Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Корбан чалырга бөтен уңайлыклар булачак

Чаллы шәһәренең үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында (Сидоровка бистәсе) алдагы Корбан бәйрәменә әзерлек буенча икенче киңәшмә узды. Ул шәһәрнең Комсомол районы администрациясе башлагы Кислов Александр Иванович җитәкчелегендә барды. Киңәшмәдә Чаллы мөхтәсибәте, шәһәр ветеринария хезмәте җитәкчеләре, янгын сүндерү, полиция, шәһәрне яктырту, коммуналь хезмәтләр, шәһәрне яшелләндерү, шәһәр транспорты предприятиесе җитәкчеләре катнашты. Аның барышында...

Чаллы шәһәренең үзәкләштерелгән корбан чалу мәйданчыгында (Сидоровка бистәсе) алдагы Корбан бәйрәменә әзерлек буенча икенче киңәшмә узды. Ул шәһәрнең Комсомол районы администрациясе башлагы Кислов Александр Иванович җитәкчелегендә барды.

Киңәшмәдә Чаллы мөхтәсибәте, шәһәр ветеринария хезмәте җитәкчеләре, янгын сүндерү, полиция, шәһәрне яктырту, коммуналь хезмәтләр, шәһәрне яшелләндерү, шәһәр транспорты предприятиесе җитәкчеләре катнашты. Аның барышында беренче киңәшмәдә билгеләнгән бурычларның үтәлеше тикшерелде.

Үткән ике атнада мәйданчыкта шактый эшләр башкарылган. Мәсәлән, мәйданчык территориясе 315 кв. метрга зурайтылды. Аңа хәзер бетон плитәләр җәю бара. Биредә шул сәбәпле элеп тунау урыннары да киңәйтеләчәк. Мәйданчык автоном су чыганагы белән тәэмин ителгән. Корбан гаетенә ветеринар табибләр посты, намаз бүлмәсе өчен бина ясала. Түбә астында даими мал чалу, тунау урыннары, суыткыч җиһазлана.

Киңәшмә барышында мәйданчыкка бетон җәю, якын-тирәне тәртипкә китерү, сатылачак мал өчен загоннар ясау, хайван калдыкларын утильләштерү буенча чаралар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X