр булды дип әйтә алам. Көндәшләрем дә бик көчле иде. Аллаһка шөкер җиңдем. Квадроциклны әлегә танышларда калдырып тордым, чөнки шул ук көнне Түбән Новгородка киттем. Дөресен генә әйткәндә, аны нишләтергә дә белмим, үземә бер исләлек булыр дим, үземә калдырам мин аны, – дип сөйләде безгә чемпион Рәнис Гыйләҗетдинов.
Рәнис белән интервьюны моннан укы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев