Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Рәнис Гыйләҗетдинов хастаханәдә

«Сулышым кысылды, күзләр күрми башлады”, - дип сөйләде көрәшче «Шәһри Чаллы» хәбәрчесенә.

Чаллы Сабан туенда милли көрәш ярышлары бик киеренке барды. Былтыргы абсолют батыр Рәнис Гыйләҗетдинов Азат Габдрәшитов белән бер келәмдә очрашты. Уңыш бу юлы Азат ягында булды. Ул Рәнисне җиңеп, финал ярышларда Элдар Хәмитов белән бил алышты. Нәтиҗәдә, Сабан туеның абсолют батыры исеменә Эльдар Хәмитов лаек булды. Тиздән аның белән “Шәһри Чаллы” газетасында махсус интервью чыгачак.

Мәгълүм булганча, Рәнис Гыйләҗетдиновны Сабан туе мәйданыннан ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән. Танылган көрәшчебезгә ни булган соң? Бүгенге көндә аның хәле ничек? Келәмдә мондый нәтиҗә булыр дип көткәнме? Бу сорауларга җавап табар өчен чемпион белән элемтәгә чыктык.

“Хәзерге вакытта Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә дәвалану узам. Көрәш бик авыр бирелде димме... Иң беренче Лаеш спортчысы Радик Сәлахов белән көрәштем. Анда ук җиңел булмады. Аннары Азат белән бил алыштык. Сулышым кысылды, күзләр күрми башлады. Алай да бирелеп чыгасым килмәде! Ничек итсәм иттем, "до последнего" көрәшне туктатмадым! Көрәш тәмамлангач, бүләкләүгә дә чыга алмадым. Хастаханәгә алып киттеләр. Хәзер Аллаһка мең шөкер дим. Бу - спорт. Монда төрлесе булырга мөмкин”, - дип сөйләде Рәнис безнең хәбәрчегә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли көрәш